Бикбулат Салиев

(Булат Салиев битеннән юнәлтелде)

Булат Мәҗит улы Салиев, Бикбулат Салиев (18821938) — тарихчы, публицист, педагог, Үзбәкстанда хәзерге тарих фәненә нигез салучыларның берсе. Милләте буенча татар.

Булат Салиев
Туган телдә исем Булат Мәҗит улы Салиев
Туган 1882(1882)
Кызан, Идел буе районы, Әстерхан өлкәсе, РСФСР[1]
Үлгән 1938(1938)
Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, СССР
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер «Галия» мәдрәсәсе
Һөнәре тарихчы, галим

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1882 елда Әстерхан губернасы (хәзерге Әстерхан өлкәсе Идел буе районы) Кызан авылында туган. Чыгышы белән Әстерхан татарларыннан (юрт татары). Әстерхандагы "Низамия", Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәләрендә белем алган. Уфадагы «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаган[2]. 19091917 елларда Урта Азиядә мөгаллимлек иткән. Мәскәүдә чыккан «Ил» газетасында мәкаләләр бастырган. 1917 елда Коканд шәһәрендә үзбәк һәм татар телләрендә басылган "Ил байрагы" иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире була. 1918 елдан Төркестан Мәгариф халык комиссариаты учреждениеләрендә эшли, Коканд шәһәрендә халык университетын оештыруда, Фирганәдә укытучылар әзерләү курсларын оештыруда катнаша. Ташкент шәһәрендәге Төрки-татар мәгариф институтын оештыручы һәм аның беренче директоры. 1922 елдан Бохара Совет Халык Республикасының Мәгариф назиратының Фәнни совет рәисе. Бер үк вакытта Укытучылар институтында гарәп теле һәм әдәбиятын укыта, 1923-1924 елларда Бохарада чыгып килгән "Мәгариф вә мәдәният" журналының мөхәррире. Бохарада эшләү чорында Бохара әмирләренең архивын һәм китапханәсен тирәнтен өйрәнә. 1924 елда Бохара мәгариф йортында укыту өчен Мәскәүгә җибәрелә. 1926 елда Кызыл профессура институтын тәмамлый. 1926 елда кабат Үзбәкстанга әйләнеп кайта. Үзбәк язуын латин графикасына күчерүгә кискен каршы чыга. 1927 елдан Сәмәрканд педагогия институтында Урта Азия тарихы кабинеты мөдире, тарих укытучысы, профессоры (1931 елдан). 1935 елда Сәмәркандта Үзбәк университетының Урта Азия тарихы кафедрасын оештыра, аның белән җитәкчелек итә.

Татарлар тарихы һәм мәдәнияте, Үзбәкстан тарихы буенча фәнни хезмәтләр авторы. Үзбәкләрдән тарих буенча профессор дәрәҗәсе алган беренче шәхес[3].

1938 елда шәхес культы чорында сәяси золымга эләгеп, һәлак була.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Үзбәкстан һәм Таҗикстан. - Ташкент: Үздәүләт нәшрияты, 1926. - 104 б. (үзбәк телендә).
  • Мангытлар солтанаты дәверендә Бохара өлкәсе. - Ташкент: Үздәүнәшр., 1925. - 18 б. (үзбәк телендә).
  • Бохара тарихы. 1 нче кыйсем. Мәскәү: Нашире Бохара халык мәгарифе, 1923. 36 б. (үзбәк телендә).
  • Европейский империализм и проблема Востока // Тонг(Ташкент). - 1920. - № 1. - С. 1-5, 29-30
  • В мире ислама // Инкилаб (Ташкент). - 1922. - № 2. - С. 29-31
  • История Узбекистана. XV - первая половина XIX вв. - Самарканд; Ташкент, 1929 (үзбәк телендә).

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999 ел, 703нче бит. ISBN 0-9530650-3-0
  • Татарская энциклопедия: В 6 т. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. – Т. 5. - С. 216. ISBN 978-5-902375-07-4
  • Германов В.А. Профессор Пулат Салиев и его время. Ташкент, 2002.
  • Мортазина Л.Р. Булат Салиев – үзбәк тарихын язган татар галиме // Фәнни Татарстан. - 2020. - № 3 (27).- Б. 90-95 http://ft.antat.ru/uploads/478655f9809881a392-%D0%A4%D0%A2_%E2%84%963_90-95.pdf
  • Шигабдинов Р. Узбекистанская интеллектуальная элита: вторая половина 20-х годов XX века.Ч. 2 https://ia-centr.ru/experts/test/2228/ 2021 елның 4 февраль көнендә архивланган.


Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 https://www.google.ru/search?q=Бикбулат+Салиев&newwindow=1&hl=ru&source=lnms&tbm=bks&sa=X&ved=0ahUKEwjFrd_R2fXgAhWD4aYKHaxXAn8Q_AUIFCgB&biw=1366&bih=656
  2. «Галия» мәдрәсәсенең кыскача тарихы. Мәгъдан Мәһди истәлеге. «Кызыл Таң», 1990 ел, 6-8нче март саннары
  3. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992, 127нче бит. ISBN 5-298-01052-0