Лев Толстой музее (Казан)

Казандагы музей (филиал; Татарстан, Россия)

Лев Толстой музее (рус. Музей Льва Толстого) ― Татарстан башкаласы Казанның Вахитов районында урнашкан мәдәният оешмасы (музей). Татарстан Милли музееның 14нче филиалы[1]. Рус язучысы Лев Николаевич Толстойның (1828―1910) Казанда яшәгән һәм укыган еллары белән таныштыра[2].

Лев Толстой музее
рус. Музей Льва Толстого
Нигезләү датасы 2001
Урын 420111 ТР, Казан, Вахитов районы, Япеев ур., 15.
Директор Алиса Львовна Вяткина
Сайт tolstoy.tatmuseum.ru
 [[commons:Category:Leo Tolstoy museum (Kazan)|Лев Толстой музее
рус. Музей Льва Толстого]]
Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Лев Толстой

Казанда Л. Н. Толстой музеен булдыру турында карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2001 елның 27 октябрендә кабул ителә[2].

Музей 2015 елның 29 августында тарихи бина ― Горталовларның элеккеге шәһәр усадьбасын күпьеллык реконструкцияләгәннән соң ачыла[3]. Горталовлар йорты проектын Казан губернасының баш архитекторы (1810―1834) Александр Кириллович Шмидт 1812 елда төзегән. Лев Толстой әлеге бинада 1843―1847 елларда яшәгән. Толстойның бабасы Илья Андреевич Толстой (1757―1820) үз заманында Казан губернаторы (1815―1820) булган. Әти-әнисе вафатыннан соң, 13 яшьлек Левны һәм аның бертуганнарын (ш. и., абыйлары Николай[d], Сергей, Дмитрийны) әтисенең бертуган сеңлесе Пелагея Ильинична Юшкова Казанга алып килә. 1844 елның 3 октябрендә Лев Толстой Казан император университетының көнчыгыш (гарәп-төрек) әдәбияты разряды студенты итеп кабул ителә. Бер елдан юридик факультетка күчә, анда ике елдан да азрак була. 1847 елның язында Толстой университетта укуын калдыра һәм үзенә мирас булып калган Ясная Полянага күчеп китә[4].

2014―2023 елларда бина Казанның Вахитов районындагы инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 39нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе[5] карамагында торган һәм «Лев Толстой исемендәге музей – белем бирү үзәге» буларак эшләгән[2].

2023 ел ахырында бина Татарстан Милли музеена тапшырылган[6].

Экспозиция үзгәртү

Төп йортта (язучының автобиографик әсәрләре буенча) XIX гасырның беренче яртысында Казан шәһәр дворян утары мәдәниятенең предмет-көнкүреш дөньясы белән таныштыручы абыйларының бүлмәләре һәм түтиләре П. И. Юшкова бүлмәсе интерьерлары торгызылган[2].

«Л. Н. Толстой һәм Казан» биографик экспозициясе һәм «Л. Н. Толстойның тормышы һәм иҗаты» электрон экспозициясе аның биографиясе һәм иҗаты этапларын тәкъдим итә[2].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү