Күлле Киме вулысы (ТАССР)

Күлле Киме вулысы (рус. Кулле-Киминская волость) — 1920 елдан 1930 елга кадәр гамәлдә булган ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Арчадан Төньяк-Көнбатышка 45 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк-Көнбатыш өлешендә урнашкан. Административ үзәк – Күлле Киме авылы.

Күлле Киме вулысы
Ил

РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Республика

ТАССР

Административ үзәк

Күлле Киме

Нигезләү датасы

1920 елның 25 июне

Юкка чыгару датасы

1930 елның 23 июле

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

19 974 кеше[1]

Милли состав

руслар, татарлар

Күлле Киме вулысы, харита

Тарих үзгәртү

Күлле Киме вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгының Алат даругасында, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Алат даругасында урнашкан. 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Чар өязе, 1796 елдан 1919 елга кадәр Казан губернасының Чар өязе, 1919 елдан 1920 елга кадәр Казан губернасының Кызыл Көк Шай өязе административ-территориаль берәмлеге булып торган.

1920 елның 25 июнендә яңа оештырылган ТАССР составына Күлле Киме вулысы буларак тапшырыла.[[2]

1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1930 елның 23 июленә кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

1920 елда Күлле Киме вулысы Кышлау, Олы Әтнә һәм Алат вулыслары белән чиктәш булган.

1925 елда Әтнә, Мәмсә, Яңа Кишет һәм Дөбъяз вулыслары белән чикләшкән.[3]

1930 елның 23 июлендә Күлле Киме вулысы юкка чыгарыла, аның территориясе Тукай районына тапшырыла.

Административ бүленеш үзгәртү

1924 елда төзелгән ТАССРның вулысларын зурайту проекты нигезендә, Күлле Киме вулысы күрше Кышлау вулысы исәбенә зурайтыла.[3]

1926 елның 1 гыйнварында вулыста 24 авыл җирлеге, 29 торак пункты һәм 4224 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 352 км² тәшкил иткән.[1]

Күлле Киме вулысы составында Югары Көек, Күлле Киме, Каенсар кебек авыллар булган. Хәзерге вакытта вулысның күп өлеше Татарстанда урнашкан.

Халык үзгәртү

1926 елда халык саны 19974 кеше тәшкил иткән.[1]

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

Вулыста күбесенчә кырчылык һәм дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, күмәкләштерү, ягъни колхозлар оештыру барган. Чәршәмбе кәннәрендә базар оештырылган.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 г. / РСФСР. Нар. комиссариат внутренних дел. Стат. отд. — М. : Изд-во Гл. упр. коммун. хоз-ва НКВД, 1926. -284 с. : ил., табл.. — .

Искәрмәләр үзгәртү