Әл-ислах (газета)
«Әл-ислах» (Реформа) — 1907-1909 елларда Казанда нәшер ителгән татар милли-демократик газетасы. Рәсми мөхәрире Вафа Бәхтияров булса да, чынлыкта бу вазифаны Габдулла Тукай белән Фатих Әмирхан үтиләр.
«Әл-ислах» газетасы | |
Tөр |
милли-демократик газета |
---|---|
| |
Нәшер итүче | |
Мөхәрир | |
Баш мөхәрир | |
Штат корреспондентлары |
Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Вафа Бәхтияров |
Нигезләнгән |
1907 |
Сәяси тараф |
милли-демократик |
Тел | |
Публикацияләр туктату | |
Төп офис |
Тасвирлама
үзгәртүБеренче саны 1907 ел 3 октябрь көнне чыккан. Газета уку-укыту, тәрбия, әдәбият, мәдәният һәм мәдрәсәләргә реформа ясау мәсьәләләре турында күп яза, реформа даулаган шәкерт дөньясының үзенә күрә бер матбугат органы булып хезмәт итә. Заманның көн үзәгендә торган сәяси-иҗтимагый мәсьәләләрдән бәхәс иткәндә киң демократия карашларын чагылдырган була.
«Әл-ислах» атнага бер тапкыр, 16 битлек булып чыккан. Матди ягы — шәкертләр акчасы, шуңа күрә язышучыларга гонорар түләнмәгән диярлек.
Тарих
үзгәртү1905 елның ноябреннән үк «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре «Әл-ислах» исемле кулъязма, җилембасма (гектографта күбәйтелгән) газета чыгарганнар. Әлбәттә, ул регуляр тәртиптә чыкмаган. Ә 1907 елның 3 октябреннән рәсми теркәлгән, чын газета нәшер ителә башлый.
68 саны чыккач, 1909 елның 22 июлендә газета чыгудан туктый.
Чыганак
үзгәртүИсмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.