Рөстәм Кузеев (Кузыев) – тарихчы, профессор (1973), тарих фәннәре докторы. Башкортстан дәүләт педагогика институты ректоры (1971-83).

Рөстәм Кузеев
Туган телдә исем Рөстәм Гомәр улы Кузеев
Туган 5 гыйнвар 1923(1923-01-05)
Чишмә районы, Әмин авылы
Үлгән 23 март 1998(1998-03-23) (75 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы Россия байрагы
Әлма-матер Сембер танк укуханәсе[d], К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты һәм СБКФ ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе[d]
Һөнәре тарихчы
Эш бирүче Кызыл таң, РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты, Башкорт дәүләт университеты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Кардәшләр Раил Кузеев
Бүләк һәм премияләре Шәрәфлек билгесе ордены, 1978 1нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, 1943 1нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, 1985
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d] (1972)
Гыйльми исем: профессор[d]

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Рөстәм Кузеев 1923 елның 5 гыйнварында Чишмә районының Әмин авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Тарихчы-этнограф Раил Кузеевның абыйсы.

Бала чагында Рөстәм авиамодельләр ясау белән шөгыльләнгән, радио белән кызыксынган, винтовкадан ату буенча мәктәп чемпионы булган. Сугыш алдыннан Ульяновск бронетанк училищесына укырга килә. Бөек Ватан сугышын буеннан-буена чыгып, рота комсоргы һәм парторгы, механик-водитель була. Фронттан инвалид булып кайта.

Уку йортларыннан ул Уфа педагогия институтының тарих факультетын сайлый. Рөстәм Гомәр улы Сталин стипендиясе ала, парторг итеп сайлана. Укуын вакытыннан алда тәмамлап, 1949 елдан «Кызыл таң» гәзитендә эшли башлый, биредә яхшы публицистика мәктәбе үтә. 1951 елда аны Тарих, тел һәм әдәбият институтына чакыралар. ССРБ Фәннәр академиясе филиалы Президиумының гыйльми секретаре буларак, ул республикада тарихны өйрәнү буенча берничә юнәлешкә нигез сала. Аннары Иҗтимагый фәннәр академиясендә аспирантурада укый, кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый.

Башкортстан дәүләт университетында СССР тарихы кафедрасы мөдире итеп сайлана. Яшь укытучыны студентлар бик ярата, соңрак күп кенә галимнәр аны үзләренең остазы дип исәпли. Рөстәм Кузеев “Башкорт АССРы тарихы буенча очерклар” (1966), “Башкорт АССРында эшче сыйныфның формалашуы һәм үсеше” (1971-1975) һәм башка дистәләгән басманы нәшер итүдә катнаша. 1972 елда ул докторлык диссертациясе яклый, профессор, БАССРның атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы исемнәренә лаек була.

1971 елдан Рөстәм Гомәр улы тормышында аеруча нәтиҗәле чор башлана. Ул 1967 елда оештырылган Башкортстан педагогия институтының ректоры итеп тәгаенләнә. Ул җитәкчелек иткәндә ике уку корпусы, биш тулай торак бинасы төзелә, дүрт мәктәп бинасы реконструкцияләнә. Агробиостанция, ике спорт-савыктыру лагере, шифаханә-профилакторий, исәпләү үзәге, китап басу цехы, институтның телестудиясе һәм башкалар төзелә. Биш яңа факультет, 24 кафедра, 56 лаборатория һәм кабинет ачыла. Ай саен диярлек ниндидер мөһим вакыйга булып тора: фәнни-тикшеренү секторы, мәктәп базасында лаборатория ачыла, күптиражлы гәзит чыга, нәшрият, аспирантура эшли башлый. Кадрлар тиз үсеш ала. 1976 елда ук институт беренче категорияле югары уку йортына әверелә.

1983 елда сәламәтлеге кискен начарланып китү сәбәпле, ул ректорлыктан китә. Галим үзе тәкъдим иткән элекке уку-укыту эше буенча проректор Э.Ш. Хәмитов җитәкчелегендәге югары уку йорты үсеш алуын дәвам итә.

Рөстәм Гомәр улы турында аның гаиләсе дә ачык сөйләп тора. Кичке чәйдән соң әңгәмәләрдә аның җәмәгате Сөембикә Кудашева, аның әтисе, халык шагыйре Сәйфи Кудаш, туганнары, өч баласы, арытаба оныклары да катнаша иде. Бик кызыклы кич утырулар була иде ул.

Рөстәм Гомәр улы белән хатыны Сөембикә Сәйфи кызы Сәйфи Кудаш турында “Бер гасыр озынлыгындагы гомер” дип аталган зур хезмәт яздылар. Үзенең мемуарларын исә Р. Кузеев “Заман сынавы” дип атаган. Ялгызы калгач, Сөембикә Сәйфи кызы үзенең туганнары — мәгърифәтче Зыя Камали, җырчы Фәридә Кудашева турында да китаплар язды.

1998 елның 23 мартында ул безнең арадан китте. Уфа татар зиратында үзенең әти-әнисеннән ерак түгел җирләнгән. Зәки Вәлиди урамындагы ул чирек гасыр яшәгән йортка мемориаль такта куелды, педагогия университетында аның музее эшли.

Чыганак үзгәртү