Фатих Әмирхан

татар язучысы, драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе. Татар сатира жанрын тудыручы
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Фатих Әмирхан (Әмирханов Мөхәммәтфатих Зариф улы; 1 гыйнвар 1886, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе9 март 1926, Казан, ТАССР, РСФСР) — күренекле татар язучысы, драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе. Татар сатира жанрын тудыручы.

Фатыйх Әмирхан
Туган телдә исем Фатыйх Әмирхан
فاتح اميرخان
Туган 1 гыйнвар 1886(1886-01-01)
Казан
Үлгән 9 март 1926(1926-03-09) (40 яшь)
Казан
Үлем сәбәбе туберкулез
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Зур Кызыл урам, 37/2[1]
Мәҗит Гафури урамы[2]
Милләт татар
Һөнәре язучы, публицист, драматург

 Фатыйх Әмирхан Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Фатих Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында Казанда туа. 1895 елда әтисе аны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә илтә. Мәдрәсәдән соң, 1904 елда, Фатих Әмирхан Самарга рус телен өйрәнергә китә. 4 ай чамасы укыгач, аерым укытучылар ярдәмендә гимназия программасы буенча имтиханга әзерләнә. 1905 елда «Мөхәммәдия»нең алдынгы шәкертләре белән яшертен рәвештә җилем басмада «Әльислах» (гарәпчә үзгәртеп кору) исемле гәҗит чыгара башлый. Ул үзе гәҗитнең җитәкчесе һәм мөхәррире була.

1903 елда Казанда «Шимбә» түгәрәге барлыкка килә. Татарча спектакльләр кую белән шөгыльләнгән бу түгәрәктә Фатих Әмирхан грим салучы, суфлёр, режиссёр, артист вазифаларын башкара.

1906 елда Тукай катнашлыгында чыгарылган Әл-гасрел җәдит журналында аның «Париж коммунасы тарихы» исемле тәрҗемә мәкаләсе басылып чыга.

1907 елда Әмирхан Мәскәүдә чыга башлаган «Тәрбиятел әтфаль» (балалар тәрбиясе) балалар журналында сәркатип булып эшли.

1907 елның язында, ял итәргә дип, Мәскәүдән Казанга кайта. Ләкин монда бик зур бәхетсезлеккә юлыга — паралич сугып, ике аягы да йөрмәс була.

1907 елның көзендә «Әльислах» рәсми рәвештә чыга башлый. Фатих Әмирхан журналист буларак таныла.

Фатих Әмирхан шулай ук «Ялт-йолт», «Кояш» исемле сатирик журналларда да эшли.

Фатих Әмирхан үткен телле юморист буларак таныла. Татар телендә беренче сатирик повестьне да ул яза. Аның әсәрләренең күбесендә сатирик алымнар кулланыла.

19231924 елларда татар театр техникумында укыта.

1925 елны Татарстан хөкүмәте карары нигезендә Фатих Әмирхан персональ пенсиягә чыга. Ләкин сәламәтлеге какшаган әдипкә озак яшәргә насыйп булмый: 1926 елның 9 мартында кинәт көчәеп киткән үпкә авыруыннан Фатих Әмирхан вафат була.

Иҗаты үзгәртү

1905 елда, «Әльислах» гәҗитен чыгара башлап, Фатих Әмирхан журналистика эшенә керешә. Төрле инкыйлабый-демократик эчтәлекле публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре яза.

 
Фатих Әмирхан кабере

1907 елда аның беренче күркәм хикәясе «Гарәфә кич төшемдә» языла һәм басылып чыга. 1908 елда «Бәйрәмнәр», шуннан соң «Хәзрәт үегтләргә килде» (1912), «Габделбасыйр гыйшкы» (1914), «Салихҗан карый» (1916), «Сәмигулла абзый» (1916) кебек күп кенә хикәяләр яза. 19081910 елларда Фатих Әмирхан «Фәтхулла хәзрәт» исемле сатирик повесть яза. 1909 елда язучының «Татар кызы» исемле әсәре, 1911 елда «Хәят» повесте, 1912 елда «Урталыкта» романы басыла.

Язучы шулай ук драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Ул «Яшьләр» (1909), «Тигезсезләр» (1914) пьесаларын яза.

Фатих Әмирхан күп әсәрләрендә искелекне, сыйнфый тигезсезлекне тәнкыйтьли. Шулай ук татар хатын-кызлары хокукларын да яклап чыга («Татар кызы»).

Әдип октябрь инкыйлабын хуплап каршы ала, әмма озакламый, ул хуҗалык һәм мәдәният өлкәсендә совет һәм партия оешмалары үткәрә торган сәясәтнең кешегә һәм вак милләтләргә каршы булуын күреп ала, тәнкыйтьләр белән чыгыш ясый. 1924 елда, гореф-гадәтләрне бозуны, аерым шәхестән культ ясауны тәнкыйтьләп, «Шәфигулла агай» исемле сатирик повестен яза.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү


 
Викиөзек эчендә Фатих Әмирхан темасы буенча бит бар