Шәриф Хаҗитархани
Шәриф Хаҗитархани, Шәрифи — Казан ханлыгында иҗат иткән татар шагыйре.
Шәриф Хаҗитархани | |
---|---|
Туган телдә исем | Мөхәммәд Шәриф [1] |
Туган | як. XVI гасыр |
Ватандашлыгы |
Шагыйрь безгә, иң беренче чиратта, «Зафәрнамәи вилаяти Казан» («Казан мәмләкәтенең җиңүе», «Казан вилаятенең җиңү язмасы») әсәре аша мәгълүм. 1550 елда иҗат ителгән бу әсәрнең ахырында автор үзен «Шәриф Хаҗитархани» дип атый. Димәк, ул билгеле бер дәрәҗәдә Хаҗитархан (Әстерхан) шәһәре белән дә бәйләнешле: әдип яисә анда туган, яисә шул калада яшәп алган. Кайбер галимнәр бу затның Мөхәммәдшәриф (Мөхәммәд Шәриф) исемле булуын да искәртәләр. Галим Марсель Әхмәтҗанов фикеренчә, Колшәриф белән «Зафәрнамәи вилаяти Казан» авторы — икесе бер үк зат.
Шәрифи әсәренең нигезенә Мәскәү патшасы Иван IVнең 1550 елның февралендә Казанга ясаган һөҗүменә мөнәсәбәтле вакыйга-хәлләр салынган. Казанлылар дошман яуларына каршы искиткеч ныклык күрсәтеп көрәшәләр. Шуның нәтиҗәсендә шәһәр ике атнага сузылган камалыштан котыла, һәм Иван IV, чигенеп, Мәскәүгә кайтып китәргә мәҗбүр була.
Әсәрдә Сафагәрәй, Бибарс (Бәйбарс), Мамай, Нургали, Килдебәк һәм башка тарихи затлар телгә алына. Казан мәмләкәте белән рус гаскәрләре арасындагы каты сугыш шактый җентекле тасвирлана, мәскәүлеләр тарафыннан туплар кулланылуы, аларның кешеләргә ничек тәэсир итүе сурәтләнә.
Галимнәр күрсәтүенчә, «Зафәрнамәи вилаяти Казан»ның бер нөсхәсе XVI йөзнең урталарында төрек солтаны Сөләйман Канунига җибәрелә. Хәзер ул Төркиядә саклана.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Бары тик кайбер галимнәр фикеренчә, аның исеме Мөхәммәд Шәриф булган
Чыганаклар
үзгәртү- Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.