«Алтай» — иҗтимагый-сәяси гәҗит. Казан мөселман комитеты органы, «Корылтай» газетасының дәвамчысы. 1918 елның 8 апреленнән 1918 елның 23 маена кадәр Казан шәһәрендә татар телендә нәшер ителгән, барлыгы 13 саны чыга. Мөхәррир — Габделбари Баттал.

Алтай
Tөр

иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Казан мөселман комитеты

Баш мөхәрир

Габделбари Баттал

Нигезләнгән

1918

Сәяси тараф

милли-либерал, демократик газета

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

23.05.1918

Төп офис

Казан

1918 елның 21 апрелендә Үзәк Мөселман (Татар-Башкорт) комиссариаты рәисе Мулланур Вахитов Эчке Россия һәм Себер мөселман төрек-татарларының Милли Идарәсен, аның белән бәйле барлык губерна, өяз һәм волость оешмаларын, аерым алганда, милли фондны юкка чыгару турында карарга кул куя. Аларның бөтен милке, капиталы һәм документлары РСФСР Милләт эшләре Халык комиссариаты хозурындагы Үзәк Мөселман (Татар-Башкорт) комиссариаты карамагына тапшырыла[1]. Бу уңайдан Галимҗан Баруди, Ризаэддин Фәхретдинов, Салихҗан Урманов һ. б. җәмәгать эшлеклеләре ВЦИК рәисе Я. М. Сверловка, Халык Комиссарлары Шурасы эшләре җитәкчесе В. Д. Бонч-Бруевичка(рус.) «Милли Идарәне тарату мөнәсәбәте илә мөселманнарның протесты»н тапшыралар. Анда санап үтелгән милли оешмаларның таратылуы һәм аларның милекләрен тартып алу «мөселманнарның гомуми ризасызлыгын тудыра» дип күрсәтелгән була[2].

Милли Идарәнең һәм аның структур берәмлекләренең таратылуы уңаеннан милли, либераль-демократик матбугат сәхифәләрендә күп санлы, большевикларга карата тәнкыйтьле язмалар дөнья күрә. «Алтай» газетасы үзенең 1918 елның 29 апрель санындагы «Милли Идарәнең таратылуы» исемле баш мәкаләсендә:

«Димәк, җинаятьнең иң бөеге эшләнде... Бу татар тарихы күргән хыянәт вә җинаятьләрнең иң зурларыннан булуы белән бәрабәр милли вә мәдәни эшләргә иң дәһшәтле зарбә (зыян) төшерә торган бер җинаятьдер»

Көчле тәнкыйть сүзләренә РСФСР Милләт эшләре Халык комиссариаты составындагы Үзәк Мөселман (Татар-Башкорт) комиссариаты һәм Хәрби эшләр Халык комиссариатының Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе Мулланур Вахитов дучар ителә. Аның шәхесе турында газеталарның тулы бер битен алып торган махсус мәкаләләр бастырыла. Аны «кызыл байракчы большевик», «татарларның баш комиссары», «хезмәт буенча өлкән җитәкчеләрнең ихтыярын үтәүче», «татар милли хәрәкәтен эзәрлекләүче» дип бәялиләр. «Алтай» газетасының 1918 елның 8 май санында түбәндәге сүзләр китерелә:

«Мулланур Вахитов милли, мәдәни мохтариятыбызны хәл кылды, ләкин без теләгәнчә түгел, ә үзе һәм иптәшләре, рус, яһүди вә грузин большевиклары теләгәнчә»

Пролетариат диктатурасы органнарының 1918 елның яз айларында большевистик булмаган прессаны көчләп юк итүе басма сүз һәм төрлечә фикерләү иреген бозган, шуңа күрә демократик җәмәгатьчелекнең ризасызлыгын тудырган. «Алтай» газетасы 1918 елның 22 апрель санында Мәскәүдәге «Ил» газетасының туктатылуы уңае белән «Халык дошманы» дигән редакцион мәкалә бастырган:

Димәк, «Ил»не яптылар.
Кем япкан?
Әлбәттә, мөселман комиссариаты япкандыр.
Татар-башкорт җөмһүрияте төзүче, татар милләтен бер милләт иттереп кенә түгел, хәтта татарга мәмләкәт ясап бирергә азапланып, тырышып йөрүче яшь йөрәкле милли егетләребез япкандыр. «Яшь йөрәкләр»не язган мөхәрриребез Галимҗан Ибраһимов һәм аның яраннары япкандыр.
«Ил», рус самодержавиесенең иң кара көннәрендә, татар матбугаты рус золымына каршы бер сүз дә әйтергә җөрьәт итә алмаган бер заманнарда, шул самодержавие берлә тартышып, халкыбызны бүгенге революция көннәренә хәзерләп килүче бердәнбер татар газетасы иде.
Бүгенге «искиткеч халык дусты» булып киткән, иң сул революционер булып йөри торган яшь йөрәкле большевикларыбызның халык файдасына бер кәлимә булсын сүз әйтергә калтырап торган, полицейскийны күрсә, урамның икенче ягына кача торган бер заманнарда «Ил» бер ялгызы революционер иде.
Хәзерге иң сул революционерларыбыз бәлки ул вакытларда «Ил»не кулына алганда: городовой күренмәсме икән? — дип як-ягына карана торган булгандыр.
Менә шул «Ил» бүген инде контрреволюционер булып танылды. Шуның өчен ябылды. Аны Николай хөкүмәте дә ике мәртәбә япкан иде. Ул вакытта ул халыкны котыртучы, аздыручы, халык дошманы дип танылган иде.
«Ил»нең мөхәррире Гаяз әфәнде Исхакый бүген контрреволюционер булып танылды. Ул да халык дошманы булып китте. Гаяз әфәнде үзенең әдиплек хезмәтеннән башка, татар әдәбиятының атасы булып танылуыннан башка, 15 елдан бирле революционер булып йөри һәм шул юлда никадәр шәхси эзәрлекләүләр, мәшәкатьләр чикте, полицейскийларның йодрыкларын да татыды, төрмәсендә дә булды. Себерне дә күреп кайтты. Безнең хәзерге иң сул революционерларыбыз Николай хөкүмәте каршында һич «былчыралмаган» садыйк шәхесләр булып танылган бер заманнарда, Гаяз әфәнде иң куркынычлы бер революционер булып таныла иде. Ул төрмәдән чыккач, Себердән кайткан вакытларында да үзе теләгән җирдә иркенләп тора алмый иде. Аны исправниклар, губернаторлар үз шәһәрләреннән куалар иде.
Гаяз социалист иде, Гаяз революционер иде, Гаяз милләтче иде. Пантюркист иде, панисламист иде. Бу «куркынчлы» һәммәсен бергә җыйган, һәрберсеннән дә «куркынчлы» тагын бер сүзе бар иде: Гаяз таңчы иде.
Бүген инде таңчы контрреволюционер булып китте. Халык дошманы дип игълан кылынды.
Ни өчен?
Гаязның гаебе нидә?
Нигә ул кинәттән үзгәреп китте? Безнеңчә, Гаяз әфәнденең үзгәргәне юк, ул һаман да революционер. Аның канында, яратылышында революционерлык рухы бар. Ләкин ул большевик түгел. Россиядә, хосуси үземезнең татарга бүгеннән социализм кертүнең мөмкинлегенә ышанмый. Гаязның бөтен гаебе шунда.
Бу ләгънәтне бирүчеләр кемнәр?
Бусын инде тарих тикшерер. Ул җавабын бирер. Кемнең чын контрреволюционер, кемнең чын халык дошманы икәнен ачык итеп танытыр.
Әмма хәзергә әле Гаяз әфәнде контрреволюционер ― халык дошманы. «Ил» дә халык дошманы икән. Аны да хәзергә укымыйча торырга кушалар.
Нишләмәк кирәк, укымабыз шул. Аның урнына «Чулпан»ны укырмыз, большевик булырмыз[3]

1918 елның 23 маенда «Алтай» чыгудан туктатылган. 13 саны дөнья күргән[4].

Казан Советының мөселман комиссариаты рәсми органы ― большевистик рухтагы көндәлек «Эш» газетасы (мөхәррир Хәсән Урманов) 1918 елның 24 маенда дөнья күргән санында:

«Әгәр дә «Алтай», «Кояш» һәм «Йолдыз»ның язучы аламалары чын мәгънәсендә ерткыч бүреләр булса, «Игенче»нең язучы кисәкләре исә сарык тиресенә бөркәнгән бүреләр»

дип язган.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар

үзгәртү
  • Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Мухарямов М. К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии (октябрь 1917 ― июнь 1918). ― К., 1958. ― С. 158―160
  2. Хайрутдинов Р. Г. На путях к советской автономии. ― К., 1971. ― С.80
  3. Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 173-174нче бит
  4. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 28. ISBN 0-9530650-3-0