Төп менюны ачу

Күлле КимеТатарстан Республикасының Әтнә районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — село (федераль классификатор буенча).

Күлле Киме
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Әтнә районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 370 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 422742
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Кулле-Кими

Күлле Киме авылы район үзәге Олы Әтнә авылыннан — 15, Коркачык тимер юл станциясеннән — 45, Казан шәһәреннән 86 чакрым ераклыкта урнашкан.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 422742.

ТарихҮзгәртү

Археологлар Күлле Киме авылы янында XVI—XVII йөзләргә мөнәсәбәтле зират табалар.

XVIII йөздә Күлле Киме авылында 147 ясаклы татар һәм 2 керәшен татары яшәгәнлеге мәгълүм. А. Артемьев Күлле Киме авылы турында түбәндәге мәгълүматларны китерә: «Үртәм суы янындагы бу авылда 148 хуҗалыкта 467 ир-ат һәм 504 хатын-кыз көн иткән һәм анда бер мәчет булган». 1898 елгы китапта Күлле Кимедә татарлар яши дип әйтелә. Н. Б. Борһанова мәгълүматларына караганда, Күлле Киме авылы халкы, күршедәге Күәм, Әйшияз, Үртәм, Казак Үртәме, Җилгелде, Бактачы, Каенсар авыллары белән бергәләшеп, июнь аеның беренче атнасында Калатау җыены үткәргән.

Авыллар оешу тарихын өйрәнү өчен, шәҗәрәләрнең әһәмияте зур. «Күлле Киме нәсел шәҗәрәсе[1]» дип аталган шәҗәрәгә караганда, Бөерле авылыннан өч бертуган чыгып, өчесе өч авылга нигез салган: Айтуган — Каенсарга, Көнтуган — Ары авылына, Иртуган Күлле Киме авылына төп баба булганнар.

Олылар сөйләве буенча, авыл башта ялгыз карама үсеп утырган җирдә, ягъни Иске зират дип йөртелгән урында урнашкан була. Көннәрдән бер көнне Бөерле дигән татар авылыннан өч бертуган егет (югарыда әйтелгән: Айтуган, Көнтуган, Иртуган) авылның иске урынына, ягъни урман, су буендагы каравылчы мари йортына килеп чыкканнар. Йорт хуҗасы мари аларны күреп шулкадәр курыккан ки, хәтта өеннән чыгып йөгергәндә аягына кия торган итеген дә оныткан. Бераздан туктап хәл алгач, итеге юклыгын абайлаган һәм яңадан килеп татар егетләреннән «кимем пу» дип сораган. «Кимем, кимем» дип, итеген бирүләрен ялварган. Бу егетләр марига итеген биргәннәрдерме, юкмы — билгесез. Әмма шуннан соң алар үзләре урнашкан урынны Киме дип атаганнар. Тирә-юньдә су һәм күлләр күп булганлыктан, соңыннан «күлле» сүзен дә өстәп, бу урынны Күлле Киме дип йөртә башлаганнар, ди...

Өч ир туган бер урында озак тора алмаган. Иң өлкәне Иртуган Күлле Кимедә яшәп калган. Айтуган исемлесе елга-суның аргы ягына чыгып, үзенә төпләнү өчен каенлыкны сайлаган һәм аңа Каенсар исеме биргән. Өченче туганнары Көнтуган арырак киткән һәм Ары дип аталган авылга нигез салган.

Киме халкы беренче килеп урнашкан урынында 300 еллар чамасы яшәгән. Елга-су буендагы җирләр җитми башлагач, берничә гаилә хәзерге Киме урынына күченеп килгән. Тора-бара Арслан, Эшер, Җәгъфәр исемле кешеләрнең йорт-алачык-лары янәшәсенә башка гаиләләр дә килеп утыра башлыйлар.

Киме халкы, урманнарны кисә-кисә, чәчү җирләре әзерләгән: сука сукалаган, чәчкән, урган, үз көнен үзе күргән. Җирне җан башына аркан белән үлчәп биргәннәр. Мәшкә исемле карт зуррак җир өлеше алу максатыннан кечерәк келәтен Бактачы җиренә илтеп салган һәм, җир бүлүче (землемер) белән бер сүздә булып, үзенә яхшы җирне эләктереп калган. Шуның өчен бу җир хәзер Мәшкә җире дип йөртелә.

Борынгы бабалар килеп утырганда, авыл янында күлләр күп булса да, вакыт узу белән, аларның берсе дә калмаган.

Авыл урманнан шактый ерак. Авылдан берничә чакрым барганнан соң гына, элеккеге алпавыт урманнары башлана. Бу урман күрше Мари Иле Республикасында үсә торган катнаш урманга килеп тоташа.

Күлле Киме тирә-як авыллар арасында иң зыялы, мәдәниятле авылларның берсе була. Биредә 1913 елда ук Чар өязенең мәгариф бүлеге инспекторы Гыймран Уразов тырышлыгы белән «Башлангыч рус-татар мәктәбе» (Начальная русско-татарская школа) ачыла. Ул вакытта авылда мәдрәсә дә була, анда бары тик ир балалар гына укый.

Күлле Киме авылы мәхәлләсе 1829 елда оешкан.

XX гасыр башында 1848 елда төзелгән мәчет ярым җимерек хәлгә килә. Авыл халкы яңа гыйбадәтханә төзүгә рөхсәт сорап, Казан губерна идарәсенә мөрәҗәгать итә һәм 1908 елның 26 апрелендә ризалык ала. Крестьяннар, төзеләчәк гыйбадәтханәнең проекты раслануын көтеп тормыйча, мәчет төзелешен башлыйлар. Пристав Гладышевның төзелеш эшләрен тоткарлавына карамастан, мәчет төзелә. 1909 елның декабрендә губерна идарәсе гаеплеләрне җавапка тартуны таләп итә (мәчет расланмаган проект буенча төзелгән); төзелеш уставында каралганча, гыйбадәтханәнең 20 сажин аралыктагы тирәлеген чистартырга, корылмалардан арындырырга фәрман бирелә. Әмма бу билгеләнгән вакытта үтәлә алмый, чөнки дүрт гаиләнең йорт-җирен яңа урынга күчерергә туры килә. 1910 елның августында гына проект раслана һәм гыйбадәтханә үз вазифаларына керешә.

1863 елның июненнән башлап, илле ел дәвамында, Сибгатулла Фазлулла улы Арсланов (туган елы 1838) имам хатип булып тора. 1899 елның августында аңа ярдәмгә, икенче имам сыйфатында, Апанай мәдрәсәсен тәмамлаган Габдрахман Арсланов (туган вакыты — 09.04.1876) билгеләнә. Габдрахман хәзрәт 1916 елның декабрендә ахун дәрәҗәсен алуга ирешә.

Мәхәлләдә 444 кеше исәпләнгән. Мәчет каршында яңа ысул белән 92 ир бала укыган. 84 кыз бала Г. Арслановның хатыны Гарифә абыстайдан дәресләр алган.

Танылган шәхесләрҮзгәртү

КлиматҮзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.4 °C -11.2 °C -6 °C 4.2 °C 13.3 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4.1 °C -5.2 °C -10.7 °C 3.8 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.8 °C.[3]

МәдәниятҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. «Күлле Киме нәсел шәҗәрәсе» 1973 елгы археографик экспедиция вакытында Татарстанның күлле Киме авылында Хәмитова Саимә Хәйретдин кызыннан (1901 елда туган) Марсель Әхмәтҗанов тарафыннан язып алынган. Аның сүзләренә караганда, шәҗәрәнең язма варианты китап рәвешендә булып, шәхес культы елларында югалган. Аның күчермәләре булу ихтималы да юк түгел.
  2. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  3. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

ЧыганакларҮзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.