Янка Купала музее (Печище)

Янка Купала музее (белар. Музей Янкі Купалы, музэй Янкі Купалы, рус. Музей Янки Купалы) — Татарстанның Югары Ослан районы Печище авылында урнашкан дәүләт мәдәният оешмасы (музей). ТР милли музее бүекчәсе. Беларус халык шагыйре Янка Купаланың (Иван Доминик улы Луцевич, 18821942) тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра.

Янка Купала музее
Нигезләнү датасы 28 май 1975
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан һәм Югары Ослан районы
Ана ширкәт Татарстан Республикасының милли музее
Коллекциянең зурлыгы 700 данә
Адрес 422592 Рэспубліка Татарстан, Верхняўслонскі раён, вёска Пячышчы, тэрыторыя Пячышчанскага хлебакамбінату
Почта индексы 422592
Рәсми веб-сайт kupala.tatmuseum.ru(рус.)
Карта

Янка Купала музее
Нигезләү датасы 1975
Урын 422592 ТР, Югары Ослан районы, Печище, икмәк комбинаты
Директор Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы Нәҗипова
Римма Юрий кызы Абызова (бүлек мөдире)
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.
Янка Купала. 1908

Тарих үзгәртү

Янка Купала гаиләсе белән 1941 елның 13 ноябреннән 1942 елның 18 июненә кадәр (Мәскәүгә китеп, анда серле үлем белән үлгәнче) Печище икмәк ризыклары комбинатының бер бинасында эвакуациядә яши.

Музей 1975 елның 28 маенда ачыла. Музейны оештыруда Казанның «Спадчина» беларус диаспорасы ярдәм итә [1].

Бина үзгәртү

Музей — «Оконишников һәм уллары» сәүдә йорты 1895 елда төзеткән бу тегермәне һәм икмәк ризыклары комбинаты архитектура комплексының бер өлеше.

Экспонатлар үзгәртү

Мәйданы — 150 кв. м. Фондта ~700 саклау берәмлеге экспонат саклана.

Экспозиция 1600 елда нигез салынган Печище авылы һәм пар тегермәне тарихы, беларус халык шагыйре (1925) Янка Купаланың тормыш юлы белән таныштыра. Казанның шәрәфле ватандашлары булган сәүдәгәр Оконишниковларның, пар тегермәненең инкыйлабка кадәрге һәм Совет чорындагы тарихы күрсәтелә. Михаил Иван улы Оконишников – Казан шәһәренең нәселдән күчүче шәрәфле ватандашы. «Оконишников һәм уллары» сәүдә йорты Казанда сортлы он тарту тегермәне, Казан губернасында Печище (хәзерге Югары Ослан районы) һәм Каймар (хәзерге Биектау районы) авылларында бу тегермәннәре тоткан.

Музейда Янка Купаланың мемориаль бүлмәсе интерьеры торгызылган.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү