Алат вулысы
Алат вулысы (рус. Алатовская волость) — 1860-еллардан 1924 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Төньякка 45 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк-Көнбатыш өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Алат авылы.
| ||
Ил | ||
---|---|---|
Статус | ||
Төбәк | ||
Административ үзәк | ||
Нигезләү датасы | ||
Юкка чыгару датасы | ||
Рәсми телләр | ||
Халык саны (1897) |
13 093 кеше[1] | |
Милли состав | ||
Тарих
үзгәртүАлат вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгының Алат даругасында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгы Алат даругасында, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Алат даругасында, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Арча өязендә, 1796 елдан 1860-елларга кадәр Казан губернасының Арча өязендә урнашкан.
1860-елларның икенчке яртысында Казан өязенең дүртенче стан составында барлыкка килә.[2]
1860-еллардан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1924 елга кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.
Олы Әтнә, Мүлмә, Суыксу һәм Чар өязенең Сотнур, Күлле-Киме вулыслары белән чиктәш булган (1890).
1924 елда Алат вулысы юкка чыгарыла, аның күпчелек территориясе Дөбъяз вулысына кушыла.[3]
Административ бүленеш
үзгәртү1883 елда Алат вулысында 14 община, 21 торак пункты (Алат, Кече Салабаш, Кече Алат һ.б.) һәм 1439 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 38,75 км², сөрү җирләре 180,57 км² тәшкил иткән.[4]
1890 елда вулыста 22 торак пункты һәм 2042 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 215 км² тәшкил иткән.[5]
Халык
үзгәртү1883 | 1885 | 1890 | 1897 |
---|---|---|---|
10683 | 11481 | 11109 | 13093 |
1883 елда халык саны 10683 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 5338 җан, хатын-кызлар — 5345.[4]
1885 елда халык саны 11481 кеше тәшкил иткән.
1890 елда халык саны 11109 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 5613 җан, хатын-кызлар — 5496.[5]
1897 елда халык саны 13093 кеше тәшкил иткән.[1] Төп милләтләр: татарлар, руслар.
Шәхесләр
үзгәртү- Хәсәнгата Габәши — күренекле татар галиме, тарихчы, мөгаллим, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, җәдитчелек хәрәкәтенең мәшһүр вәкиле. 1863 елда Кече Салабаш авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.
- Солтан Габәши — татар халкының көйязары, педагог һәм музыкаль-җәмәгать эшлеклесе, СССР композиторлар берлеге әгъзасы. 1891 елда Тенивраг – Кече Салабаш авылында җәдит мулла Хәсәнгата Габәши гаиләсендә туа.
Шулай ук карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Список селений Казанской губернии 1908.pdf / Облако Mail.ru
- ГПИБ | Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская. — 1883.
- ГПИБ | Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — (Статистика Российской империи; 15).
- АЛАТ ВУЛЫСЫ (Алатская волость) — Милләттәшләр
Чыганаклар
үзгәртү- Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
- Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
- Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
- Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
- Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Список селений Казанской губернии 1908.
- ↑ Казанский уезд :: Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ [ http://www.millattashlar.ru/index.php/АЛАТ_ВУЛЫСЫ_(Алатская_волость) АЛАТ ВУЛЫСЫ (Алатская волость) — Милләттәшләр]
- ↑ 4,0 4,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
- ↑ 5,0 5,1 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).