Төп менюны ачу

Сандармо́х (сирәгрәк Сандормох, кар. Sandarmoh) — 1937-1938 елларда 10 һектар аланында 9500 кешедән артык 58 милләт вәкиле атып-үтерелү һәм мәетләре күмелүләре урыны, Карелиянең Медвежьегорск районында, А119 «ВологдаМедвежьегорск» автомобил юлы буенча Медвежьегорск шәһәреннән 12 километр ераклыгында урнаша.[1][2][3]

Һәйкәл
Сандармох
Сандормох25.jpg
Урын Карелия

Русия байрагы Русия Федерациясенең Төньяк-Көнбатышындагы иң зур 1937-1938 елгы репрессияләре корбаннарының күмелү җире. Күбесенчә бу сөргеннәргә җибәрелгәннәр, Ак диңгез белән Балтыйк диңгезен бәйләүче каналны төзүендә эшләтелгән һәм Соловки утраулары ГУЛАГларыннан тоткыннары, һәм якын тирә авыл халкы иде. Бу территориядә 236 күмәк җирләнү чокыры урнаша. Атып-үтерүләр яшерен килеш үткәрелү сәбәпле, корбаннары күмелгән беренче урыннары 1997 елның июль аенда гына табылган иделәр[4].

Соловки этабыҮзгәртү

Сандармох үзенә ССРБның күп республикаларыннан сәнгать, дәүләт һәм дин эшлеклеләрне алган "Соловки этабы"/лагеренең (ru) 1111 тоткынының күмәк атып-үтерелү урыны булуы ачыкланды.

1937 елның 27 октябрь көнне лагерьдә тотылган тоткыннарның бер өлешен баржаларга утыртып алып китәләр һәм аларның эзләре юкка чыга. Күп еллар дәвамында аларны Ак диңгездә батырып үтергәннәр дигән фикере яшәп килә. Бу тоткыннарның язмышларына караган оригинал документлар 1995 елда гына ФСБның Архангельск бүлекчәсе архивында табыла. Бу мәгълүмат, аеруча приговорлар һәм атып-үтерелү өчен исемлекләре, җәмәгатьчелеккә Питырбурның Мемориал фәнни-тикшеренү үзәге директоры Вениамин Иоффе эшчәнлеге аркасында билгеле була.[5] Атып үтерүләр 1937 елның 27 октябрь4 ноябрь көннәре дәвамында башкарыла, көндә уртача 200-250 кеше үтерелә. Фаҗига урыны 1997 елның 1 июль көнендә Юрия Дмитриев җитәкләгән Петрозаводск һәм Питырбурның «Мемориал» бүлекләре вәкилләренең экспедициясе тарафыннан табыла.[6]

Приговорлар Ленинград өлкәсе НКВД бүлекчәсенең Административ-хуҗалык эшләре идарәсе башлыгы урынбасары, НКВД капитаны Михаил Матвеев тарафыннан башкарыла (күбесенчә тоткынның баш артына ату), ара-тура анарга НКВД бүлекчәсе коменданты ярдәмчесе Георгий Алафер ярдәм күрсәтә. «Контреволюция белән көрәшүдә фидакәрь хезмәт күрсәтүләре өчен» 1937 елның 20 декабрь көнне Ленинград өлкәсе НКВД бүлекчәсе башлыгы приказы буенча капитан М. Матвеев һәм түбән лейтенант Г. Алафер Кызыл Йолдыз ордены һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнә.[1]

ХәтерҮзгәртү

1997 елның 27 октябрь көнне, фаҗиганың 60-еллыгына, монда беренче тапкыр халыкара һәм Питырбур шәһәренең "Мемориал" оешмалары тарафыннан оештырылган Хәтер көне чаралары уздырылган.

1997 елдан бирле, Зур террор башланган көннәрне (5—7 август), урманда, символик хачлары янында православ һәм католик панихидалары, җәмәгатьчелек митинглары оештырыла.

1998 елда «Сандармох» мемориаль зираты ачылган, «Кешеләр, бер-берегезне үтермәгез!» (рус. Люди, не убивайте друг друга!) язмасын ташыган гранит һәйкәле урнаштырылган:[6].

2004 елда, монда атып үтерелгән украиннар хәтеренә «Үтерелгән Украина улларына» (рус. Убиенным сынам Украины) гранит казак хачы урнаштырылган.[7]

Мемориалга бар килүчеләр кәшәнәсендә сакланган репрессияләнгәннәр исемлекләре белән таныша алалар.

2010 елның 4 июнь көнендә, Петрозаводск һәм Карелия епархиясенә сәфәре вакытында, Сандармохка Мәскәү һәм бөтенрусия Патриархы Кирилл килә, кәшәнәдә дога кыла, шәм яндыра, гаепсез үтерелгәннәренең күмәк кабере буенда лития мөрәсимен кыла һәм җыелган халык алдында чыгыш ясый.[8].

Украиннары үз милләтләре белән горур булырга илһамландыганнары өчен атып-үтерелгән зыялылар хакына   Украинада 2012 ел "Сандармох исемлеге елы" дип игълан ителгән иде.[9]

Сандармохта атып үтерелгән танылган шәхесләрҮзгәртү

шулай ук беларус министры Флегонт Волынец, кырымтатар иҗтимагый эшлеклесе Измаил Фирдәвес, грузин князе Яссе Андронников, Грузия католик чиркәвенең администраторы Шио Батмалашвили, Днепр университетының ВКП(б) тарихы профессоры Пинхус Глузман, чиркәс язучысы, князь Холидей Абуков, корея эшлеклесе Тай До, православ епископлары Алексий (Воронеж), Дамиан (Курск), Николай (Тамбу), архиепископ Пётр (Самар), ССРБ баптистлары лидеры Василий Колесников,   Ватикан вәкиле Петер Вейгель атакае һәм күп санлы башкалар.

ГалереяҮзгәртү

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Мемориальное кладбище Сандормох. 1937. 27 октября— 4 ноября (Соловецкий этап) /Сост. И. А. Резникова; сопровод. текст В. В. Иофе; Международное о-во «Мемориал». — С.-Петербург: НИЦ «Мемориал», 1997. — 172 с. — Б.т. (1111 биографических справок).
  • Место расстрела Сандармох. /Сост. Ю. А. Дмитриев. — Петрозаводск. 1999. 352 с.
  • Поминальные списки Карелии. Уничтоженная Карелия. Часть 2. Большой террор. /Сост. Ю. А. Дмитриев. — Петрозаводск. 2002. 1088 с.

СылтамаларҮзгәртү