«Солтангалиевчеләрнең Мәскәү үзәге» эше

«Солтангалиевчеләрнең Мәскәү үзәге» эше («Оештыручы үзәк») - 1932 елда ОГПУ-НКВД органнары тарафыннан оештырылган гаепләү эше. 19 кеше җавапка тартыла (Ибраһим Бикколов, Җамал Вәлиди, Садри Җәлал, Шиһабетдин Әхмәрев, И.Гаетов, Әсгар Шәexгали һ.б.). Алар Солтангалиевнең инкыйлабка каршы оешмасы белән элемтә урнаштыруда, латин алфавитын кертүгә каршы торуда («Сиксән икеләр хаты»на кушылуда), Коммунистлар фиркасе һәм Совет хөкүмәтенең хуҗалык һәм сәяси чаралары үтәлешенә комачаулык итүдә гаепләнәләр.

1932 елның 11 маенда мәхкәмә утырышы Казанда уза. Җамал Вәлиди (төрмәдә вафат) белән Хәбибрахман Зәбиридән кала башкалары төрле елларга хөкем ителә. 1989 һәм 1990 елларда СССР Югары Шурасы карарлары белән гаепләнүчеләр аклана.[1]

Искәрмәләр үзгәртү