Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе (Югары профессиональ белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе «Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе») — илебезнең иң өлкән ветеринария югары уку йортларыннан берсе. 1873 елның 31 маенда институт булып ачыла, 1994 елда «ветеринария медицинасы академиясе» дәрәҗәсен ала.

Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Эшләү еллары 1873
Урынлашу
Сайт ksavm.senet.ru

Халык хуҗалыгы, шулай ук ветеринария, биология һәм а.х. фәннәре өчен ветеринария табиблары һәм галим-зоотехниклар әзерли, ветеринария институтларын фәнни-педагогик кадрлар белән тәэмин итүдә үзеннән зур өлеш кертте һәм кертә.

Ветеринария факультетыннан тыш, академиядә 1930 елдан бирле зооинженерлык факультеты эшләп килә, 1925 елдан 1933 елга кадәр хәрби ветеринария бүлеге була. 1966 елда вуз һәм техникумнарның ветеринария табиблары һәм укытучыларының квалификациясен күтәрү факультеты оештырыла. 1965 елда читтән торып уку факультеты, 1980 елда әзерлек бүлеге ачыла.

1959—1984 елларда академия комплекслы фәнни-тикшеренү һәм уку учреждениесе буларак эшли. Аннары аның фәнни секторы Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү ветеринария институты (ВНИВИ) булып үзгәртелә.

Академиядә революциягә кадәр чорда (1878— 1917) 2317 белгеч, 1918 елдан 1992 елга кадәр 12095 ветеринария табибы, 4467 зоотехник әзерләнә, квалификацияне күтәрү факультетында ел саен 600 ләп кеше укый.

1917 елга кадәр гыйльми советта фән магистры дәрәҗәсенә 16 диссертация якланса, 1923 елдан 1992 елгача аларның саны 1340 ка җитә (туларның 250 се докторлык һәм 1090 ы кандидатлык диссертацияләре), шул исәптән институт хезмәткәрләре 762 кандидатлык һәм 112 докторлык диссертацияләре яклый.

Ветеринария академиясен һәм уку, һәм фәнни үзәк итеп формалаштыруда аның Казан университеты белән булган педагогик һәм фәнни элемтәләре зур роль уйный. Бирегә университеттан И. М. Догель, И.Г.Навалихин, Н.О.Ковальский, Б.А. Арбузов һәм академик белемле, киң эрудицияле, югары культуралы башка күпләгән профессорлар эшкә килә, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә (КДВМА) безнең илдә һәм чит илләрдә киң танылган ветеринария фәнни мәктәпләре һәм юнәлешләре барлыкка килә. Ветеринария патанатомнары мәктәбен профессор К.Г.Боль терапевт һәм диагностикларныкын профессорлар К.М.Гольцман, Н.П.Рухлядев, Г.В.Домрачев хирургларныкын профессорлар Г. П. Кириллов Л. С. Сапожников, Б. М. Оливков; анатом-физиологларныкын профессорлар Л.А. Третьяков Н.А.Викторов, Е.Н.Павловский; микробиологларныкын академик М.П. Тушнов, профессорлар Х.Х.Абдуллин, А. Н. Сошественский и П. И. Попов; эпизоотологларныкын профессорлар М.Н. Верещагин, X. Г. Гыйззәтуллин; акушерлар мәктәбен профессор А.П. Студенцов һ. б. җитәкли. Алар барысы да — ветеринария һәм биология фәннәрен үстерү тарихына яңа сәхифәләр язган галимнәр. Академияне тәмамлаган кешеләр арасында 17 Дәүләт премиясе лауреаты, 7 Социалистик Хезмәт Герое, 100 дән артык Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, төрле фән академияләренең 11 академигы һәм мөхбир әгъзасы бар.

Академия галимнәренең гистолизатлар турындагы (М.П. Тушнов), гематология буенча (Г.В.Домрачев), ялкынсыну турындагы (К.Г.Боль), хирургия буенча (Б.М.Оливков) хезмәтләре билгеле. И.Н.Ланге себер түләмәсенә каршы вакциналар әзерләү методикасын эшләде. Академиядә ветеринария фәненең күпләгән проблемалары буенча җитди тикшеренүләр алып барыла.

Белгечләр әзерләүгә, фәнне үстерүгә һәм производствога булышлык итүгә керткән зур өлеше өчен академия 1973 елда Ленин ордены белән бүләкләнә.

Ректорлар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.