Әтнә туган якны өйрәнү музее

Әтнә туган якны өйрәнү музее (рус. Атнинский креведческий музей) — Татарстанның Әтнә районы үзәге Олы Әтнә авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Әтнә районының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыра.

Әтнә туган якны өйрәнү музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Әтнә районы
Әтнә туган якны өйрәнү музее
Нигезләү датасы 2010
Урын 422750 ТР, Әтнә районы, Олы Әтнә, Совет ур., 16.
Директор Илмира Мәхмүт кызы Гыйләҗева
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Филиаллары үзгәртү

Тарих үзгәртү

Музейга 2009 елның 2 октябрендә нигез салына. 2010 елның 1 апреленнән эшли. ТР Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесенең 2009 елның 2 октябрендәге карары белән «Әтнә туган якны өйрәнү музее» оештырыла, Күлле Киме авылындагы Сибгат Хәким һәм Комыргуҗа авылындагы Шиһабетдин Мәрҗани музейлары Әтнә туган якны өйрәнү музеена филиаллар итеп беркетелә. 2010 елның 24 февраленнән юридик зат буларак теркәлә.

Якташлары (Яңа Шимбердә туган), ТР эчке эшләр министры (1998-2012) Әсгать Сәфәров ярдәме белән 2005 елның июнендә Әтнә районында археологик казу эшләре башкарылып, табылдыклар музей фондына тапшырыла[1].

Музей бинасы үзгәртү

Музей урнашкан бина — 1850 елда төзелгән Гатаулла Даутов бай йорты комплексы — Татарстанның архитектура, мәдәни мирас исемлегенә кергән, Казан арты архитектура һәйкәлләренең берсе, Әтнә районы символы. Комплекс чардаклы ике катлы йорттан, мунча, кибет, койма һәм ике капкадан тора.

  • 1994 елдан бинада реставрация эшләре алып барыла [2][3].
  • 2022 елның август аеннан «Туган якны өйрәнү» музеенда ремонт эшләре алып барыла[4].

Экспозиция үзгәртү

Музейда 7 зал бар: «Авыл өе күренеше», «Әтнә базары күренеше», «Һөнәрчелек», «Кала тавы», «Дин бүлмәсе», «Сәнгать бүлмәсе», «Дан бүлмәсе».

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү