«Кояш» (قوياش) — иҗтимагый-сәяси гәҗит. 1912 елның 10 декабреннән 1918 елның 24 июненә кадәр Казан шәһәрендә көндәлек (соңрак атнага 3 тапкыр) татар телендә нәшер ителә, барлыгы 1245 саны чыга. Нәшир һәм мөхәррир (1915 елның 9 апреленнән) ― Зәкәрия Садретдинов.

Кояш
قوياش
Tөр

иҗтимагый-сәяси газета


Гамәлгә куючы

Зәкәрия Сәдретдинов

Нәшер итүче

Кәримовлар

Мөхәрир

Фатих Әмирхан

Баш мөхәрир

Зәкәрия Сәдретдинов

Нигезләнгән

1912

Сәяси тараф

милли-либерал газета

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

24.06.1918

Төп офис

Казан

Тарих үзгәртү

«Кояш» газетасы ― милли пресса арасында киң билгеле көндәлек газета. Ул 1912 елның 10 декабрендә барлыкка килгән. Барлыгы 1245 саны чыккан. Газетаның баштагы нашире ― китап сатучы Кәримовлар, 1915 елның 9 апреленнән бөтен хокуклар аны нигезләүче һәм алмашсыз мөхәррире Зәкәрия Садретдиновка күчә. Матбагаи Кәримия басмаханәсендә басыла.

«Кояш» ― 1917 ел―1918 ел башында Мәскәүдә (Беренче корылтай), Казанда (Икенче корылтай) һәм Уфада булып узган төрле Бөтенроссия мөселман съездларының барышын, кабул ителгән карарларын, аларны гамәли үтәү буенча башкарылган чараларны, большевикларның демократик татар милли хәрәкәтен җимерүен киң күләмдә һәм эчтәлекле яктырткан газеталарның берсе.

Газета редакциясе үзгәртү

«Кояш» газетасында аның беренче саныннан алып ахыргысына кадәр татар язучысы Фатих Әмирхан эшләгән. Редакциядә шулай ук Гыймад Нугайбәк, журналист, публицист һәм тәрҗемәче Заһид Нуркин (Заһидулла Садретдин улы Нуркин, 1889―1966)[1] һәм Ибраһим Биккулов хезмәт иткән.

Бәяләү үзгәртү

Әлеге басманың эшчәнлеген бәяләп, Казанның матбугат эшләре буенча Вакытлы комитет әгъзасы Н. И. Ашмарин үзенең хисап-күзәтүләрендә шундый юллар язган:

««Кояш» Казанда татар телендә һәр көн чаен чыга торган, бәйрәмнәрдән соң көннәрдән тыш, бердәнбер газета булып тора һәм үз хисабына Россия Телеграф Агентствосы телеграммаларын алдырып килә. Газетада үзләренең әдәби эшчәнлеге белән танылган татар яшьләренең кайбер вәкилләре катнашып килә, аннан тыш Россиянең төрле төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә дә яхшы хәбәрләр корреспондетларын тота. Шуңа күрә «Кояш» бик эчтәлекле һәм бу мөнәсәбәттә Казан басмалары арасында беренче урында тора. Башка татар газеталары кебек үк «Кояш» газетасы татарча-милләтчел, ләкин ниндидер сәяси партия органы булып хезмәт итми[2].»

Ябылу үзгәртү

Үзәк Мөселман (Татар-Башкорт) комиссариатының директив күрсәтмәләрен тормышка ашыру нәтиҗәсендә, 1918 елның июнь-август айларында большевистик булмаган татар вакытлы матбугатын тар-мар итү тулысынча диярлек тәмамланган. Большевистик булмаган милли матбугатны ахырынача тар-мар иүне тизләтүгә Үзәк Мөселман (Татар-Башкорт) комиссариатының үзенең урыннардагы бүлекләренә 1918 елның май ае ахырында җибәргән рәсми күрсәтмәсе хәлиткеч этәргеч булган. Анда:

«үз шәһәрләрендә чыга торган большевистик булмаган матбугат органнарына җитәрлек игътибар итмиләр. Мәсәлән, Казандагы «Алтай», «Йолдыз», «Кояш», «Иттифак» газеталары «Милли Идарәне тарату мөнәсәбәте белән мөселманнарның протесты»н һәм большевикларның бу эшен гаепләүче башка язмаларны да бастырганнар»

― дип әйтелгән. Үзәк комиссариат үзенең төбәкләрдәге татар-башкорт комиссариатларыннан һәм бүлекләреннән киләчәктә тәнкыйть язмалары бастырган газеталарга карата, аларны чыгудан туктатуга кадәр булган, иң каты чараларны куллануны таләп иткән [3].

Казан Советының мөселман комиссариаты рәсми органы ― большевистик рухтагы көндәлек «Эш» газетасы (мөхәррир Хәсән Урманов) 1918 елның 24 маенда дөнья күргән санында:

«Әгәр дә «Алтай», «Кояш» һәм «Йолдыз»ның язучы аламалары чын мәгънәсендә ерткыч бүреләр булса, «Игенче»нең язучы кисәкләре исә сарык тиресенә бөркәнгән бүреләр»

дип язган.

«Кояш» газетасының 1245 саны чыккан. 1918 елның 24 июнендә яшәүдән туктатылган.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

  • Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997 ел, 182нче бит
  2. Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 172нче бит
  3. «Чулпан», ― 1918 ел, 1 июнь