Башинформ

мәгълүмат агентлыгы (Уфа, Башкортстан, Россия)

Башинформ (баш. Башинформ) ― Уфа шәһәрендә урнашкан Россия мәгълүмат агентлыгы, акционерлык җәмгыяте. Материаллар рус, инглиз һәм башкорт телләрендә басыла. Мәгълүматны тарату электрон ысул белән һәм агентлык сайтында урнаштыру юлы белән башкарыла.[2]

Башинформ
Нигезләнү датасы 1 август 1992[1]
Сурәт
Рәсми тел башкорт теле, рус теле һәм инглиз теле
Дәүләт  Россия
Штаб-фатирының урнашуы Уфа, Россия
Мөхәррир Артем Валерьевич Валиев[d]
Рәсми веб-сайт bashinform.ru

Тулы рәсми исеме ― «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы» акционерлык җәмгыяте (Акционерное общество «Информационное агентство «Башинформ»), оештыручысы ― Башкортстан Республикасы Хөкүмәте.

Тарих үзгәртү

1992 елның 1 августында Башкортстан Республикасы Югары Советы Президиумы карары белән шул ук исемдәге газета базасында «Версия» республика мәгълүмат-хокукый агентлыгы оештырыла.[3] Агентлыкны булдыру инициативасы Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Матбугат хезмәте җитәкчесе Виктор Журавлевтан килә. 1992―1994 елларда «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы («Башинформ» МА) Уфа шәһәре, Ленин урамы, 7 адресы буенча Эчке эшләр министрлыгы бинасында урнашкан булган.[4]

1994 елда «Версия» республика мәгълүмат-хокукый агентлыгы «Башинформ» дәүләт мәгълүмат‑хокук агентлыгы (рус. Uосударственное информационно‑правовое агентство «Башинформ») итеп, 1995 елда Башкортстан Республикасының «Башинформ» дәүләт мәгълүмат агентлыгы (рус. Государственное информационное агентство Республики Башкортостан «Башинформ») итеп үзгәртелә.

2002 елда Башкортстан Республикасы Президенты хакимиятенең җитәкчесе Илдар Гыймаев (ru) (ул акционерлык җәмгыятенең директорлар советының беренче рәисе дә булган) инициативасы белән «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы» ААҖ (ОАО «Информационное агентство «Башинформ») итеп үзгәртелә.

2020 ел башыннан агентлык базасында холдинг оештырыла (холдингка «Башинформ»нан тыш, «Республика Башкортостан» нәшрият йорты, «Башкортостан» телерадиокомпаниясе кертелә). [5]

Урнашуы үзгәртү

1995-2002 елларда «Башинформ» дәүләт мәгълүмат агентлыгы Уфа шәһәренең Гафури урамы, 101 адресы буенча урнашкан.

2002 елда Илдар Гыймаев («Башинформ акционерлык җәмгыятенең директорлар советының беренче рәисе) инициативасы белән агентлыкка Уфа шәһәренең Киров урамы, 45 нче йорттагы элеккеге «Башфото» тресты – «Нур» бинасы тапшырыла.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгында матбугат чаралары үткәрү өчен ике популяр мәйданчык, 30 журналистка һәм 4 спикерга исәпләнгән конференцияләр залы һәм залда 72 урынга һәм президиумда 4 урынга исәпләнгән конференц-холл бар. Ел саен бу мәйданчыкларда 150-200 чара үткәрелә.

Җитәкчеләр үзгәртү

Акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисләре
  • Илдар Рәис улы Гыймаев
  • Ростислав Рәфкать улы Морзагулов (2018 елдан)[6]
Төрле вакытта агентлык җитәкчеләре
  • Журавлёв Виктор Игнатьевич
  • Азнабаев Юнир Әхмәтҗан улы
  • Ульчев Максим Владимирович (2010—05.2020) [7]
  • Сәгыйтова Дилә Рәис кызы (в.б.) [8]
Баш мөхәррирләр
  • Шакиров Алик
  • Шәрәфетдинов Руслан Михаил улы (в.б.) [9]
  • Вәлиев Артем Валерий улы

Рейтинглары үзгәртү

  • 2015 елның июленә «Башинформ мәгълүмат агентлыгы сайты Яндекс. Каталог мәгълүматлары буенча, Башкортстанда тИЦның (тематик цитаталар индексы) иң югары күрсәткеченә ия булган.
  • «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы күп еллар дәвамында Башкортстанда нәшер ителүче массакүләм мәгълүмат чаралары арасында цитаталау буенча лидер булып тора. [10]
  • 2015 елда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эшен яктыртуга багышланган конкурс нәтиҗәләре буенча «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы «Алтын сайт» дип танылган.
  • 2017 елда агентлык ел дәвамында үз аудиториясен ике тапкыр арттыра, аена кереп караучылар саны 900 меңгә җитә, айлык аудитория буенча Идел буе федераль округы дәүләт ММЧлары арасында беренче урынны алып тора. [11]

Фотогалерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://zakon-region3.ru/1/56047/
  2. Сайт агентства.
  3. Постановление Президиума ВС РБ от 01.08.92 N 6-3/146г «О республиканском информационном Агентстве „Версия“». Сайт «Законы России». әлеге чыганактан 2018-03-03 архивланды. 2023-03-31 тикшерелгән.
  4. Лиана Хамматова (hammatova) (2016-03-30). «Башинформ». 20 лет спустя. 2018-03-03 тикшерелгән.
  5. Наталья Павлова. Артем Валиев возглавил объединенную редакцию «Башинформа». Коммерсантъ Уфа, 07.11.2019(рус.)
  6. Марина Каримова. «Такие, как он, могут всплыть из любого ведра». Чем запомнился Ростислав Мурзагулов? prufy.ru, 10.12.2022(рус.)
  7. Руководителем Агентства по печати и СМИ Республики Башкортостан назначен Максим Ульчев. ИА «Башинформ», 19.05.2020
  8. Информационное агентство «Башинформ» на правах и.о. возглавила Диля Сагитова. ИА «Башинформ», 20.05.2020
  9. И. о. главреда агентства «Башинформ» назначен Руслан Шарафутдинов. ИА «Башинформ», 9.09.2020
  10. рейтинг «Медиалогии», 2015. әлеге чыганактан 2015-07-13 архивланды. 2015-07-13 тикшерелгән.
  11. В Уфе на Балу прессы отметят лучших журналистов республики.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү