Нәҗип Җиһановның музей-фатиры (Казан)
Нәҗип Җиһановның мемориаль музей-фатиры (рус. Музей-квартира Назиба Жиганова) — Казанда 1991 елда нигезләнеп, 2001 елда ачылган музей, Татарстанның милли музее бүлекчәсе.
Нәҗип Җиһановның музей-фатиры | |
... хөрмәтенә аталган | Нәҗип Җиһанов |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәҗип Җиһановның музей-фатиры Викиҗыентыкта |
Нәҗип Җиһановның музей-фатиры | |
---|---|
Музей урнашкан йорт. Фото: prokazan.ru | |
Нигезләү датасы | 1991 |
Урын | 420111 Казан, Кече Кызыл урамы, 14нче йорт, 5нче кат, 11нче фатир. |
Директор | Лидия Яковлева |
Сайт | http://jiganov.tatmuseum.ru/ |
Нәҗип Җиһановның музей-фатиры Викиҗыентыкта |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Музейдан фотолар. |
Тарих
үзгәртүТатарстанның беренче президенты М. Ш. Шәймиевның хәерхаһлыгы белән Казан үзәгендәге 1971 елда төзелгән йортта 1991 елның 30 июлендә нигез салынган[1].
2001 елның 2 мартында музей ачыла. Татар композиторы, ССРБ һәм ТАССР халык артисты, Габдулла Тукай премиясе, ике тапкыр икенче дәрәҗә Сталин һәм ССРБ дәүләт премияләре лауреаты, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1981) Нәҗип Гаяз улы Җиһанов (Нәҗип Җиһанов, 1911 — 1988) исемен мәңгеләштерү максатында, гомеренең соңгы 17 елын (1971—1988 елларда) үткәргән фатирда оештырыла. Музей-фатирны оештыруда композиторның тол хатыны, музейның беренче директоры булган Н. И. Җиһанова (1922—2009) зур тырышлык куя. Фатирда композитор яшәгән вакыттагы мөхит сакланган. 8 меңнән артык экспонат, шул исәптән Н. Җиһановның шәхси әйберләре күрсәтелә.
Атнаның дүшәмбедән кала, башка көннәрендә 10-17 сәгатьләрдә ачык. Керү түләүле. 15 кешедән артмаган төркемнәр кабул ителә.
Әдәбият
үзгәртү- М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүКазанның истәлекле урыннары | ||