Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты

К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты белән бутамагыз.

Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты
Эшләү еллары 1967
Ректор Салават Сәгыйтов[1]
Адрес 450000, Башкортстан Республикасы, Уфа, Октябрь инкыйлабы ур., 3а
Тел рус теле
Сайт bspu.ru

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты (рус. Башкирский государственный педагогический университет им. М. Акмуллы́; баш. М. Аҡмулла исемендәге Башҡорт дәүләт педагогия университеты) – Уфадагы педагогик югары уку йорты.

Тарихи белешмә үзгәртү

Уфада педадогик югары уку йортын ике тапкыр ачарга туры килгән. Патша заманында ук ачылган Укытучылар институты нигезендә советлар чорында Тимирязев исемендәге педагогия институты эшләп килгән. Ләкин 1956 елда институтлар һәм Фәннәр академиясе үзәге өчен кадрлар әзерләү максатында Тимирязев исемендәге педагогия институты урынына классик юнәлешле Башкортстан дәүләт университеты оештырыла.

Нәк шул чорда илдә тулы урта мәктәпләр күпләп ачыла башлаган. Башкортстанда югары белемле укытучыларга кытлык үзен сиздерде. Бөре һәм Стәрлетамак укытучылар институтлары, берничә педагогия училищесы ихтыяҗны каплый алмады.

Ун ел узуга, 1967 елда Башкортстан дәүләт педагогия институты яңадан диярлек ачыла. Аңа ректор итеп партиянең Уфа шәһәре комитетының беренче секретаре Мәрван Янгиров билгеләнә. Педагогия институты өч факультеттан тора.

1971 елда Мәрван Янгиров персональ пенсиягә киткәч, ректор вазыйфасы Рөстәм Кузеевка тапшырыла.

Институтның өченче ректоры Эдуард Хәмитов йөкне 22 ел буе тартты. Бу чорда факультет һәм кафедралар саны кискен артты, анда эшләүче профессорлар һәм доцентлар Мәскәү һәм башка шәһәрләрдәге иң алдынгы югары уку йортлары базасында үз квалификацияләрен күтәрде. Уннан артык профессор академик дәрәҗәсе алды.

Хәмитов Россия Федерациясе Дәүләт думасына депутатлыкка сайлангач, 2005 елдан университет белән җитәкчелек итү дилбегәсе яшь профессор Раил Әсәдуллин кулына күчте. Аның тырышлыгы белән 2000 елда педагогия университетына мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла исеме бирелгән. 2018 елда Башкортстан Дәүләт Җыелышының мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе итеп сайлануы сәбәпле, Раил Әсәдуллин ректор вазифасыннан китә[2]

12 факультет һәм институтларында 55 кафедрада 2007 елда 580 кеше укыту-тәрбия эше алып бара. Алар арасында 75 фән докторы, профессор һәм академик, 267 фән кандидаты һәм доцент студентлар саны — 7880.

Чыганак үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү