Хәмитов Эдуард Шәйхулла улы (1937 елның 22 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Борай районы, Яңа Кизгән2023 елның 28 декабре, РФ, БР, Уфа) — галим-педагог, югары мәктәп эшмәкәре. 1983-2005 елларда Башкорт дәүләт педагогия институты (Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты) ректоры. Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясенең мактаулы академигы (1998), педагогия фәннәре докторы (2000), профессор (1991), Башкорт АССР-ының атказанган фән эшлеклесе (1977), Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (1998).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 22 сентябрь 1937(1937-09-22)[1]
Туу урыны Яңа Кизгән, Борай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлем датасы 28 декабрь 2023(2023-12-28)[2] (86 яшь)
Һөнәр төре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты, галим
Башкарган вазыйфа РФ Дәүләт думасы депутаты[d]
Академик дәрәҗә педагогика фәннәре докторы[d]
Активлык урыны Мәскәү
Әгъзалык Государственная дума Федерального собрания Российской Федерации IV созыва[d]
Бүләкләр
заслуженный работник высшей школы Российской Федерации

Биографиясе үзгәртү

Эдуард Шәйхулла улы Хәмитов 1937 елның 22 сентябрендә Башкорт АССРның Борай районы Яңа Кизгән авылында туган.

1958 елда Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлый һәм шунда үзенең хезмәт эшмәкәрлеген башлый.

1964-1966 елларда Куйбышев дәүләт педагогия институтында өлкән укытучы, ә соңрак декан булып эшли[3].

1966-1969 елларда Уфа нефть институтында доцент, кафедра мөдире булып эшли.

1969-1972 елларда М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында доцент, кафедра мөдире һәм декан булып эшли. Ә 1972-1983 елларда мәгариф эшләре буенча проректор вазифасын били.

1983 елдан алып 2005 елга кадәр — Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры.

2005-2007 елларда — Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт думасы депутаты.

2008 елдан алып М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры киңәшчесе.

2023 елның 28 декабрендә вафат[4].

Гаиләсе үзгәртү

Кызы Эльза М. Акмулла исемендәге БДПУның нәфис-графика факультеты профессоры.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Профессор Хәмитовның төп фәнни юнәлешләре — педагогик белем бирү, физика укыту методикасы[5]. Ул 60 фәнни хезмәт авторы, шул исәптән монографияләр һәм уку әсбаплары, шулай ук Башкортстан мәгарифен үстерү концепциясен һәм программасын эшләүче гыйльми коллектив җитәкчесе.

Сайланма әсәрләре үзгәртү

  • Контингент гуманитарного вуза: теория, подходы, практика формирования. — Челябинск: Факел, 1999.
  • Профессиональная педагогическая подготовка в переломные периоды развития общества. — Уфа: Китап, 2001. (автордаш).
  • Стратегия развития образования в евразийском пространстве. — Уфа: БГПУ, 2002 (автордаш).

Хәтер үзгәртү

2021 елда М. Акмулла исемендәге БДПУның Физика, математика, цифрлы һәм нанотехнологияләр институтында югары уку йортының мактаулы профессоры Эдуард Шәйхулла улы Хәмитов исемендәге аудитория ачылган[4].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү