16 март
16 март – Милади тәкъвимендә өченче айның уналтынчы көне. Ел ахырына кадәр 290 көн кала.
← март → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 |
8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 |
15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 |
22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
29 | 30 | 31 | ||||
2021 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгаларҮзгәртү
Тыелган китап ташучылар дивары, Литва.
ХалыкараҮзгәртү
МиллиҮзгәртү
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәреҮзгәртү
- АКШ һәм Канада финнары — үз милли-мәдәни кемлеген саклау максатыннан уйлап чыгарылган Изге Урхо көне (ингл. St. Urho's Day).
- Көрдләр — 1988 елгы Хәләбҗәгә химик кораллар белән хөҗүмне (көрд. Komkujiya Helebceyê) искә алу көне, милли матәм көне: Саддам Хөсәен (ku) гаскәре Гыйракның Көньяк/Гыйраки Көрдстан (көрд. Başûrê Kurdistanê/ههرێمی کوردستان) шәһәрен бомбалавы заманында 5000 кадәр кеше үлә һәм 10000 кадәр кеше яралана (яраланганнарының зур өлеше соңыннан үлә). Көрдләргә карата геноцид кампаниясенең бер очрагы дип билгеләнгән.
- Латвия — Легионерларны искә алу көне (лтш. Leģionāru piemiņas diena).
- Литва — Тыелган китапларны ташучылар көне (литв. Knygnešio diena).
- Русия Федерациясе — Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек хезмәте көне (рус. День ОБЭП МВД России).
ВакыйгаларҮзгәртү
- 1926 — Роберт Годдард сыек ягулыктагы беренче ракетаны уңышлы сыный.
- 1962 — Никита Хрущев ССРБның кыйтгаара баллистик ракеталары булуы турында игълан итә.
- 2001 — Алман Википедиясе эшли башлый.
- 2004 — Лондонда Артур Конан Дойл шәхси кәгазьләре (шул исәптән Уинстон Черчилль, Оскар Уайлд, Бернард Шоу хатлары) табыла.
ТууларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:16 март көнне туганнар
- 1787 — Георг Ом, алман физигы.
- 1839 — Франсуа Арман Сюлли-Прюдом, француз шагыйре.
- 1851 — Хаҗиәхмәт Ишбулатов, Патша гаскәре генералы.
- 1883 — Игнатий Крачковский, совет шәркыять галиме, Коръәнне рус теленә тәрҗемә итүче.
- 1903 — Садри Ахун, татар сынчысы.
- 1916 — Касыйм Вахит, татар шагыйре.
- 1929 — Геннадий Бухарин, спортчы (каноэда ишүче), дөнья һәм Аурупа чемпионы.
- 1932 — Гомәр Усманов, ССРБ партия һәм дәүләт эшлеклесе.
- 1940 — Җәгъфәр Пончаев, Ленинград мәчете имамы.
- 1952 — Таһирә Минһаҗетдинова, опера җырчысы, Праһа халыкара консерваториясе профессоры.
- 1964 — Гор Вербински, Америка режиссёры һәм сценарист.
ВафатларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:16 март көнне вафатлар
- 37 — Тиберий Клавдий Нерон (Tiberius Claudius Nero), рим императоры.
- 1736 — Джованни Перголези, итальян композиторы, скрипкачы.
- 1914 — Шарль Альбер Гоба, швейцарияле юрист һәм сәясәтче, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
- 1959 — Хәбибулла Ибраһимов, драматург, композитор.
- 1990 — Илдус Ахунҗанов, әдәбият тәнкыйтьчесе.
- 2016 — Марс Макаров, композитор, ТАССР атказанган сәнгать хезмәткәре (1987).
- 2016 — Тимер Йосыпов, башкорт шагыйре.