Билалова Чулпан Билал кызы (16 март 1965 ел) — рәссам, дизайнер һәм педагог. 2000 елдан Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының Шәйехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2000).

Чулпан Билалова
Туган 16 март 1965(1965-03-16) (59 яшь)
Борай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

Билалова Чулпан Билал кызы Башкорт АССР ы Борай районы Борай авылында 1965 елның 16 мартында туган. Башкортстан Республикасының төрле калаларында яшәгәннәр. Каникул чорында ата-анасы, Чулпанны һәм башка балаларын Хәйбулла районына Әбүбәкер авылында яшәгән Мөслимә әбисенә һәм Борайдагы туганына чиратлап җибәрә торган булганнар.

Мәләвез шәһәренең 1-нче урта мәктәбен тәмамлаган.

1982-1987 елларда — Уфа каласындагы Башкорт дәүләт педагогия институтының (хәзер Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты) Нәфис-графика факультетында укый.

Хезмәт юлы үзгәртү

1987-1990 елларда — Дүртөйле шәһәренең 5-нче урта мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы.

1990-1999 елларда — Уфаның 2-нче педагогия колледжын сынлы сәнгать, рәсем, композиция һәм сызым геометрия укытучысы һөнәре буенча белем ала.

1999 елда — «Акбузат» республика балалар-үсмерләр журналының бүлек мөдире (Уфа)

1999-2007 елларда — «Акбузат» җөмһүрият балалар-үсмерләр журналының җаваплы секретаре (Уфа).

2007-2015 елларда — Мәскәү каласындагы «АРС Коммьюникейшн» эвен-компаниясенең креатив бүлеге арт-директоры.

2016 елдан ирекле рәссам. Төрле стильләрдә һәм жанрларда эшли.

Чулпанның «Урал моңнары» альбомы тамашачы сөюен яулаган. 2018 ел ахырда Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган Бөтенрусия сынлы сәнгать конкурсында катнашучылар әсәрләренең гала-күргәзмәсендә «Танковая живопись» номинациясе дипломы белән бүләкләнә.

Чулпан билал кызының Нидерландның Геффен шәһәрендә студиясы бар. Гаиләсе белән Мәскәү шәһәрендә яши. Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә очрашулар уздыра.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • 2001 — Башкортстан Республикасының Шәйехзада Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты — «Тотык» балалар журналын бизәү буенча хезмәтләре өчен.
  • 2017 — I Алабуга үзенчәлекле сурәт биенналесының махсус дипломы (Татарстан).
  • 2017-2018 — «Матбугат көзгесендә отышлы милли проектлар» конкурсы чикләрендә «Матбугат — 2007» һәм «Матбугат — 2008» һәм «Матбугатның алтын фонды» ХIV һәм ХV халыкара һөнәри күргәзмәләр дипломы. (Мәскәү. Бөтенрусия күргәзмәләр үзәге).
  • 2018 — «Станковая живопись» номинациясе лауреаты дипломы. М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгатьле музееның Рәхмәт хаты. Уфа.

Рәссам катнашкан әһәмиятле күргәзмәләр үзгәртү

1995 елдан — шәхси, шәһәр, җөмһүрият, шул исәптән махсус (графика; китап графикасы), төбәк, бөтенроссия, чит ил, халыкара махсус (китап графикасы; арт-симпозиумнар, арт-фестивалләр) һәм төркем, шул исәптән чит ил күргәзмәләре экспоненты.

Сылтамалар үзгәртү