Кызан
Кызан (Татарская Башмаковка) — Әстерхан өлкәсенең Идел буе районында урнашкан торак пункт.
Кызан | |
Дәүләт | Россия[1] |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Татаробашмаковский сельсовет[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Татаробашмаковский сельсовет[d][1] |
Сәгать поясы | MSD[2] һәм SAMT[d][2] |
Халык саны |
2492 (2002)[3], 2497 (2010)[4] |
Почта индексы | 416464 |
Җирле телефон коды | 85172 |
Кызан Викиҗыентыкта |
Сәгать поясы
үзгәртүКызан Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.
Халык
үзгәртүХалык саны | |
---|---|
2002 | 2010[5] |
2458 | ↗2497 |
География һәм климат
үзгәртүАвыл Идел елгасы дельтасында урнашкан. Авылның урнашуы янында Идел елгасы Иске Идел, Бахтемир һәм Кизань якаларына бүленә.
Тарихи белешмә
үзгәртүБиредәге йорт татарлары тарафыннан нигезләнгән. Нигезләү датасы төгәл билгеле түгел. Документларда беренче искә алу 1614 елга карый. Нигезләүче булып Гила Кызан дигән биредәге татарларның җитәкчесе санала. С.Гмелин (1768) һәм П.Небольсин эшләрендә тасвирлана. Элеккеге заманда дүрт даирә - мәхәлләгә бүленгән: Курнат авыл, Базар авыл, Хуҗа авыл һәм Кинегас авыл. Авыл янында Хәзәр Каханлыгы һәм Алтын Урда чоры археологик һәйкәлләре күп.
Икътисад
үзгәртүХалыкның төп шөгыле булып теплицаларда яшелчә культураларын үстереп аларны Әстерхан һәм ил базарларына илтү тора. Шулай ук халык төрле шәһәр һәм биредәге предприятие һәм учреждениеләрендә эшли.
Шәхесләр
үзгәртү- Бикбулат Салиев (Пулат Салиев, 1882—1942), тарихчы, публицист, укытучы, Ташкәнт педагогика институты профессоры (1930 елдан).
- Дәүләт Умеров (1966), хореограф, культурология кандидаты (2018), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2019).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 ОКТМО. 185/2016. Южный ФО
- ↑ 2,0 2,1 Федеральный закон от 15.02.2016 № 27-ФЗ — 2016.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. 1. Численность и размещение населения Астраханской области
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. 1. Численность и размещение населения Астраханской области
- ↑ 2010 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2016-01-08
- ↑ Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә