Сәгыйть Сүнчәләй

татар шагыйре

Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй (1888, Иске Мәстәк, Сарытау губернасы - 27.10.1937, Сандармох, Карелия)[2][3]татар шагыйре, гомерен татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә багышлый.[4]

Сәгыйть Сүнчәләй

Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй
Туу датасы: 1888(1888)
Туу урыны: Русия империясе, Сарытау губернасы, Хвалын өязе, Иске Мәстәк авылы
Үлем датасы: 27 октябрь 1937(1937-10-27)
Үлем урыны: Сандармох, Карелия (Карел-Фин ССР), ССРБ
Милләт: татар[1]
Ватандашлык: / Россия империясе->/ ССРБ
Эшчәнлек төре: синхрон тәрҗемәче
Иҗат итү еллары: 190? - 1937
Жанр: шигырь, шигъри тәрҗемә
Иҗат итү теле: татар

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Абыйсы Шәриф белән, Әстерханда һәм Казанда белем ала, 1908-15 елларда Пермь ягы авылларында балалар укыта.

Габдулла Тукай белән танышу һәм аралашу Сәгыйть Сүнчәләйгә зур йогынты ясаган. Аларның мөнәсәбәте турында без бүген заманында алар алышкан хатлар аша беләбез. Шулай ук С.Сүнчәләй үзе дә Тукай турында истәлекләр язып калдырган. Әлеге истәлекләрдә алар икәү Казандагы “Болгар” кунакханәсендә ничек итеп шигърият, тормыш турында сөйләшүләре, ә кайвакыт киресенчә, сөйләшмичә уйланып кына утырулары турында яза. Тукай белән Сүнчәләй 1910 елның маенда таныша. Баштарак Тукай янында Сүнчәләй үзен шагыйрь итеп танырга кыенсына. Ләкин Тукай аның иҗатын хуплап, үстереп җибәрә, тәрҗемәләр белән шөгыльләнергә дә киңәш итә. Шулай 1910 елның азагында, мәсәлән, С.Сүнчәләй Дж. Байронның “Шильонский узник” поэмасын тәрҗемә итә башлый. Ул тәрҗемәне аннан соң Тукайга җибәрә. Тукай редакцияләп, кереш сүз язып, бу әсәрне аерым китап итеп бастырырга ярдәм итә. XX гасыр башында яшәп иҗат иткән Сәгыйть Сүнчәләй татар әдәбияты тарихында лирик шагыйрь буларак кереп кала. Ул бик тә музыкаль кеше була – эскрипкә, мандолинада уйный, көйләр иҗат итә.

1915 елда Уфага күчеп китә. Шәһәр китапха­нәсенең татар китаплары бүлеге мөдире булып эшли, «Авыл халкы», “Көнкүреш” гәзитләре, «Кармак» журналы (Ырынбур) белән хезмәттәш­лек итә. 1919 елда Бөтенрусия коммунистлар партиясе (большевиклар) рәтләренә кергәч, аның тормышы иҗтимагый-сәяси төсмер ала. 1918 һәм 1919 елларда “Ихтилал шигырьләре”, “Революцион ши­гырьләр” җыентыклары гаять зур тираж белән нәшер ителеп, аерым шигырьләре прокламация итеп бастырылып, фронтка озатылучы мөселман солдатлары арасында таратыла, тугыз агитацион пьесасы Казан, Уфа, Ырынбур һәм башка шәһәрләрдә сәхнә­ләштерелә.

1923-26 елларда   БАССР Мәгариф комиссариатында коллегия әгъзасы һәм сәнгать бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара.

Коммунистлар партиясе җитәкчелеге аны берничә тапкыр Уфадан чакырып алып, җаваплы вазыйфалар йөкләтә. Аңа   РСФСР Милләт­ләр эше буенча халык комиссариатының  /  Кырым АССРдагы вәкиле,   Төркиядәге Совет генераль консуллыгында тәрҗемәче булырга туры килә.[5][6]

1926 елның башында, “актив солтангалиевчы” дип, Сәгыйть Сүнчәләйне партиядән чыгаралар, ләкин соңыннан Үзәк Комитет комиссиясе хәлне тикшереп, аны кисәтү белән чикләнәләр һәм ВКП(б) сафына кабаттан кабул итәләр. Бу чакта ул ССРБ Берләшкән дәүләт иминлеге идарәсе (ОГПУ) белән хезмәттәшлеккә керергә, башка татар зыялылары йөрткән фикерләре турында чекистларга хәбәр итергә һәм килешә.[6] Төркиядә тәрҗемәче чагында Мәскәүгә чакырып кайтарып, 1927 елның 1 июнендә “Восток” кунакханәсендә беренче тапкыр кулга алалар, Бөек Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә барлыкка килгән совет дәүләтенә каршы юнәлгән эшчәнлектә гаеплиләр.

Сәгыйть Сүнчәләйнең гомере ул чордагы татар зыялыларының күбесе кебек үк фаҗигале өзелә. 40 яшендә аны кулга алалар. Башта С.Сүнчәләй атып үтерелүгә хөкем ителә, аннан бу хөкем 10 елга төрмә белән үзгәртелә. Срокны Соловки утравында уза. 1937 елда элек Солтангалиев эше буенча элек хөкем ителгәннәрне кабат эзәрлекләү башлангач, шагыйрь яңадан хөкем ителә һәм 9 октябрьдә атып үтерелә. Дистә еллар Сәгыйть Сүнчәләй тыелган исем булды.

Шулай ук карагыз үзгәртү

 
Викиөзек эчендә Сәгыйть Сүнчәләй темасы буенча бит бар

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү