Измаил Фирдәүс

(Измаил Фирдәвес битеннән юнәлтелде)

Измаил Фирдәүс (фирка псевдонимы, чын исеме Измаил (вариант: Исмаил[1]) Керим улы Керимҗанов, Измаил Керим улы Фирдәүс (кырымтат. İsmail Kerim oğlu Kerimcanov, Исмаил Керим огълу Керимджанов, 1888 елның 2 декабре, Акмәсҗит1937 елның 27 октябре, Карелия, Сандармох) — кырымтатар сәясәтчесе, Таврида җөмһүриятенең чит ил эшләре халык комиссары, Татарстан АССР мәгариф халык комиссары урынбасары, Кырым АССР юстиция халык комиссары. Мирсәет Солтангалиев тарафдары. РКП (б) әгъзасы (1917 елдан).

Измаил Фирдәүс
Туган телдә исем Измаил Керим улы Керимҗанов
Туган 2 декабрь 1888(1888-12-02)
Акмәсҗит
Үлгән 27 октябрь 1937(1937-10-27) (48 яшь)
Карелия, Сандармох
Күмү урыны Сандармох
Милләт кырымтатар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре укытучы, сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

 Измаил Фирдәүс Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
М. Солтангалиев (с), аның хатыны Ф. Ерзина, Измаил Фирдәүс (у)

1888 елның 2 декабренда Акмәсҗиттә туган. 1906 елда Акмәсҗиттә укытучылар семинариясен тәмамлаган. Аннары Акмәсҗиттә рөшдия мәктәбендә, Ялтаның Аутко бистәсендә халык укытучысы булып эшләгән. Киләчәктә әдәбият һәм Кырым тарихы өлкәсендә фәнни эшчәнлек турында хыялланган егет белемен күтәрү өстендә эшли, рус, француз, алман, төрек телләрен үзләштерә, итальян һәм латин телләрендәге текстларны йөгерек укый. Югары белем алу теләге белән, Лазарев тере телләр институтына керү имтиханына әзерләнә. Ләкин бу хыялы тормышка ашмый. 1913 елда, сәяси түгәрәктәге эшчәнлеге өчен, 4 елга Алуштадан сөрелә, укытучылык эшен алып бару хокукыннан мәхрүм ителә.

Беренче бөтендөнья сугышы

үзгәртү

Сугыш елларында авырлык белән эшкә урнаша: башта фәнни станциядә, аннары Таврия губернасының крестьяннар белән эшләү бүлегендә эшли, Акмәсҗиттә крестьяннар өчен җир банкы хезмәткәре вазифаларын башкара.

Октябрь инкыйлабы

үзгәртү

1917 елның июленнән большевиклар фиркасе әгъзасы. 1918 елда Кырымда шуралар хакимиятен урнаштыруда катнаша, инкыйлаб комитетына (ревком) сайлана, татарлар арасындагы контрреволюциягә каршы көрәш буенча комиссар булып тора.

Таврида республикасы төзелгәч, аның халык комиссарлары шурасында чит ил һәм милли эшләр өчен җавап бирә.

Мәскәүдә

үзгәртү

Кырымда шуралар хакимияте бетерелгәч, Мәскәүгә Эчке Россия мөселманнары эше буенча үзәк комиссариатка эшкә күчә, Мирсәет Солтангалиев, Мулланур Вахитовның иң якын көрәштәшенә әйләнә. Комиссариатта аңа әсир төрекләр белән эшләү дә тапшырыла. Мостафа Сөбхи белән Төркия коммунистлар фиркасе төзи. Әстерханда бераз эшләп ала.

Казанда

үзгәртү

1919 елның мартында Казанга килә. Биредә 2 нче мөселман пехота командалык курсларын оештыруда катнаша, аның комиссары итеп билгеләнә. Көнчыгыш фронтында һәм Төркистанда хәрәкәт итүче татар бригадаларын тулыландырып тору өчен гаскәрләр әзерли. ТАССР төзелгәч, мәгариф халык комиссары урынбасары итеп билгеләнә, ләкин тиздән аны Мәскәүгә чакыртып алалар.

Кырымда

үзгәртү

Кырымда 1919 елның апрелендә шуралар хакимияте торгызылгач, И. Фирдәүсне Кырым җөмһүриятенең вакытлы эшче-крестьян хөкүмәтенең мәгариф министры итеп билгелиләр. Бер үк вакытта аңа республикада хәрби уку йортлары төзү бурычы куела. 1922 елда Кырымның хокук халык комиссары һәм баш прокуроры итеп билгеләнә. Кырымтатар коммунистлары Кырымны тулы канлы кырымтатар дәүләте итеп кору теләге белән яшиләр, әлеге мәсьәләдә «Милли Фирка» фиркасе белән хезмәттәшлек итәләр[2].

Солтангалиев эше

үзгәртү

1923 елның июнендә булган 4 нче милли киңәшмәдә М. Солтангалиевнең шуралар хакимиятенә каршы эш-хәрәкәтләрен инкарь итәргә батырчылык иткән И. Фирдәүсне Сталин гаепләп чыга. Киңәшмәдән соң Сталин фикерләренә каршы сөйләүче эшлеклеләрне эштән азат итү һәм сәяси дискредитацияләү башлана. И. Фирдәүс Мәскәүдәге бер оешмага өченче дәрәҗәдәге постка (РСФСР авыл хуҗалыгы банкы инспекторы) билгеләнә, 1927 елда Тифлиска, Кавказ арты эшче-крестьян контроль комиссиясе инспекторы итеп җибәрелә, аннан соң Ростов халык мәгарифе бүлеге инспекторы вазифаларын башкара.

Сәяси золым корбаны

үзгәртү

1929 елның августында «Солтангалиевнең фиркагә һәм инкыйлабка каршы оешмасында катнашучы» буларак, кулга алына, фиркадән чыгарыла. 1929 елның декабрендә Соловкига сөргенгә җибәрелә. 1930 елда атарга хөкем ителә, аны 10 ел сөргенгә алмаштыралар. 1937 елның 27 октябрендә «өчлек» хөкеме белән Карелиядә, Сандармохта атып үтерелә [1]. 1989 елда аклана.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991.ISBN 5-298-00652-3
  2. Озенбашлы А. Къырым Фаджиасы. Симферополь, 1997.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү