Татарстан Республикасының милли музее

Татарстан Республикасының милли музее (рус. Национальный музей Республики Татарстан, ингл. National Museum of the Republic of Tatarstan) — Татарстанның фәнни-тикшеренү һәм мәдәният-агарту оешмасы, Россиянең иң зур музейларыннан берсе. 1895 елның 5 апрелендә ачыла. 1981 елдан 2005 елга кадәр милли музей 80 музейны берләштергән Татарстан музей берлегенең әйдәүче оешмасы булып тора. Бүген Казанда 12 бүлекчәсе, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районында 2 филиалы бар.

Татарстан Республикасының милли музее
Нигезләнү датасы 1894 һәм 5 апрель 1895
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Татарстан, Казан һәм Вахитов районы
Урам Кремль урамы
Урын Кунак йорты, Казан
Ана ширкәт Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Бәйле оешмалар Янка Купала музее
Адрес 420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Кремль урамы, 2 йорт
Рәсми веб-сайт tatmuseum.ru
Оешманың Викиҗыентык бите National museum of the Republic of Tatarstan
Карта
 Татарстан Республикасының милли музее Викиҗыентыкта

ТР милли музее
Директор Алиса Вяткина
Сайт http://www.museum.ru/M1299
 ТР милли музее Викиҗыентыкта

1894 елда Казанның фән һәм сәнәгать музее буларак, тарихчы, коллекционер, төбәкне өйрәнүче А.Ф. Лихачевның (1832-1890) 40 000 саклау берәмлегеннән торучы шәхси тупланмасыннан һәм 1890 елда узган фән-сәнәгать күргәзмәсе экспонатлары нигезендә оештырыла. Казан император университеты галимнәре А.А. Штукенберг, Н.П. Загоскин, П.И. Кротов, Н.Ф. Высоцкий, Н.Ф. Катанов музейның коллекцияләрен оештыруда үз өлешен кертә. Казан шәһәренең шәхси коллекционерлары һәм хәйриячеләре И.Ф. Лихачев, Ф.А. Лихачев, В.И. Заусайлов, О.С. Александрова-Гейнс, Галимҗан Баруди, Д.И. Образцов музей фондын тулыландыра.

Казан шәһәр музееның беренче директоры (шура рәисе) (1895-1902) — Сергей Виктор улы Дьяченко (1846-1907)[1].

Исеме еш алышына: 1918Казан губернасы музее, 1921ТАССР (АТССР) Үзәк музее, 1944Татарстан АССР дәүләт музее, 1982Татарстан АССР дәүләт берләштерелгән музее, 2001 елданТатарстан Республикасының милли музее.[2]

Бинасы

үзгәртү
 
«Кунак йорты» (рус. Гостиный двор) бинасы. 1820 ел.

Татарстанның һәм Россиянең архитектура һәйкәле саналучы «Кунак йорты» (рус. Гостиный двор) бинасында урнашкан. Бина турында беренче тапкыр 1556 елда телгә алына. 1770 елда архитектор В.И. Кафтырев таштан яңадан төзи. 1800 елның июнендә архитектор Ф.Е. Емельянов җитәкчелегендә яңартып кору эшләре башлана. Бинаны үзгәртеп корулар XIX гасыр азагында гына төгәлләнә[3]

Тупланмалар

үзгәртү

Музей фондларында 800 000 саклау берәмлеге экспонат бар. Алар туган якның тарихын, табигатен, Идел буе, Урал алды, Россия һәм дөнья халыкларының тарихын өйрәнү һәм күрсәтү өчен файдаланыла. А.Ф. Лихачевның болгар тупланмасы, Ананьино казылмалары тупланмасы, мисыр һәм антик коллекцияләре, алтын тәңкәләр тупланмасы, XVII гасырның свиткалары, XV - XX гасыр кулъязма китаплары тупланмасы, татар әдәбияты вәкилләренең шәхси әйберләре, Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләре, Г.Р. Державинның мемориаль тупланмасы, тарихи таксидермия (тат. карачкы ясау)[4] үрнәкләре тупланмасы, колибри тупланмасы, көнчыгыш нумизматикасы тупланмасы - игътибарга иң лаеклылардан.[5]

Даими эшләүче күргәзмәләр

үзгәртү

Күчмә күргәзмәләр

үзгәртү
  • Татарстан: мәдәниятләр бердәмлеге. – Мәскәү, 2006.
  • Кышкы бәйрәмнәр традициясе. – Казан, 2006.
  • Театр чакыруы (Камал театрына 100, Качалов театрына 215, рус театрына 250 ел). – Казан, 2006.
  • Ата-бабалар чакыруы (Аучылык тарихыннан). – Казан, 2007.
  • Кытайдан Аурупага кадәр: Ефәк юлы. Ефәк сәнгатенә 5 000 ел.- Казан, 2007.
  • Музыка кораллары дөньясы. – Казан, 2007 (В.Потанин хәйрия фонды ярдәме белән).
  • Толстойлар нәселе тарихы –Россия тарихы. – Мәскәү, Пушкин музее, 2008.
  • Казан Санкт – Петербургта кунакта. Санкт –Петербург - 2008.
  • Кытайдан Аурупага кадәр: ислам дөньясы сәнгате – Казан, 2008.
  • Максим Горькийның Казан университетлары (М.Горькийга -135 ,Ф.Шаляпинга – 140) – Казан, 2008.

Белем бирү

үзгәртү
  • Казан университетлары шәкертләре өчен музей практикасы (1972 елдан)
  • Музей хезмәткәрләре өчен стажировкалар
  • «Витязь» хәрби-тарих клубы (җитәкчесе – В.Хабаров)

Бүлекчәләре

үзгәртү

Үсеш проекты

үзгәртү

2001 елда Татарстан Министрлар шурасы милли музейны үстерүнең фәнни концепиясен раслый. Аның буенча милли музей тәртипкә салынган күргәзмәләре, яңа саклау урыны, реставрация һәм сәнгать остаханәләре, интернет үзәге булган заманча эре музей үзәгенә әйләнергә тиеш була. Бинаны үзгәртеп кору 6 000 кв.м күргәзмә мәйданы ясарга мөмкинлек бирә. Гостиный дворда музейның клублары, түгәрәкләре эшчәнлеген берләштерүче мәдәният-мәгариф үзәге ачу күздә тотыла. Шунда ук 3 күргәзмә җәелдерелә:

Бүләкләре

үзгәртү
  • 2006 елда В. Потанинның хәйрия фонды иганәсендә узган бөтенроссия «Үзгәрүчән дөньяда үзгәрүчән музей» конкурсында «Музей музыкасы» проекты белән җиңүче була.[6]

Музей турында

үзгәртү

Генераль директоры (2022 елдан) – Алиса Львовна Вяткина [7]

Адресы: Татарстан, Казан шәһәре, Кремль урамы, 2

Ачылу вакыты: 05.04.1895

Бюджет статусы: РФ субъекты, мунииципаль

Оештыру-хокукый формасы: коммерцияле булмаган оешма

Оешма тибы: мәдәни-гаммәви, тикшеренү, уку-укыту

Оешманың классификациясе: универсаль

Оешманың мәйданы: күргәзмә мәйданы 5 206 кв.м; вакытлы күргәзмәләр 1 200 кв.м; саклау фонды 6 015 кв.м

Оешмага керә: архив, фәнни китапханә, реставрация остаханәләре

Югарыдагы оешма: Татарстанның мәдәният министрлыгы

Партнер-оешмалар: Манеж (Мәскәү), Башкортстанның милли музее, Яр Чаллы шәһәренең тарихы музее, өяз шәһәре музее, Болгар музей-тыюлыгы, Иске Казан музей-тыюлыгы, В.М. һәм А.М. Васнецовлар исемендәге Вятка сәнгать музее, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее, Биләр музей-тыюлыгы, Казан кремле музей-тыюлыгы, Казан (Идел буе) федераль университетының этнография музее, Качалов театры музее, Эрмитаж-Казан үзәге,Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Татарстанның фәннәр академиясе, Татарстанның милли архивы, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә һ.б.

Саклау берәмлеге805 400; 580 085 (төп фондта)

Рәсми бит: http://www.museum.ru/M1299

Танылган хезмәткәрләре

үзгәртү
  • ...
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны әлма-матер һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Рафаил Ризположенский 1862-05-26 Кострома өязе сәясәтче Rafail Rizpolozhensky No/unknown value
Константин Харлампович 1870-07-18 Рагачы Питырбур руханилар академиясе тарихчы
church historian
университет профессоры
museologist
Orthodox theologian
Konstantin Kharlampovich 1932-03-21
Яков Коксин 1880-10-09 Сарытау хайванатбелгеч
taxidermist
Yakov Koksin 1969-09-11
Сәет Вахиди 1887-05-31 Ташбилге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе галим Said Vahidi 1938-01-05
Константин Счастнев 1900-05-19 Роканово И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты сынчы Konstantin Schastnev 1954
Владимир Лаптев 1902-04-05 Казан Казан сынлы сәнгать укуханәсе рәссам
фотограф
журналист
Vladimir Lukich Laptev 1963-12-09
Владимир Дьяконов 1906-05-11 Вилнүс Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
All-Union Institute of Journalism
1984-10-02
Ефим Бушканец 1922-11-12 Пермь Казан (Идел буе) федераль университеты әдәбият белгече
филолог
өлкәне өйрәнүче
1988-11-16
Стелла Писарева 1925-02-28 Бердычив Казан (Идел буе) федераль университеты Stella Pisareva 2020-05-25
2001 No/unknown value Әлфия Галләмова 1955-11-09 Дәтково Казан (Идел буе) федераль университеты тарихчы
мөгаллим
Alfiya Gallyamova
Михаил Черепанов 1960-12-12 Ишем Казан (Идел буе) федераль университеты журналист
тарихчы
Mikhail Cherepanov
2006 2020 Гөлчәчәк Нәҗипова 1961-02-10 Тойгуҗа museologist


Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Мэр Дьяченко был голова. «[[Элита Татарстана (журнал)|Элита Татарстана]]», archived from the original on 2022-01-23, retrieved 2017-03-25 
  2. Валеева Л. Г. Страницы прошлого листая: Из истории Государственного объединенного музея ТАССР 1970—1980 годов. — Казань, «Kazan-Казань», 2005.
  3. Тарвердян А. Двор Гостин. Рәсми сайтта.
  4. аңлатмасы(үле сылтама)
  5. Рәсми сайттан
  6. http://museum.fondpotanin.ru/authors/656437(үле сылтама)
  7. Рузилә Мөхәммәтова. Милли музейның генераль директоры итеп Алиса Вяткина билгеләнде. Татар-информ, 23.03.2022

Чыганаклар

үзгәртү
  • Все музеи Казани. Белешмәлек. - Казан, Заман, 2004.
  • Г.Р. Назипова, С.Ю. Измайлова. Казанский антиквариум. - Казан, Фолиантъ, 2006. В.М. Дьяконов. Моя жизнь и музей. Сорок лет участия в музейном строительстве. - Казан, "Kazan - Казань", 2006.
  • DVD-диск "Сокровища Национального музея". - Казан, 2005.
  • Г.А. Милашевский. Старая Казань. Фотопортрет. Китап - альбом. - Казан, Заман, 2005.
  • Р. Идрисова. По старым улицам казанским... Белешмәлек. - Казан, Новое знание, 2005.
  • Сбереженная память. 110 лет Национальному музею Республики Татарстан. «Казань» журналы, № 3, 2005.
  • Л. Милашевская. Зоологическая коллекция Национального музея Республики Татарстан. Позвоночные животные.Каталог. - Казан, Заман, 2003.
  • Кадырова А. Застывшая музыка Гостиного двора // Казанские ведомости. — 1993. — 3 август.
  • Музейные ежегодники. Милли музей нәшрияты.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү
Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани