Шиһабетдин Мәрҗани музее (Комыргуҗа)

Викибирелмәләрнең буш элементы

Шиһабетдин Мәрҗани музее (рус. Музей Шигабутдина Марджани) — Татарстанның Әтнә районы Комыргуҗа авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Әтнә туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең (Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани, 1818-1889) тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштыра.

Шиһабетдин Мәрҗани музее
Нигезләү датасы 2000
Урын 422758 ТР, Әтнә районы, Комыргуҗа, Комсомол ур., 11.
Директор Илмира Мәхмүт кызы Гыйләҗева
Зилә Рафаэль кызы Зиннәтуллина
(филиал мөдире)
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр

Тарих үзгәртү

 
Шиһабетдин Мәрҗани

Музей 1992 елда оештырыла башлый. Комыргуҗа гомуми белем бирү мәктәбе бинасында 2000 елның 2 октябрендә рәсми төстә ачыла. ТР Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесенең 2009 елның 2 октябрендәге карары белән 2010 елның апреленнәнӘтнә туган якны өйрәнү музее филиалы.

Экспонатлар үзгәртү

Гомуми мәйданы — 101,2 кв. м. (ике бүлмә). Музей фондында 353 экспонат (төп фондта - 259, ярдәмче фондта - 94). Монда Шиһабетдин Мәрҗанигә кагылышлы этнографик, археологик табылдыклар, документлар, сирәк очрый торган китаплар, Коръән һәм картиналар саклана [1].

Ш. Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа мәктәбендә 1998 елдан башлап ике елга бер Ш. Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция уздырыла [2].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү