Бутлеров урамы (Казан)
Бутлеров урамы (рус. улица Бутлерова) — Казанның тарихи үзәгендә урнашкан урам. Пушкин урамыннан башланып, Курашов урамы белән киселештә тәмамлана. Маяковский, Мөштәри, Толстой/Айвазовский урамнары белән кисешә. Казан университеты ректоры Александр Бутлеров исемен йөртә.
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Район | Казан |
Кисеп үтә |
Пушкин урамы |
ТарихҮзгәртү
Октябрь инкыйлабына кадәр урамның хәзерге Толстой урамына кадәрге өлеше Яңа Чүлмәк урамы (рус. Ново-Горшечная), калган өлеше - Беръяклы Яңа Чүлмәк урамы (рус. Односторонка Ново-Горшечной) дип аталган. Хәзерге исемен 1927 елның 2 ноябреннән йөртә.
Игътибарга лаек объектларҮзгәртү
- 30нчы йорт — элекке Александр балалар ятимханәсе, хәзерге Казан галимнәр йорты.