«Галия» мәдрәсәсе
һәм [1]
«Галия» мәдрәсәсе | |
Нигезләнү датасы | 1906 |
---|---|
![]() | |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Уфа |
Урам | Чернышевски урамы[d] |
Гамәлдән чыгу датасы | 1919 |
Мирас статусы | Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d] |
Адрес | Уфа шәһәре, Чернышевский урамы, 5 йорт |
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем | Төркем:Галия мәдрәсәсе укытучылары[d] |
![]() |
![]() |
Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 0301124000 |
«Галия» мәдрәсәсе (1906-1919) — Икенче Уфа мәчете каршында эшләгән уку йорты.
Дини сабаклар белән бергә дөньяви фәннәрдән дә тирән белем бирелә. Оештыручы һәм алышынмас мөдәрис (директор) – Зыя Камали.
Тарих
үзгәртү- 1907 елда сәүдәгәр Садри Назыйров һәм Тәфкилевлар киленнәре Суфия Җантурина-Тәфкилева акчасына Уфимская урамында өч катлы уку-укыту бинасы салына.
- 1916 елның 26 декабрь көнне узган тантаналы җыелышта директор горурлык белән хисап тотты. Ун ел эчендә «Галия»дә 950 егет укып чыккан. Шулардан 224е – татар булмаганнар. Укып чыкканннары 28 губернаның 230 төрле дәрәҗәле мәктәпләрдә 17 мең чамасы баланы укытып ятканнар. 38 кеше указлы мулла булып торган, 14е – гаскәри мулла, 29ы – ул вакытта инде сәнгать әһеле булып киткән. Шуны дә әйтеп узмый булмый, Галияне тәмамлап чыкканнарның Совет чорында 70%ын дәүләт юк итә.[2]
- 1919 елны мәдрәсә ир балалар мәктәбе итеп үзгәртелә. Ул 15нче татар мәктәбе сыйфатында 1970 елларга кадәр эшләп килгән. Бушаган бинага Уфаның № 92 акыл үсеше тоткарланган балалар өчен интернат күчерелә.[3]
- 2001 елның гыйнварында Уфа шәһәр советы карары белән бина Үзәк диния нәзарәтена караган Россия ислам университетына тапшырылган.[4]
Шәхесләр
үзгәртүУкытучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Галия мәдрәсәсе укытучылары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Зыя Камали | 1873-12-09 | Келәш | Әл-Әзһәр университеты | тәрҗемәче илаһиятче педагог мәгърифәтче |
Ziya Kamali | 1942 | ||
1909 | 1917 | Закир Кадыйри | 1878 | Сембер губернасы Абдулла |
Бохара мәдрәсәләре Истанбул университеты Хиҗаз вилаяте Мәдинә Әл-Әзһәр университеты |
галим укытучы тәрҗемәче журналист |
1954-10-22 | |
Галимҗан Ибраһимов | 1887-03-12 | Солтанморат | «Галия» мәдрәсәсе Вәлия мәдрәсәсе |
язучы сәясәтче телбелгеч |
Galimzhan Ibrahimov | 1938-01-21 |
Тәмамлаучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Галия мәдрәсәсен тәмамлаучылар.
Мәдрәсә шагыйрь вә язучылар Галимҗан Ибраһимов, Сәйфи Кудаш, Шәехзадә Бабич, Хәсән Туфан, Фатих Сәйфи-Казанлы, Зыя Ярмәки укытып чыгарган. Профессорлар Гыйбад Алпаров, Нигъмәт Хәкимов, Галимҗан Нигъмәти, Булат Салиев, Каюм Мифтахов, кыргыз Ишангали Арабаев, композитор Солтан Габәши, музыка белгече Гата Исхаков. Дәүләт эшлеклеләре: Татарстанның мәгариф комиссарлары (министрлар) Шәһит Әхмәдиев, Галә Ходаяров; Башкортстанның мәгариф комиссарлары Исмәгыйль Солтанов, Кәрим Иделгуҗин, Казакъстанның мәгариф комиссары Ногман Манаев, Сауди Гарәбстанда СССР илчесе Кәрим Хәкимов, Төркиядәге СССР илчелегенең секретаре Хаммат Гомәров.
Мәдрәсәдә башка төрки халыклар вәкилләре дә белем ала, соңыннан укымышлы, атаклы шәхесләргә әверелә. Казакълардан Баембәт Майлин, Җыенгали Түләпбергенов; Кырым татарлары Үмәр Ипчи, Абдулла Латыйф-задә, Мәмәт Кузет; Госманлы Садыйков; адыгея кешеләре Әхмәт Хатков, Тембет Кәримов; башкортлардан Хәбибулла Габитов язучы булып китәләр.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 https://ru-monuments.toolforge.org/wikivoyage.php?id=0301124000
- ↑ Ф. Сукталиев. Уфимское медресе « Галия», archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-08-13
- ↑ Татары Башкортостана. Книги. Айдар Халим. "Книга печали, или Записки аборигена." 10
- ↑ Вековая история медресе «Галия»