Әхмәтгәрәй Хәсәни
Әхмәтгәрәй Сибагатулла улы Хәсәни (15.12.1883, Түбән Көек авылы, Царёвококшайск өязе, Казан губернасы,
Россия империясе - 1934, Свердловск, Свердловск өлкәсе,
РСФСР,
ССРБ) — татар нәшире, тәрҗемәче, меценат.
![]() | |
Туу датасы | 15 декабрь 1883[1] |
---|---|
Туу урыны | Түбән Көек, Әтнә районы, Татарстан АССР |
Үлем датасы | 1934 |
Үлем урыны | Екатеринбург, СССР[1] |
Һөнәр төре | язучы, нәшир, тәрҗемәче |
Эш урыны | «Аң» журналы[1] һәм Гасыр |
Әлма-матер | «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе |
Катнашучы | Stalin repressiäläre[1] һәм Беломор-Балтыйк каналы[d][1] |
![]() |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүУл 1883 елның 15 декабрендә хәзерге Арча районының Иске Ашыт авылыннан чыккан Казан сәүдәгәре гаиләсендә туган, Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алган.
Аның тарафыннан 1907-1921 елларда эшләнгән "Гасыр" китап нәшрияты оештырылган һәм анда татарның эчтәлек ягыннан иң яхшы китаплары дөнья күргән.
Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның хатыны Зәйнәп Хәсәни 1912-1918 елларда XX гасыр татар матбугатының иң яхшы, матур иллюстрацияле «Аң» журналын чыгарганнар. Биредә Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Фәтхи Бурнаш, Сәгыйть Сүнчәләй һәм башкалар үз әсәрләрен бастырганнар. Әхмәтгәрәй Хәсәнинең шулай ук пьесалар язуы, урысчадан Антон Чехов әсәрләрен тәрҗемә итүе мәгълүм. Хәсәниләр гаиләсе Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан белән шәхси дуслар булганнар.
Олы күңелле татар зыялысы Әхмәтгәрәй Хәсәни дә, гаиләсе белән берлектә, тоталитар режим эзәрлекләвенә дучар булган. Ул 1934 елда вафат була.
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртү