Яков Свердлов, Яков Михаил улы Свердлов (тугандагы исеме Ешуа-Соломон Мовша (Мираим) улы Свердлов, рус. Яков Михайлович Свердлов, 1885 елның 3 июне, Россия империясе, Түбән Новгород1919 елның 16 марты, РСФСР, Мәскәү) — инкыйлабчы, РКП (б) ҮК сәркатибе, Бөтенроссия ҮБК рәисе.

Яков Свердлов
Туган телдә исем Яков Михаил улы Свердлов
Туган 3 июнь 1885(1885-06-03)
РИ, Түбән Новгород
Үлгән 16 март 1919(1919-03-16) (33 яшь)
Мәскәү
Үлем сәбәбе ыйспан герипе[d] һәм герип
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Милләт яһүд
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
Әлма-матер гимназия[d] һәм Нижгар ирләр гимназиясе[d]
Һөнәре аптекарь, инкыйлабчы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Русия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе[d]
Җефет I Е. Ф. Шмидт
II Клавдия Тимофей кызы Новгородцева
Балалар улы Андрей
кызы Вера
Кардәшләр Зиновий Пешков[d] һәм Свердлов, Вениамин Михайлович[d]

 Яков Свердлов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
ССРБ почта маркасы. 1960

1885 елның 3 июнендә Россия империясе Түбән Новгород шәһәрендә һөнәрче яһүд (гравюра остаханәсе, соңрак басмаханә хуҗасы) Мираим Израиль улы Розенфельд гаиләсендә туган. Гимназиянең 4 сыйныфын төгәлләгән, аннан куылган, аннары аптекарь һөнәренә өйрәнгән. 1901 елдан РСДРП әгъзасы һәм һөнәри инкыйлабчы. Түбән Новгородда, Костромада, Ярославльдә, Казанда, Уралда (Пермь) яшерен инкыйлаб (күпчелек очракта байлардан мал-мөлкәт тартып алу белән бәйле) эше алып бара. 1906 елда РСДРП Урал өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлана. 1909 елдан Мәскәүдә яшерен эштә. 1909-1917 елларда берничә мәртәбә Тум губернасына (Нарым һәм Туруханск авылларына) сөргенгә җибәрелә, сөргеннән берничә мәртәбә кача. Төрмә һәм сөргендә барлыгы 12 еллап утыра. РСДРПның 1912 елның гыйнварында узган VII (Праһа) конференциясеннән соң, РСДРП Үзәк комитетына (ҮК) сайлана, ҮКның Рус бюросына кертелә. «Правда» газетасы редакциясендә әгъза була. Беренче бөтендөнья сугышы елларында фирка кадрларын урнаштыру, фирка матбугатын булдыру, җирле оешмалар эшен җанландыру белән шөгыльләнә. 1917 елның апрелендә В. И. Ульянов-Ленин белән шәхси таныша. Ленин Разливта булган вакытта, РСДРПның VI корылтаен чакыру буенча оештыру бюросын җитәкли. Корылтайда ҮКның оештыру хисабы белән чыгыш ясый. 1917 елның октябрендә РСДРП ҮКның кораллы ихтилал ясау турында карар кабул иткән утырышына җитәкчелек итә. Ихтилал белән җитәкчелек итү буенча фирка үзәгенә керә.

1917 елның 8 ноябрендә Бөтенроссия ҮБК рәисе итеп сайлана.

1918 елда РСФСР конституциясен төзүче һәм кабул итүче комиссия рәисе була.

1918 елның 30 мартында Фаина Каплан тарафыннан Ленинга һөҗүм ясалгач, фирка һәм дәүләт вазифаларында в. б. посты булдыруга каршы төшә, Ленинны үзе алыштырып тора, инкыйлаб дошманнарына каршы кызыл террор ачучы карарга кул куя.

1918 елның 11 июлендә авылда ярлылар комитетлары төзү турында декретка кул куя.

1918 елның 18 июлендә Свердлов рәислегендә узган БҮБК президиумы утырышы патшаны һәм аның гаиләсен атып үтерүне хуплаучы (Урал өлкәсе шурасының патша Николай II һәм аның гаиләсен атып үтерергә дигән карарын дөрес дип табучы) рәсми карар кабул итә.

1919 елның 29 гыйнварында казак катламын юкка чыгаруга юл ачучы яшерен директивага кул куя.

1919 елның мартында Коминтернның I конгрессын оештыруда һәм уздыруда катнаша.

1919 елның феврале азагында Харьковта Украина коммунистлар фиркасе һәм Украина шуралары корылтайларында катнаша. Кайтканда (рәсми версия) салкын тия, «испанка» гриппының авыр формасыннан үпкә ялкынсынуы ала, 1919 елның 16 мартында вафат була.

1919 елның 18 мартында Мәскәү кирмәне диварының некрополендә җирләнә.

 
Я. М. Сердловның Мәскәү кирмәне некрополендәге кабере.

Хәтер үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Абрамов Алексей. У Кремлёвской стены. М.: Политиздат, 1988. ISBN 5-250-00071-1

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. И. Ф. Плотников. В честь кого называется область ? 2009 елның 4 март көнендә архивланган. Информационное агентство Екатеринбургской Епархии