Төп менюны ачу

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Мөхәммәдьяр
Мөхәммәдьяр.jpg
Туган 1496 яки 1497
Үлгән 1549 ел
Мөрәм, Русия
Ватандашлыгы Казан ханлыгы байрагы
Һөнәре шагыйрь, дәүләт эшлеклесе

МөхәммәдьярКазан ханлыгы чоры күренекле татар шагыйре.

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Мөхәммәдьярның туган елы якынча XV йөз азагына — 1497 елга туры килә. Аның тормыш юлы Казан белән бәйле. Рухани, хаҗи гаиләсеннән. Автор «Төхфәи мэрдан» ахырында үз атының «Мәхмүд хаҗи углы фәкыйрь Мөхәммәдьяр» булуын искәртә. Ике урында шагыйрь үзен «Ярмөхәммәд» дип тә атый. Әсәрләреннән бу әдипнең шактый укымышлы булуы, гарәп, фарсы, төрки телләрен яхшы белүе аңлашыла.

Мөхәммәдьяр 1542 елда иҗат ителгән «Нуры содур» поэмасында «Мөхәммәд Әмин хан каберендә» «моҗавир» (сакчы) булып торуын әйтеп китә. Әдип «Төхфәи мэрдан» әсәрендә үзенең күп мәшәкатьләргә, авырлыкларга дучар булуын да яза: «Чик-дем әмма рәнҗ вә мәшәккать бихисаб»,— ди ул.

Аның гомер юлы да фаҗигале өзелә: Мөхәммәдьяр Казан делегациясе составында тылмач булып Мәскәүгә килә. Аны 1549 елның җәендә Явыз Иван гаскәрләре Мөрәм тирәсендә вәхшиләрчә үтерә. Әмма шагыйрь үзе үлсә дә, аның ялкынлы сүзләре, әсәрләре исән калган.

ИҗатҮзгәртү

Безгә Мөхәммәдьярның өч әсәре — «Төхфәи мэрдан» («Егетләр бүләге», 1540), «Нуры содур» («Күкрәкләр нуры», 1542) поэмалары һәм «Нәсыйхәт» шигыре мәгълүм.

«Нәсыйхәт» әсәре (ул 24 бәеттән гыйбарәт) тәүге мәртәбә 1842 елда М. Иванов хрестоматиясендә басылып чыккан. «Нәсыйхәт» дип аталган бу шигырьнең эчтәлеге символик характерда. Бер былбыл «күңел багына» очып киләКүңел бакчасына очып кергән кош андагы тигәнәккә, чүпкә шакката. Рәйхан гөлен күрә дә, зарлана, күңел багын чистартырга куша, аннары кешеләрне Коръән, хәдис сүзләрен тотарга өнди. )

          Кайсы гына әсәрен алсаң да, бер фикер уздырыла: кеше һәрвакыт үзенең күңелен чиста, саф, пакь  тотарга тиеш. Игелеклелек, юмартлык, намуслылык кебек сыйфатлар кеше белән яши. Үзара мөнәсәбәтләрдә кеше һәрвакыт яхшы яктан гына ачылырга тиеш. Һәрвакыт кешелеклелек –– гуманизм өстен булырга тиеш.. «Нәсыйхәт»нең төп мәгънәсе шунда: кеше үзенең күңелен пакь, нурлы, «тугры юлда» тотарга бурычлы.

Мөхәммәдьяр поэмалары әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләрне үзәккә куюлары, лиро-эпик табигатьләре белән бер-берсенә охшаш. Һәр икесендә дә, куелган мәсьәләләргә иллюстрация рәвешендә, төрле шигъри хикәятләр китерелә. Хәтта сюжетлы өлешләрендә бердәй ситуацияләр дә очрый. Хикәятләрнең мәгънәсе: игелекле эш-гамәлләр һич тә юкка чыкмый, ә бәлки артыгы белән кире үзеңә кайта.

Шулай ук карагызҮзгәртү

Сылтамалар һәм чыганакларҮзгәртү