Шәһит Әхмәдиев

татар язучысы, журналист, җәмәгать эшлеклесе

Шәһит Әхмәдиевтатар язучысы, журналист, күренекле җәмәгать эшлеклесе.

Шәһит Әхмәдиев

1915
Туган телдә исем Шәһит Гыймадетдин улы Әхмәдиев
Туган 29 декабрь 1888(1888-12-29)
Татар Ялтаны, Изгар вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 12 август 1930(1930-08-12) (41 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Милләт татар
Һөнәре укытучы
Эш бирүче «Хокук вә хәят» һәм «Кызыл Армия»

 Шәһит Әхмәдиев Викиҗыентыкта

Викиханәнең эмблемасы
Викиханәнең эмблемасы
Викиханәдә темага текстлар бар  
Шәһит Әхмәдиев

Шәһит Гыймадетдин улы Әхмәдиев 1888 елның 29 декабрендә хәзерге Татарстанның Чистай районы Татар Ялтаны авылында туа. Башлангыч белемне үз авылындагы мәдрәсәдә ала, аннары Оренбургтагы Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә һәм Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укый.

1913-1914 елларда «Хокук вә хәят» журналында сәркатиб булып эшли.

Ш. Әхмәдиевнең барлык әдәби әсәрләре, нигездә, 1917 елга кадәр язылган. Революция елларында һәм Бөек Октябрь революциясеннән соңгы чорда ул күбрәк публицистик мәкаләләр, истәлек язмалары авторы һәм бигрәк тә күренекле җәмәгать, дәүләт эшлеклесе буларак таныла. Февраль көннәрендә, ул Мулланур Вахитов белән бергә Үзәк Мөселман социалистлар комитетында зур оештыру эшләре алып бара, Казан сәүдә хезмәткәрләре һәм конторщиклары профсоюз оешмасына җитәкчелек итә, соңга таба «Аваз» исемле газета оештыра.

1921 елда Урта Идел буе өлкәсендә коточкыч ачлык башланып, аңа каршы, көрәш бөтен ил күләмендәге мөһим бер иҗтимагый эшкә әверелгәч, Ш. Әхмәдиев партия Үзәк Комитеты рөхсәте белән Татарстанга кире кайта һәм мәгариф халык комиссары булып эшли башлый. Ул сугыш елларында тәрбиячесез калган, ачлыктан интеккән ятимнәр өчен балалар йортлары, һөнәр мәктәпләре, производство мастерскойлары ачу, республикада мәгариф эшләрен юлга салу, эшче-крестьян дәүләте өчен белемле кадрлар әзерләү буенча зур оештыру эшләре башкара. Бу елларда ул партиянең Татарстан өлкә комитеты члены һәм СССР Үзәк Башкарма комитеты члены итеп сайлана.

1930 елның 12 августында Казанда вафат була. Кабере Казанның Үзәк ял итү паркындагы Туганнар каберлегендә.

Сылтамалар үзгәртү