Сарай-Бәркә - Актүбәнең сулъяк ярында, Сарай-Батудан югарырак урнашкан урта гасырлар шәһәре, Алтын Урданың башкаласы.

Шәһәрнең гаҗәеп дәрәҗәдә төзек булган.Суүткәргечләрдән башка, анда әле шәһәр халкын даими рәвештә су белән тәэмин итеп тору өчен әйләнә тирәдәге сулыкларны җайга сала алырдай катлаулы гидротехник корылмалар да була. Актүбәдән кирәкле кадәр суны алып саклау өчен корылган, озынлыгы 280 м, киңлеге 32 м, биеклеге 16 м сусаклагыч булган.

« Сарай каласы Бәркә хан тарафыннан Туран (Идел) дәрьясы ярына салынган. Җире тозлак, ягъни тозлы туфрак (соланчак), дивар-мазар күренми. Патша яши торган сарай башына ике Мисыр кыйнтары авырлыгындагы яңа алтын ай менгереп куйганнар. Хан Сарае тирәсендә—төрле ошарлар, манаралар, аның әмирләре яшәгән йортлар. Мондый сарайда алар (ханнар) кыш үткәрәләр. Бу дәрья... Нил дәрьясыннан 3—4 тапкыр зуррактыр; анда зур каеклар йөзә, алар руслар һәм славяннар иленә баралар. Елга славяннар җиреннән башлана да. Ул, ягъни Сарай — олуг шәһәр; анда базарлар, мунчалар, диният биналары бар, анда товарлар килә...
Әл-Гомәри.
»

Сарай-Бәркәне, Алтын Урдага соңгы һөҗүмендә, ягъни 1395 елда, Аксак Тимер җимереп бетерә. Бүгенге көндә аның, Сарай, Батуныкы кебек үк, бер генә архитектура корылмасы да калмаган.

Чыганаклар

үзгәртү