Василий Виноградов

   Татар музыка сәнгатендә зур эз калдырган композитор Василий Иванович Виноградов 1874 елның 7 гыйнварында Казан губернасы Алабуга шәһәрендә врач гаиләсендә туа.әмма аның балачагы һәм яшьлеге, әтисенең хезмәтенә бәйле, Уфа шәһәрендә үтә. Музыка белән кызыксыну анда кечкенәдән үк башлана. Ул гимназиядә укый, скрипка һәм музыка теориясе буенча дәресләр ала.
   Гимназияне тәмамлагач, ул музыка буенча белемен консерваториядә тирәнәйтергә ниятли, әмма гаиләдә, шулай ук гимназия укытучылары да моңа каршы киләләр. Шуңа күрә ул 1893 елда Мәскәү университетының юридик факультетына укырга керә. Музыка белән дә шөгыльләнүен туктатмый, башкалада атаклы музыкантлар белән аралаша, алардан дәресләр ала. Шундыйларның берсе консерватория профессоры И.В.Грижимали була. Композитор А.А.Литвинов җитәкчелегендәге Мәскәү университеты студентларының симфоник оркестрында уйный. 
   Студент чагында ук ул кыллы квартет, симфоник оркестр өчен вальс, фортепиано өчен пьесалар яза.

1899 елда Уфага кайта, юрист булып эшли. Музыкаль тормышның үзәгендә була: төрле түгәрәклә, хор белән җитәкчелек итә, түләүсез музыка мәктәбе ачтыру артыннан йөри.

    1921 елда Татарстан хөкмәте аны Казанга чакыра, ул монда музыка өлкәсендә эшчәнлеген җәелдерә. 1921 елда ТАССР төзелүгә багышланган концертта В.И.Виноградовның татар халык көйләренә нигезләнеп язылган симфоник поэмасы башкарыла. Аның икенче зур әсәре “Шихан” исемле симфоник картина була.

Татарстан республикасының биш еллыгы “Сания” операсының премьерасы белән билгеләп үтелә. Бу операның авторлары: Солтан Габәши (вокаль партияләрне, хор фрагментларын яза, өлешчә гармонизация ясый), В.И.Виноградов (фактураны, оркестровканы эшли, күренешләрне бәйләүче фрагментларны яза), Газиз Әлмөхәммәтов (аның өстендә либретто һәм вокаль партияләр була)

    1930 елларда В.И.Виноградов Татарстан радиокомитетында дирижёр була, Казан музыка училищесында укыта, фольклор комитетында эшли. А.С.Ключарев белән берлектә татар халык җырларының беренче җыентыгын чыгара.
    Бөек Ватан сугышы елларында Ә.Исхак сүзләренә “Алга” дигән җырын яза. 
    Рус милләтеннән булып, татар музыкасын үстерүгә гомерен багышлаган Василий Иванович Виноградов 1948 елның 12 ноябрендә Казанда вафат була.

Чыганак

   Наил Вәлиев, Рим Салихов. Әдәби Алабуга. – Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2005. – 400б.