Газиз Әлмөхәммәтов
Газиз Әлмөхәммәтов – татар һәм башкорт профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучыларның берсе, мәшһүр җырчы (тенор), композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе, иң беренче БАССРның халык артисты.
Газиз Әлмөхәммәтов | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Газиз Салих улы Әлмөхәммәтов |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Үлү көне | |
Үлү урыны | |
Эшчәнлек еллары |
— |
Дәүләтләр | |
Һөнәрләр |
композитор, опера җырчысы |
Моң |
тенор |
Кораллар | |
Жанрлар |
опера, музыкаль драма |
Бүләкләр |
Башкортстанның халык артисты (1929) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1895 елны Яңа Мораптал дигән татар-башкорт авылында дөньяга килгән.
1908 елдан Ташкәнттә яши, шәһәр паркында концертлар бирә. Ташкәнт музыка училищесына укырга тели, ләкин аны борып җибрәләр. Шулай итеп Әлмөхәммәтов музыкаль белемсез булып кала. 1914 елдан һөнәри җырчы.
1921 елдан концерт эшчәнлеге белән бергә татар-башкорт халык җырларын җыю һәм композиторлык белән шөгыльләнә. 1922-29 елларда Казанда эшли. Солтан Габәши һәм В.И. Виноградов белән бергә «Сания» операсын иҗат итә (Фатих Әмирхан либреттосына). 1925 елның 25 июнендә Казанда узган премьера зур вакыйга була. Газиз Әлмөхәммәтов үзе үк төп партияне башкара.
Беренче уңыштан канатланып, композиторлар Гали Рәхим әсәренә «Бүз-егет» риваятенә тотыналар. Ләкин Академүзәк директоры Галимҗан Ибраһимов сәяси ышанычсыз әсәргә алынуларга сагая төшә. Ул иҗати төркемне Мәҗит Гафуриның «Эшче» поэмасына алынырга күндерә.
1929 елны «Эшче» (Мәҗит Гафури либр.) операсы язылып бетә, 1930 елны сәхнәгә куела. 1929 елда Әлмөхәммәтов Уфага чакыртыла. Милли мәдәният институтында эшли, Мәскәү дәүләт консерваториясендә Башкорт студиясен баш оештыручы. Башкорт филармониясе ачтыруга булыша.
1937 елны Уфада сак астына алына, 1938 елда атып үтерелә.
Яңа Морапталда Г. Әлмөхәммәтовның музее бар. 1968 елдан бирле Башкортстанда яшь җырчыларның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге призына конкурс үткәрелеп килә.
Шулай ук карагыз
үзгәртүЧыганак
үзгәртү- Как рождалась “Сания” 2016 елның 8 март көнендә архивланган.