Хәйрулла Абдуллин

(Хәйрулла Габдуллин битеннән юнәлтелде)

Хәйрулла Габдуллин (Хәйрулла Хәмидулла улы Габдуллин, 1 гыйнвар 1908(1908-01-01), Үгез Куагы, Черки-Килдураз вулысы, Буа өязе, Сембер гөбернәсе, Россия империясе[1]1997, ) — микробиолог, ветеринария фәннәре докторы (1959), профессор (1961), ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1970, 1973), Казан ветеринария институтының микробиология һәм вирусология кафедрасы мөдире (1945-1969).

Хәйрулла Абдуллин
Туган 1 гыйнвар 1908(1908-01-01)
Үгез Куагы, Черки-Килдураз вулысы, Буа өязе, Сембер гөбернәсе, Россия империясе[1]
Үлгән 1997
Яшәгән урын Бутлеров урамы, Казан
Әлма-матер Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Һөнәре галим
Эш бирүче Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Гыйльми дәрәҗә: витиринария фәннәре дуктыры[d]

Тормыш юлыҮзгәртү

Хәйрулла Абдуллин 1908 елның 25 июнендә  Буа районының Быковка авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган.

1917 елда анасы туберкулёздан вафат  булганнан соң, атасының  крестьян хуҗалыгы  тулысынча таркалу хәленә төшә. Гаиләнең хәле начарайганнан начарая. Идел буенда берничә ел дәвамында ачлык китереп чыгаруга сәбәп булган эссе, коры  һава шартлары күзәтелә. Эш табу максатында аның атасы бөтен бала чагалыры белән  Сембер губернасы  буйлап җәяүләп ил гизә, Мәләкәстә эшли, соңрак бу гаилә Мәскәүгә  барып җитә.  Бу елларда Хәмидулла Абдуллинның балалары, шул исәптән Хәйрулла да, балалар йортында тәрбияләнәләр.

 1923 елда Абдуллиннар гаиләсе яңадан туган авылларында җыела. 1925 елда Хәйрулла Тәтештә — мәдрәсә, ә 1928 елда педагогия техни­кумын тәмамлый. Шул ук елда, комсомол оешмасы юлламасы белән, ул Казан ветеринария институтына укырга керә һәм 1932 елда институтны уңышлы тәмам итеп, «ветеринария табибы — эпизоотолог-универсал» белгеч була.

Институтта уку дәверендә ул зур тырышлык, эшкә сәләт, белемгә ом- тылучанлык күрсәтә; бу үз чиратында аны институтта педагогик эштә кал­дыруга нигез була — аңа Казан ветеринария институтының микробиология кафедрасы каршындагы аспирантурага керергә тәкъдим итәләр.

1939 елда Х.Х.Абдуллин ветеринария фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ллу өчен «Хайваннар организмында түләмә (сибирская язва) авыруын тудыручының үзгәрүчәнлеген тикшерүгә караган материаллар» тема­сына диссертация яклый һәм, тагын да дәртләнеп, укыту һәм фәнни эшен микробиология кафедрасында ассистент буларак дәвам итә.

Сугышчан юлыҮзгәртү

Совет халкы фашист илбасарларына каршы алып барган Бөек Ватан сугышының кырыс елларында Хәйрулла Абдуллин хәрәкәттәге армия сафларында: 1941 елның августыннан — 690 нчы укчы полкның өлкән ветеринария табибы, 1942 елның августыннан — Сталинград фронтында — 550 нче укчы полкның өлкән ветеринария табибы, 1943 елның июненнән — армия лазаретының йогышлы авырулар бүлекчәсе башлыгы, 1944 елның декабреннән — 1 нче Балтыйк буе фронтының фронт лабораториясе бүлекчәсе башлыгы.

1945 елның ноябрендә майор Х.Х.Абдуллин — Кызыл Йолдыз орде­ны, «Сталинградны саклау өчен» һәм «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре кавалеры — Казан ветеринария институтына эшкә әйләнеп кайта.

Фәнни эшчәнлегеҮзгәртү

Башта ул элек эшләгән микробиология кафедрасында до­цент вазифасын башкара, ә 1947 елда конкурс нигезендә бу кафедраның мөдире итеп сайлана.

1953 елның маеннан Хәйрулла Хәмидулла улы СССР Фәннәр ака­демиясенең Микробиология институтында актуаль фәнни проблема буенча эш алып бара. 1959 елда Мәскәү Ветеринария академиясенең Гыйльми советында ветеринария фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен «Эфир майларының кайбер патоген бактерияләргә һәм аларның антигеннарына тәэсире» дигән темага диссертация яклый.

Казан ветеринария институтының микробиология кафедрасында 28 ел эшләү дәверендә Х.Х.Абдуллин үзенең бер дигән лектор, талантлы педагог һәм галим икәнлеген күрсәтә. Шушы гүзәл сыйфатларын һәм зур оештыру сәләтен искә алып, 1956 елны аны конкурс буенча ветеринария факультеты деканы итеп сайлыйлар. Декан вазифаларын ул искиткеч тырышлык белән 1960 елга кадәр үтәп килде.

Хәйрулла Хәмидулла улының педагогик сәләтен, лекторлык осталыгын, Табибларның белемен күтәрү дәүләт институты — ГИДУВның тыңлаучылары да югары бәяли. Ул анда табиб-микробиологлар (санитария табиблары) өчен санитария бактериологиясе фәненнән дәресләр алып бара.

1960 елның октябрендә ветеринария институтында махсус фән секторы оештырыла (хәзерге вакытта ул Бөтенроссия фәнни-тикшеренү ветерина­рия институты дип аталган зур һәм дәрәҗәле фәнни үзәк булып санала). Х.Х.Абдуллин, оештырыла торган үзәкнең бурычларын яхшы аңлаган хәлдә, 1960 елның октябрендә үк фән секторына күчкән беренче фән докторы була. Монда ул әйдәп баручы фән бүлекчәсен — бактерия инфекцияләре лабораториясен җитәкли. Ветеринария фәнни-тикшеренү институтының абруен үстерүгә, аның коллективын туплауга Хәйрулла Хәмидулла улы 28 хезмәт елын (1960—1988) багышлады, тагын да мәртәбәлерәк итеп үзенең талантын, максатка омтылучанлыгын, югары эрудициясен, фәнни җитәкче булу сәләтен, әдәплелеген, тәрбияче буларак таләпчәнлеген күрсәтте.

Х.Х.Абдуллин, турыдан-туры үзе һәм укучылары белән бергә дәүләт биремнәрен үтәүдә катнашканда, бруцеллёз, түләмә (сибирская язва), лептоспирозлар, лестериоз, эшерихиозлар, микозлар һәм микотоксиннар, иериниозлар шикелле авыл хуҗалыгы хайваннары авырулары этнологи­ясен (хайваннарның табигый шартлардагы яшәү тәртибен), патогенезын (чирнең үсеш-үзгәреш механизмын), диагностикасын һәм профилактикасын өйрәнүгә, югары нәтиҗәле дезинфектантларны эзләп табуга бәйле фунда­менталь тикшеренүләр үткәрде.

Хәйрулла Хәмидулла улының укучылары, аның үзенең турыдан-туры катнашында күпьеллык фәнни тикшеренүләр уздыру нәтиҗәсендә гамәли ветеринариягә 82, 82-ПЧ штаммнарыннан алынган мөгезле эре терлек бруцеллёзына каршы вакциналар, АУФ штаммыннан алынган терлек листе- риозына каршы вакцина, бозаулар колибактериозына каршы урыннарда­гы штаммнардан алынган вакцина, натрий фенолятлары, феносмолин һәм башка шундый дезинфектантлар тәкъдим иттеләр.

Х.Х.Абдуллин — 150 дән артык фәнни хезмәт авторы. Шул исәптән, 19 уйлап табу, 28 тәкъдим-күрсәтмәләр ветеринария эшендә кулланыш таба.

Х.Х.Абдуллин оештыр­ган һәм җитәкләгән фәнни мәктәптә үсеп чыгып, ветеринариягә зур өлеш керткән укучылары арасында профессорлар Салмаков К.М., Әхмәров Д.Ш., Кивалкина В.П., Котылев О.А., Хәйруллин И.Н. һ.б.ларны атап була.

Х.Х.Абдуллинның җәмәгать эшчәнлеге дә киң һәм күпкырлы. Ул Казан шәһәр советы депутаты, халык суды утырышчысы, күп кенә Гыйльми советларның, төрле фәнни җәмгыять идарәләрнең әгъзасы итеп сайланган.

Х.Х.Абдуллинның хәрби хезмәтен һәм фәнни-педагогик казанышла­рын Ватаныбыз югары бәяли.

БүләкләреҮзгәртү

Кызыл Йолдыз орде­ны

«Сталинградны саклау өчен» медале

«Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале һ.б.

ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1970, 1973)

Гыйльми исеме, дәрәҗәләреҮзгәртү

Микробиолог

Ветеринария фәннәре докторы (1959)

Профессор (1961)

Файдаланган әдәбиятҮзгәртү

Мәшһүр татар галимнәре: мәкаләләр,истәлекләр/ (төзүче Р.Ә.Шакирҗанов, А.И.Нарбеков, Ф.Р. Шакирҗанов,). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011,-423б.

  1. 1,0 1,1 1,2 Татар энциклопедиясе — 2002.