Дөбъяз вулысы (рус. Дубъязская волость) — 1920 елдан 1930 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Арчадан Көнбатышка 42 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк-Көнбатышында урнашкан. Административ үзәк - Дөбъяз авылы.

Дөбъяз вулысы
Ил

СССР

Статус

Вулыс

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Дөбъяз

Нигезләү датасы

1920 елның 25 июне

Юкка чыгару датасы

1930 елның 10 августы

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

25 694 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар, чувашлар

Тарих үзгәртү

Дөбъяз вулысы территориясе 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Арча өязендә, 1796 елдан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Алат вулысында һәм Чар өязендә урнашкан.

1920 елның 25 июнендә Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге буларак барлыкка килә.

1930 елның 10 августында Дөбъяз вулысы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Дөбъяз районына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш үзгәртү

1926 елның 1 гыйнварына Дөбъяз вулысында 36 авыл советы, 43 торак пункты (Дөбъяз, Кече Солабаш, Олы Солабаш, Чыршы, Торнаяз һ.б.) һәм 5661 йорт хуҗалыгы булган. Вулыс мәйданы 510 км² тәшкил иткән.[1]

Халык үзгәртү

1926 елда халык саны 25694 кеше тәшкил иткән. Төп милләтләр: татарлар, руслар, чувашлар.[1]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года //Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года // Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.
  2. http://www.millattashlar.ru/index.php/ДӨБЪЯЗ_ВУЛЫСЫ_(Дубъязская_волость)