Ибраһим Бикколов

Ибраһим Бикколов (1880-еллар, Яңа Тинчәле, Иске Суыксу вулысы, Буа өязе, Сембер губернасы, Россия империясе1938, СССР) — җәмәгать эшлеклесе, педагог, публицист. 1905-1906 елларда «Әл-Ислах» шәкертләр хәрәкәтендә катнашучы. 1907-1913 елларда Том (Томск) шәһәрендә укыта; бер үк вакытта «Шура», «Мәктәп» журналлары, «Әл-Ислах», «Сибирия» гәҗитләре белән хезмәттәшлек итә, 1914-1916 да Казанда «Кояш» гәҗитендә эшли, «Йолдыз», «Ил» гәҗитләре, «Аң», «Ак юл», «Сөембикә» журналлары белән хезмәттәшлек итә. 1917 елда «Җөмһүрият» гәҗите нашире була. Милләт Мәҗлесе депутаты (1917-1918). 1920-еллар башыннан Казанда фәнни-педагогик эштә. 1929 елдан Сәмәрканд шәһәрендә тәрҗемәче. «Солтангалиевчеләрнең Мәскәү үзәге» эше буенча репрессияләнә, 1959 елда аклана.[1]

Ибраһим Бикколов
Туган 1880-еллар
Яңа Тинчәле, Иске Суыксу вулысы, Буа өязе, Сембер губернасы, Россия империясе
Үлгән 1938
СССР

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В