Толстой урамы (Казан)
Толстой урамы (рус. улица Толстого) — Казанның тарихи үзәгендә урнашкан урам. Бутлеров урамыннан башланып, Казансу елгасына килеп терәлә. Щапов, Горький, Карл Маркс, Зур Кызыл, Подлужная урамнары белән кисешә. Язучы Лев Толстой (1828-1910) хөрмәтенә аталган.
![]() | |
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Район | Вахитов районы |
Почта индексы | 420012, 420015 һәм 420099 |
Кисеп үтә |
Болын яны урамы |
ТарихҮзгәртү
1929 елның 16 маена кадәр хәзерге урамның Бутлеров урамыннан алып Карл Маркс урамына кадәрге өлеше Беръяклы Арча кыры урамы (рус. Односторонка Арского поля) дип аталган, калган өлеше (Карл Марс урамыннан алып Казансу елгасына хәтле) 1918 елга хәтле хәзерге Суворов училищесы бинасында урнашкан затлы кызлар институты буенча Институт урамы дип аталган.
Игътибарга лаек объектларҮзгәртү
- Груздев клиникасы бинасы
- Карл Маркс урамы, 63/25
- Молотков йорты
- Рим-католик костелы
- Студентлар тулай торагы бинасы
- Тире-венерик авырулары хастаханәсе бинасы
- Толстой урамы, 25/68
ГалереяҮзгәртү
Бу бүлек тәмамланмаган. Сез мәкаләне төзәтеп һәм тулыландырып проектка ярдәм итә аласыз.
|
ШәхесләрҮзгәртү
- Муса Йосыпов (1896-1937), Татар дәүләт академия театры директоры (1934-1937).
- Гүзәл Мөхәммәтҗанова