Татар әдәбияты

татар телендә яки татар авторлары тарафыннан язылган әдәбият
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Татар әдәбияты — татар телендә яки татар авторлары тарафыннан язылган әдәбият.

Казакъстан Казакъстанның Памир-Тянь-Шань җирләрендә б.э.к. III гасыр скиф җирләнү урынында табылган табакта чыгышлары белән көнчыгыш Иран якларыннан булган саклар (ингл.)ның телендә Кхароштхи (ингл.) әлифбасы белән язылган Иссык руннары (ингл.)

Борынгы чор татар әдәбияты үзгәртү

Бүгенге татарларның борынгы бабалары һуннар, скифлар һәм   Бөек Болгар чорларында яшәгән болгарлар, IXXII гасырларда Кытай төньягында (Төркестан һәм Монголия) җирләрендә яшәгән татарлар икәне исбатланган булса, боларның тамырлары хуннуларга тоташу-тоташмау тарихчылар арасында әлегә бәхәс мәсьәләсе. Шул чорлардан сакланган язу материалы бик чикле — археологлар тапкан (күбесенчә кабер) ташлардагы язулар.

Орхон руннары чоры әдәбияты үзгәртү

 
  Монголияның Орхон елгасы үзәнлегендә (ингл.) табылган отуз татар токуз татар диптатарларны искә алучы беренче тарихи документ — VIII гасыр башында ясалган Билге ханга куелган һәйкәлташындагы (рус.) язуы.
 

Иң борынгы язулар (күбесенчә һәйкәлташлар килеш сакланган) VIVIII гасырда яшәгән Төрки каһанлыгы, аның дәвамчылары булган Көнчыгыш һәм Көнбатыш төрки каһанлыгы дәүләтләре чорының орхон-енисей һәйкәлташлары[1] язуларының теле булган уртак төрки әдәби теленә карый[2][3][4][5][6], Габделхәй Әхәтов эзләнүләре аларның себер татарларының теле белән лексик һәм өлешчә грамматик уртаклыгын раслады [7].[8][9] . Сүзләр уңнан сулга языла иде.

Уң якта: 1907 елда Кытайның Дуньхуан (ингл.) җирлегендәге (бүгенге Ганьсу провинциясе) Могао мәгәрәлере (ингл.) комплексына кергән Китапханә мәгәрәсендә табылып, бүген   Лондонның Британ китапханәсендә (ингл.) сакланучы бердәнбер кәгазь документ — VIIIIX гасырларга караган дип исәпләнүче 104 битле Билгеләр китабы (ингл.) — төрле сынамышларны аңлатуга нигезләнгән документ, ара-тура галәмне яратучы Ходай Тәңренең ярдәм итүен (мәсьәлән, көчләрен югалтып үлә-яза торган хайваннарга) искә ала.

Бу әлифба татарларның монгол чыгышлы бабаларының телендә язу өчен XIII гасырга кадәр кулланыла, гарәп-мөселман мәдәниятенең басымы астында Монгол империясе заманнарында кулланылыштан чыга.[10]

Бөек Болгар чоры әдәбияты үзгәртү

 

VIX гасырларда борынгы болгарларда (  Бөек Болгар һәм   Дунай буе Болгары) кулланылган рун язуында сүзләр, орхон язуларыннан аермалы буларак, сулдан уңга языла иде.

Сулдагы таблица   Болгария фәннәр академиясенең (болг.) өлкән фәнни хезмәткәре Петер Добрев (болг.) туплаган борынгы болгарларның руннарын (болг.) күрсәтә.

Идел буе Болгары чоры үзгәртү

 
1070 елда орхон язулары теленә охшаш, Иске Татар әдәби теленең атасы булган урта төрки телендә (ингл.) язылган "Котадгу белег" әсәренең[11] XV гасырда иске уйгыр әлифбасы (ингл.) нигезендә ясалган күчерелмәсенең 4. юлында гарәп язуы белән бисмиллә язылган.

Бу чорда Идел-Чулман тирәләрендә урнашкан болгарлар бик күп мәдәни үзгәрешләрен кичерә — төрле иҗтимагый-сәяси һәм икътисади сәбәпләр аркасында бабаларыннан килгән тәңречелек урынына исламга, борынгы бабаларыннан калган болгар руннардан (рус.) гарәп язуына, огур телләре төркеменә (рус.) керүче болгарларның теленнән (рус.) - күрше куман-кыпчаклар кулланган нык аерылган[12][13] гомумтөрки телләре (рус.) төркеменә керүче кыпчак теленә күчәләр.

Матди культураның югарылыгы рухи мәдәниятнең дә үсешенә ярдәм иткән. Болгар илендә мәктәп-мәдрәсәләрнең булганлыгы, аерым укымышлыларның төрле фәннәр, әйтик, тарих, хокук, фәлсәфә гыйлемнәре белән шөгыльләнүләре билгеле. Шул ук сәбәпләр аркасында матур әдәбият, шигърият киң таралган: Йосыф Баласагуни, Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый кебек уртак төрки, Кол Гали һәм башка җирле галимнәрнең әсәрләре болгарларның рухи дөньясын нык баета.

Безнең чорына килеп җиткән Идел буе болгарлар сөйләшкән телдә (бүгенге чуаш теленә охшаш) беренче язулары XIIIXIV гасырларга туры килә.[14]

Монгол империясе һәм Алтын Урда чоры үзгәртү

Бу чорның башында иҗат итү кыпчак телләрендә дәвам итә, бердәм дәүләтнең уртак теле булган төрки теле (ингл.) нигезендә Иске Татар әдәби теле формалаша башлый.

Идел-Урал татарларының мәдәни үсешенә бу чорда йогынты ясаган әсәрләр арасында Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки», әл-Хорезминең «Мәхәббәт-намә»[15], Кутб[16] Низами Гәнҗәвинең «Хөсрәү вә Ширин (ингл.)», Мәхмүд әс-Сараи әль-Булгаринең «Нәхҗ әль-фарадис», Рабгузыйның «Кыйссасел-әнбия», Мөхәммәдьярның «Төхфәи мәрдан» һәм «Нуры-Содур», һәм күп башка авторларның әсәрләре керә.

Чыгышы белән Болгардан булган, Сарай-Бәркәдә эшләгән Мәхмүд бин Гали әсәре Нәхҗ әль-фәрәдис (рус). («Оҗмах бакчаларына ачык юл») 1357 елда иске Татар әдәби телендә язылган. Бүгенге көнгә кадәр сакланган 11 кулъязма күчермәсеннән 1360 елга караганы (иң борынгысы)   Төркиядә саклана — 4 зур өлешеннән һәрберсе 10 бүлектән тора. Ислам тарихына һәм тәгълиматына багышланган бу әсәрнең һәр бүлеге берәр хәдис белән ачыла.

Тексттан бер өлешенең латин әлифбасы нигезендәге транслитерациясе:

Səfər ayenıñ səkezünçe kön yılqı yılı irdi, yite yöz illek tokuzda Sarai şəhərendə irdi bu kitapnı cəmg qılguçı əl-galimer — rəbbani vəl-galim əs-səmadani əl-ostadel-motlak vəl-gamil əl-muvaffak Məxmüd bine Gali bine Şayex əs-Sarai mənşəən vəl-Bolgari müvəllədən vəl-K-r-d-i-gagdan əl-möştəra bine (bayne?) əsxabı əl-mökalləbe (əl-möləqabe) bi Minhacetdin… andag əyterkem…

Иске татар әдәби теле XIX гасырның уртасына кадәр кулланылышта саклана.[17]  /  Русия патшалыгы һәм  /  Россия империясе чорында бу телдә Урта Азия халыклары белән дипломатик һәм сәүдә-икътисади мөнәссәбәтләр алып барыла.

Казан ханлыгы чоры үзгәртү

Әлеге чор татар әдәбиятының күренеклет вәкилләре — Колшәриф, Мөхәммәдьяр, Шәриф Хаҗитархани, Өмми Кәмал кебек шагыйрьләр.

XVII гасыр татар әдәбияты үзгәртү

XVII гасырдагы язма мәдәният башка чорлар белән чагыштырганда шактый ярлы. Әмма объектив шартларны искә алганда, бу дәвер мәдәниятендә дә уңай яклар булуын күрергә кирәк. Анда элеккеге рухи казанышларны яңа тарихи шартларга нисбәтән торгызырга, хәтта үстерергә омтылыш бар. Әдәбият һәм фольклор, әдәбият һәм тарих үзара тагын да якыная төшә. Язмаларның тел-стилендә халыкның сөйләм теленә борылу үзен сиздерә. Шигъри фольклордагы аерым сурәтләр, формалар язма әдәбиятка күбрәк керә башлыйлар. Суфичылык үзен нык сиздерә. Мәүла Колый һәм Габди кебек шагыйрьләрнең әсәрләрендә әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләр, кеше турында карашлар үзәккә куела, аларны сәнгати хәл итүдә уңышлы гына адымнар ясала.

XVII гасыр әдәбияты — күпгасырлык татар әдәбияты тарихының мөһим бер сәхифәсе. Элеккеге күп кенә традицияләр шушы дәвер аша XVIIIXIX гасырларга тапшырылды.

XVIII гасыр татар әдәбияты үзгәртү

XIX гасыр татар әдәбияты үзгәртү

Әлеге чорда татар мәгърифәтчелеге хәрәкәте формалаша, бу чорның төп фигурасы — Каюм Насыйри.

Төп тенденция буларак XIX гасырның икенче яртысыннан башлап (XX гасырның беренче яртысына,  /  Совет Русия республикасы һәм  /  ССРБ заманларына кадәр) татар зыялылары актив килеш  /  Госманлы империясендә кулланылган госманлы теленнән (рус.) иҗтимагый-сәяси лексикадан алынмаларны куллана башлыйлар.[18]

XX гасыр татар әдәбияты үзгәртү

 
«Аң» журналының Габдулла Тукайга багышланган чыгарылышы

XX гасырның үзенчәлеге, беренче нәүбәттә, социаль тетрәнүләр, сугышлар һәм революцияләрдән гыйбарәт. Ул бигрәк тә Россия составына кергән халыклар тарихында ачык чагыла. Бу чорга алар капитализм ныгый барганда, милли азатлык хәрәкәтләре көчәйгәндә аяк бастылар.

1907 елда «Әл-ислах» газетасы, «Әхбар» газетасы һ. б., 1912 елда Фәхрелислам Агиевның балалар өчен «Ак юл» журналы, Әхмәтгәрәй Хәсәниның «Аң» журналы һәм башкалар чыга башлыйлар. Бу чорда әдәби татар теле гади гади халыкның сөйләм теле белән якынлаша башлый. 1920 елларда телнең актив терминологик төзелеше татар һәм гарәп-фарсы лексикага, 1930 елларда — рус һәм интернациональ лексикага нигезләнеп бара.[18]

Гасыр башында яңа һәм яшь сыйныф — пролетариат — азатлык көрәше мәйданына чыкты. Социализм идеяләре белән коралланган бу сыйныф күп кенә илләрдә хакимиятне үз кулына алу максатын куйды. Шул максатка ирешүдә бигрәк тә Россиядәге эшчеләр сыйныфы алдынгы булды. Аның көчле оешмалары һәм фиркаләре барлыкка килде.

Татар әдәбияты XX гасырга барлык жанрлары формалашкан, мәгърифәтчелек реализмын уңышлы үзләштерә барган хәлдә килеп керде. Беренче рус революциясеннән соң илдә туган шартлар аның тизлек белән үсеп китүенә юл ачты. Шуннан соңгы 10—15 елда татар әдәбияты һәм тематикасы, һәм сәнгатьчәлеге белән яңа үрләргә күтәрелде. Иң мөһиме, кешенең җанын, рухын, иҗтимагый омтылышларын, җәмгыять тормышындагы урынын аңлауда зур үзгәреш барлыкка килде. XIX гасырда әдәби әсәрләрдә аңлы мәгърифәтле кеше үзәккә куела, кешенең шәхси бәхете аң-белемгә бәйләп карала иде. XX гасыр башындагы язучылар кешегә бәхетле булу өчен болар гына җитми икәнлегенә төшенделәр.

Беренчедән, кешенең асыл хасиятен табу һәм күрсәтү өчен иҗтимагый шартлар да мөһим роль уйный дип, икенчедән, кешенең яшәешендә милләтнең язмышы да зур урын тота дип, мәсьәләгә яңача карый башладылар. Гади-гадәти кеше образы әдәбиятның үзәгенә куелды. Аның борчу-шатлыклары, моң-зары, өмет-теләкләре киң чагылыш тапты. Шуның белән бергә, тормышны үзгәртеп кору, искелекләрдән котылу өчен, кеше көрәшче дә булырга тиешлеге ачык итеп куелды. Кыскасы, XX гасыр башы әдәбияты кешенең яшәү фәлсәфәсен проблема итеп күтәрде. Кеше үзе өчен яшиме, ягъни аның шәхси бәхете мөһимме? Кеше әллә башкалар өчен дә яшәргә тиешме, аның халык бәхете өчен көрәшүе мөһимрәкме дигән сораулар куелды. Ләкин мәсьәләне нигездә соңгысы файдасына гына хәл итү Октябрь инкыйлабыннан соң барлыкка килгән совет әдәбиятында берьяклы үсеш алды.

Совет Россия чоры әдәбияты үзгәртү

 
Муса Җәлилнең соңгы әсәрләре җыентыгы булган Моабит дәфтәренең беренчесе Яңалиф белән язылган, тышлыгында автор исеме кириллица белән язылганы да күренә
 
Моабит дәфтәрләренең икенчесе гарәп язуы нигезендәге яңа имлә белән язылган

1927 елда   ТАССРның рәсми килеш латин имләсенә, 1938 елда  /  ССРБның барлык төрки халыкларының әлифбаларын кирилл имләсенә күчерү процесслары да татар әдәбияты тарихында үз эзләрен калдыра.

Ватан сугышы (19411945) елларында татар әдәбиятынең үсешен яңадан күзәтергә була иде. Сугыш вакытында фронтта һәм тылда булган авыр һәмфаҗигале хәлләргә эләккән кешенең рухи халәтен сурәтләүдә, мәсәлән, яңа бизәкләр кулланылды.

Совет хакимияте елларында кеше шәхесенә карата мондый берьяклы карашның өстенлек итүенә дә карамастан, әдәбиятның аерым казанышлары булганын да кинәнеп әйтергә кирәк, ягъни ул үсешен туктатмады. Әлбәттә, бу үсеш темпын XX гасыр башындагы яңарыш колачы белән чагыштырып булмый иде. Гасырның беренче чиреге әдәбият өчен аерата уңдырышлы булды. Яңа жанр төрләре һәм формалары барлыкка килде. Психологик һәм иҗтимагый роман, фантастик повесть, романтик хикәя һәм драма, гражданлык лириасы, трагедия һ. б. жанрлар туды, булганнары тагын да үсте һәм баеды. Модернистик характердагы әсәрләр язылды. Кешене сурәтләүдә төп алымнардан берсе булган психологик анализ тирәнәйде. Әдәби тел нормалары тагын да ачыкланды.

Хәзерге әдәбият үзгәртү

  XX гасыр азагы — XXI гасыр башы татар китаплары һәм татар матбугаты.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Малов С. Е., Памятники древнетюркской письменности, М. — Л., 1951(рус.)
  2. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-10-17, retrieved 2013-02-13 
  3. Кормушин И.В. Тюркские енисейские эпитафии. Тексты и исследования. М., 1997.(рус.)
  4. Erdal M. Old Turkic // The Turkic languages. London; New York, 1998.(ингл.)
  5. A. von Gabain. Eski Türkçenin grameri. Ankara, 2003.(төр.)
  6. Poppe N. Introduction to Altaic linguistics. Wiesbaden, 1965(ингл.)
  7. Древнетюркские руны. Язык орхоно-енисейских памятников 2013 елның 21 август көнендә архивланган.(рус.)
  8. Ахатов Г. Х. «Некоторые следы языка орхоно-енисейских памятников в диалекте западносибирских татар». — Сб. «Всесоюзное совещание по общим вопросам диалектологии и истории языка. Тезисы докладов и сообщений». — Баку, 21-24 октября 1975 г. — М., 1974, С.35-36.(рус.)
  9. Ахатов Г. Х. Диалект западносибирских татар. Уфа: изд-во БашГУ, 1963, 195 с.(рус.)
  10. ru:Орхоно-енисейская письменность#.D0.98.D1.81.D1.82.D0.BE.D1.80.D0.B8.D1.8F .D0.BF.D0.B8.D1.81.D1.8C.D0.BC.D0.B0 (рус.)
  11. en:Kutadgu Bilig#Language (ингл.)
  12. ru:Тюркские языки#.D0.9F.D1.80.D0.BE.D0.B1.D0.BB.D0.B5.D0.BC.D1.8B(рус.)
  13. Тюркские языки // Лингвистический энциклопедический словарь / Глав. ред. В. Н. Ярцева.. — М.: Советская энциклопедия, 1990. — 688 с. — 150 000 экз. — ISBN 5-85270-031-2 (в пер.)(рус.)
  14. en:Turkic languages#Early written records(ингл.)
  15. http://encycl.bash-portal.ru/muhabbat.htm(үле сылтама) (рус.)
  16. http://encycl.bash-portal.ru/kutb.htm(үле сылтама) (рус.)
  17. Исхаков Д. М. Татары (популярный очерк этнической истории и демографии) // Татары. — Наб. Челны: КАМАЗ, 1993. 2020 елның 20 апрель көнендә архивланган.(рус.), ru:Поволжский тюрки мәкаләсе аркылы
  18. 18,0 18,1 Татар теленең барлыкка килү тарихы(рус.)

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү