Яңа Кишет вулысы
Яңа Кишет вулысы (тат. ﻱاڭا كىشىٰت ۋولىٰسىٰ, рус. Новая Кишинтская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Яңа Кишет вулысы | |
---|---|
вулыс | |
Ил | Россия империясе, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы, СССР |
Төбәк | |
Халык саны | 10329 кеше (1897) |
Мәмсә, Балтач, Кармыш, Арча, Мүлмә, Олы Мәңгәр һәм Чар өязенең Шеңшә вулыслары белән чиктәш булган (1890). Торак пунктлар саны — 18 (1908), халык саны — 9789 кеше (1885),[4] 10329 кеше (1897).[5] 1924 елда Олы Мәңгәр вулысы исәбенә зурайтыла. 1930 елда бетерелә, территориясе Әтнә һәм Арча районнарына кушыла.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ http://old.antat.ru/bigzip/NT2012/8-0057-0060.pdf
- ↑ Казан губерна статистика кәмитите Адресъ-календарь и справочная книжка Казанской губерніи на 1915 годъ — 1914.
- ↑ СССР җанисәбе (1926)
- ↑ Занятия крестьянского населения Казанского уезда во второй половине XIX века (по материалам периодической печати)
- ↑ Списокъ селенiй Казанской губернiи (1908)