Черки-Килдураз вулысы
Черки-Килдураз вулысы (тат. چىٰركى-كىلدوراز ۋولىٰسىٰ, рус. Чирки-Кильдуразовская волость) — Казан губернасы һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Черки-Килдураз вулысы | |
---|---|
вулыс | |
Ил | Россия империясе, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы, ССРБ |
Төбәк | |
Үзәк | Черки-Килдураз |
Халык саны | 11829 кеше (1897) |
Буа шәһәре, Әлки, Урта Балтай, Зур Фырул вулыслары белән чиктәш булган (1890). 21 торак пунктта 11829 кеше яшәгән.[1] 1920-елларда күрше вулыслар исәбенә зурайтыла. 1930 елда бетерелә, территориясе Буа һәм Апас районнарына кушыла.