Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Солтанәхмәт Хәсәнгата улы Габәшитатар халкының көйязары, педагог һәм музыкаль-җәмәгать эшлеклесе, СССР композиторлар берлеге әгъзасы[1].

Солтан Габәши
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Солтан Хәсәнгата улы Габәши

Туу көне

13 май 1891(1891-05-13)

Туу урыны

Татарстанның Биектау районы Кече Солабаш авылы

Үлү көне

8 гыйнвар 1942(1942-01-08) (50 яшь)

Үлү урыны

Чалкак

Эшчәнлек еллары

Дәүләтләр

 СССР
 Россия империясе

Һөнәрләр

композитор

Жанрлар

опера, музыкаль драма

Тормыш юлы үзгәртү

Солтан Габәши 1891 елның 13 маенда Казан губернасы Казан өязе Алат вулысының Тенивраг – Солабаш (хәзерге Татарстанның Биектау районы Кече Солабаш) авылында җәдит мулла Хәсәнгата Габәши гаиләсендә туа[2]. «Мөхәммәдия» (Казан) һәм «Галия» (Уфа) мәдрәсәләрендә укыганнан соң[2] ул Уфа һөнәр училищесында белем алуын дәвам иттерә. Солтан кечкенә вакытында ук кубызда, гармунда халык көйләрен уйнарга өйрәнә. Музыкага сәләтен күреп, әтисе аңа укытучы чакыра. Берничә ел музыка гыйлеме буенча дәресләр алу аңа зур ярдәм итә. Уфа мәдрәсәсендә укыганда ук С. Габәши музыкаль кичәләрдә катнаша, пианист-аккомпаниатор буларак чыгышлар ясый. Солтан көй язу өлкәсендә дә үзен сынап карый. 1913-1915 елларда ул үзенең беренче оригинал әсәрләрен яза (“Кәккүк”, “Рөкыя-гөлкәем”, “Вальс”, “Пикник”, “Татар кызы”).

1915 елда С. Габәши Казанга кайта һәм университетның юридик факультетына укырга керә. Ике ел укыгач, аны армиягә алалар. Казанда аның музыка буенча эшчәнлеге тагын да активлаша. С. Габәши татар драма труппасының берничә спектакленә (Г. Исхакыйның “Зөләйха”, Ф. Бурнашның “Таһир-Зөһрә”, К. Рәхимнең “Бүз егет” әсәрләре) музыкалар яза. Актуаль темага язылган җырлары, “Яңалиф маршы” үз вакытында халыкка киң таныла. Композиторның “Кәккүк” романсы – шулай ук халык мәхәббәтен казанган әсәрләрнең берсе.

1932 елда С. Габәши Уфага күчеп китә, Башкорт сәнгать техникумында укыта, Башкортстан Композиторлар берлеген оештыручыларның берсе була.

С. Габәши 1942 елның 8 гыйнварында Борай районында сөргендә вафат була.

 
Солтан Габәши

Хезмәте үзгәртү

20 нче елларда Татарстанда татарча професиональ музыкаль белем бирү барлыкка килә. С. Габәши музыка белеме бирүче беренче укытучылар сафында була: хор дәресе, музыка теориясе буенча укыта. Казан музыка техникумы директоры урынбасары булып эшли. Татарстан районнарына фольклор экспедицияләренә чыга.

Республикабыз музыка сәнгате өчен бөтенләй яңа булган хор сәнгатенең үсешенә С. Габәши аеруча зур өлеш кертә. Шул максатны күздә тотып, ул татар халык җырларын катнаш хор белән башкару өчен эшкәртә. Әлеге әсәрләр яңа гына оешкан бик күп хор коллективларының төп репертуарын тәшкил итә.

Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградов белән берлектә, С. Габәши беренче татар опералары – “Сания”[3] (1925) һәм “Эшче”не (1930) иҗат итүдә катнаша[3].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Макаров Г.М. Султан Габяши и народная музыка // Султан Габяши: Материалы и исследования /Сост., вступит, статья Г.Б. Губайдуллиной. - Казань, 2000. - С. 140-156.
  • Милли моңнар. Төрки-татар көйләре (Солтан Гәбәши язмалары буенча) = Народные мелодии. Тюрко-татарские напевы (по записям Султана Габяши). - Казань, 2002.
  • Султан Габяши : Материалы и исслед. / Акад. наук Респ. Татарстан. Ин-т яз., лит. и искусства им. Г. Ибрагимова, Администрация Высокогор. р-на Респ. Татарстан; [Вступ. ст., сост., публ., коммент. и прил. - Г.Б. Губайдуллиной]. - Казань : Фикер, 2000. - 239 с. : ил., нот.; 24 см.; ISBN 5-93091-013-8
  • Нигъмәтҗанов М. Солтан Габәши турында биографик белешмә: яңа документлар // Казан утлары. 1967. № 7.
  • Сәйдәшева З. Солтан Габәшинең тууына 90 ел // Казан утлары. 1981. № 5.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү