Сәйфи Кудаш
Сәйфи Кудаш — күренекле татар шагыйре.[1] Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге җөмһүрият Дәүләт премиясе премиясе лауреаты (1985).
Сәйфи Кудаш | |
---|---|
Туган телдә исем | Сәйфетдин Фәттахетдин улы Кудашев |
Туган | 21 сентябрь 1894 Башкортстан, Чишмә районы, Келәш авылы |
Үлгән | 26 июнь 1993 (98 яшь) Башкортстан, Уфа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР Россия |
Әлма-матер | «Галия» мәдрәсәсе |
Һөнәре | шагыйрь |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре | Салават Юлаев премиясе (1985) |
Тәрҗемәи хәл
үзгәртүСәйфетдин Фәттах улы Кудашев 1894 елның 21 сентябрендә Башкортстанның Келәш авылында, хәзер Чишмә районы, крестьян гаиләсендә туа. Казакъстанда укытучылык итә (1913-15). Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укый (1915-18). 1913 елда Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури йогынтысында яза башлый. 1916 елда юмористик шигырьләре Ырынбурда чыккан «Кармак» журналында даими басылып тора. 1917 елда иҗатында милли азатлык мотивлары өстенлек итә. Соңыннан социалистик революция идеалларына таба борыла, авылдагы икътисади үзгәрешләр, яңа мәдәни тормыш турында яза башлый. 1924 елдан башлап, әсәрләре башкорт телендә басыла башлый.
1929 елда Татарстан һәм Башкортстан әдәбиятларында "Җидегәнчелек"кә каршы көрәш сылтавы белән репрессияләр башлана. "Җидегәнчеләрнең" берсе буларак Сәйфи Кудашны милләтчелектә, контрреволюцион эшчәнлектә гаеплиләр, РАПП сафларыннан чыгаралар.[1]
Ул вакытлыча Уфадан китеп бара, Кыйгы районына татарча газет оештырырга алына. Басмада аның күпсанлы мәкаләләре басыла. Шунда яшәп, күмәкләштерү турында бәян иткән, булачак «Кушкаен» романына (1936) материал әзерли.
Соңыннан, күпчелек «җидегәнчеләр» кичерелә, шул исәптән Сәйфи Кудаш та. 1935 елда ул СССР язучылар берлегенә алына. 1942-48 елларда Башкортстан язучылар берлеге рәисе.
Гомеренең соңгы елларын да Сәйфи Кудаш тыныч үткармия. Башкорт әдәби даирәләре тарафыннан аның өстенә татар һәм башкорт язучыларын кырган 1937 ел сәяси репрессияләре өчен җаваплылыкны аудару шаукымы күзәтелгән.[2]
Дәрәҗәле исемнәр һәм премияләр
үзгәртү- Башкортстанның халык шагыйре (1964 ел).
- Башкортстанның Салават Юлаев ис. дәүләт премиясе (1985 ел)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Б. Ишемгулов. Сайфи Кудаш: Литературная энц., archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2011-05-22
- ↑ С. Кудаш. Эт өрә, кәрван йөри... (Журналист Газыйм Шәфыйковка ачык хат), archived from the original on 2022-04-04, retrieved 2011-12-06
Сылтамалар
үзгәртү- Айдар Хәлим истәлекләре(үле сылтама)
- Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 — 703 с., илл