Әл-гасрел җәдит

(Әл-гасрел җәдит журналы битеннән юнәлтелде)

«Әл-гасрел җәдит» журналыҖаек шәһәрендә 1906 -1907 елларда чыккан әдәби-сәяси журнал. Нашире һәм рәсми мөхәрире Камил Мотыйгый булган. Шулай ук Габдулла Тукай да монда актив язышкан, аның беренче әсәрләре дә монда басылган,

«Әл-гасрел җәдид» журналы
Tөр

әдәби-сәяси журнал


Гамәлгә куючы

Камил Мотыйгый

Нәшер итүче

Камил Мотыйгый

Баш мөхәрир

Камил Мотыйгый

Штат корреспондентлары

Габдулла Тукай

Нигезләнгән

1906

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1907

Төп офис

Җаек

Тарих үзгәртү

Журналның беренче саны 1906 елның 15 гыйнварында чыга. Нашире һәм мөхәрире Камил Мотыйгый була. 1907 ел ахырында Мотыйгый мөхәрирлек эшеннән алына, типографиясе, газета-журналлары башка кешегә күчә. Яңа кешеләр бу журналның эше өчен артык тырышмыйлар һәм 17 сан чыккач, 1907 елның 27 маенда ул ябыла.

Тасвирлама үзгәртү

Журналда иҗтимагый хәбәрләр, мәкаләләр, әдәби әсәрләр белән беррәттән, шактый санда дини-фәлсәфи, ислам мәдәниятенә караган материаллар да басыла. Анда шулай ук Пушкин, Гоголь, Толстой, Иван Крыловтан тәрҗемә үрнәкләре даими бирелеп барылган.

Чыганак үзгәртү

  • Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.