Сибгат Хәким музее (Күлле Киме)

Сибгат Хәким музее (рус. Музей Сибгата Хакима) — Татарстанның Әтнә районы Күлле Киме авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Әтнә туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар шагыйре Сибгат Хәкимнең (Сибгат Таҗи улы Хәкимов, 19111986) тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү юнәлешендә эш алып бара.

Сибгат Хәким музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Әтнә районы
Сибгат Хәким музее
Нигезләү датасы 2010
Урын 422742 ТР, Әтнә районы, Күлле Киме, Тельман ур., 17.
Директор Илмира Мәхмүт кызы Гыйләҗева
Луиза Әһли кызы Шәмсиева
(филиал мөдире)
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

 
Сибгат Хәким
 
Музей күргәзмәсе

Музей 1981 елда, язучының 70 еллык юбилее уңае белән, җәмәгать башлангычында оештырыла. Күлле Киме авылының иске мәктәбе бинасында 1981 елның 26 декабрендә тантаналы төстә ачыла. 1987 елдан — мәктәп музее. 1995 елның гыйнварыннанТатарстан Республикасының милли музееның, ТР Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесенең 2009 елның 2 октябрендәге карары белән 2010 елның 1 апреленнәнӘтнә туган якны өйрәнү музее филиалы.

1996 елның 17 гыйнварында Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбе бинасында яңа экспозиция ачыла (авторлары — ТР милли музее хезмәткәрләре Ф. И. Зиязов һәм В. Н. Нуруллин)[1].

Экспонатлар үзгәртү

Музей фонды 3 325 экспонат тәшкил итә (төп фондта - 2465, ярдәмче фондта - 860). Монда С. Хәкимнең китаплары, газета-журналлар, документлар, язучының шәхси әйберләре, фотосурәтләр, шагыйрьгә бүләк ителгән әйберләр, хатлар һ. б. саклана.

Экскурсия үзгәртү

Музей буенча экскурсия шагыйрьнең туган телендә, әсәрләреннән шигъри өзекләр кулланып алып барыла.

  • С. Хәкимнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге
  • Гаилә шәҗәрәсе, туган йортында үсүе һәм шагыйрь булып җитлегү чоры
  • Мәктәп еллары (1921-1930)
  • Казанда яшәү чоры (1930-1986)
  • Бөек Ватан сугышында катнашуы (1941-1946)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү