Галә Ходаяров — мөгаллим, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. Татарстанның Мәгариф комиссары (1931). Башкортстан һәм Татарстан тарихында якты эз калдырган шәхес.[2][3][4]

Галя Ходаяров[1]
Туган телдә исем Галәэтдин Гайнетдин улы Ходаяров
Туган 20 сентябрь 1891(1891-09-20)
Аблай, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы
Үлгән 9 март 1966(1966-03-09) (74 яшь)
Уфа, Россия империясе
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Русия империясе, ССБР байрагы
Әлма-матер «Галия» мәдрәсәсе
Һөнәре мөгаллим, шагыйрь, җәмгыять эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Галә (Галәэтдин) Гайнетдин улы Ходаяров Уфа губернасы Бәләбәй өязе Иске Калмаш волостеның Аблай авылында (хәзерге Чакмагыш районы) ярлы крестьян гаиләсендә туган. Җирсезлектән җәфаланган Гайнетдин абзый гаиләсе үзенекедәй язмышлы кешеләр белән берләшеп, 1897 елда Уфа өязендәге Кара Якуп җиренә күчеп утыра һәм Дим буенда Яңа Абдулла дигән авыл барлыкка килә. Әтисе ун яшьлек Галәне Сембер губернасына чыгарып җибәрә, тегесе үз көнен үзе күрә башлый. Башлангыч белемне Зөябаш авылы мәдрәсәсендә ала.

1907 елда Уфага килеп, «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Шунда ул әдәби иҗат (нигездә, шигърият жанрында) һәм журналистлык белән шөгыльләнеп, кайбер язмаларын Ырынбурдагы «Шура» журналында бастыра. 1912 елда укыту-тәрбия эшләренең куелышыннан риза булмыйча баш күтәргән 64 шәкерт белән бергә мәдрәсәне ташлап чыгып китә. Аннан урысча укып урта белем ала.

1919 елда Коммунистлар партиясе сафына керә һәм үзе кебек кешеләр белән совет матбугатын һәм мәгарифен барлыкка китерү эшенә керешә. Бу дәвердә татарча һәм башкортча гәзитләр оештыру, яңа дәреслекләр язу, марксизм-ленинизм классиклары әсәрләрен милли телләргә тәрҗемә итү өчен Ходаяров кебек әзерлекле егетләр кирәк була.

1917 елга кадәр татарча Казанда — 29, Ырынбурда — 15, Уфада 14 гәзит һәм журнал нәшер ителгән. Бездә электән чыгып килгән татарча гәзитләр гражданнар сугышы аркасында тукталып тора, бары тик 1919 елның июнендә Уфа аклардан азат ителгәч, Сәлах Атнагулов мөхәррирлегендә аякка бастырылган Кызыл юл гәзите бер елдан “Шәрекъ ярлылары” дип исемләнә һәм җитәкчесе итеп Галә Ходаяров билгеләнә, тагын да бер елдан Газыйм Касыймов мөхәррирлегендә «Урал» исемендә чыга башлый.

1922 елның июнь-июлендә Башкортстан башкаласы Стәрлетамактан Уфага күчерелә һәм шуңа бәйле андагы “Башкортстан хәбәрләре” (бүгенге Кызыл таң) гәзите дә Уфадагы “Урал” белән кушыла.

Хәзерге Ярмәкәй районының Суккул авылында туган Сәлах Атнагулов Мәскәүгә Үзәк татар-башкорт комиссариатына эшкә үрләтелә, башкаладагы “Кызыл Армия” һәм “Эшче” дигән татар гәзитләренә җитәкчелек итә, соңрак — “Татарстан” һәм «Кызыл Татарстан» гәзитләре мөхәррире, Татарстан Гыйльми үзәге рәисе. Репрессияләр корбаны. Чыгышы белән Бишбүләк районының Биктәш авылыннан булган Газыйм Касыймов Татарстанның Югары суд контроль комиссиясе әгъзасы һәм ревтрибунал рәисе итеп билгеләнә. Ул да репрессияләр корбаны.

Галә Ходаяров утыз яшендә Казанга китеп, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеген берничә тармак буенча җәелдереп җибәрә. Татарстан китап нәшриятын оештыруда катнаша һәм аңа җитәкчелек итә. Сәяси китаплар тәрҗемә итә, дәреслекләр яза, сәясәт, хуҗалык, мәдәният, әдәбият, сәнгать темаларына гәзит-журналларда чыгышлар ясый. Ә бит шул ук вакытта ул югары вазыйфалар били: Казан педагогика институты директоры (1929-30), Татарстан мәгариф халык комиссары, ТАССР Халык хуҗалыгы советы рәисе урынбасары, Авыл хуҗалыгы кооперативлары берлеге рәисе.

Репрессияләр корбаны

үзгәртү

1932 елда Галә Ходаяров «советка каршы пропаганда алып бару»да гаепләнеп, өч елга ирегеннән мәхрүм ителә һәм Әстерхан төбәгенә сөрелә. Хөкем срогын тутыргач, Әстерханда көймәләр төзү верфендә, аннан Казанда «Спартак» фабрикасында эшли. Ләкин 1936 елның августында аны яңадан кулга алалар һәм, өстәмә гаепләр тагып-нитеп тормыйча, биш елга Колыма озаталар. Биш елын тутыргач, Г. Ходаяров «махсус күчерелүче» сыйфатында Казакъстанда яши, анда әүвәл кара эштә, аннан башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли. 1956 елда реабилитацияләнеп, яшьлек шәһәре Уфага кайта һәм шунда яшәп, 1966 елда вафат була.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Кудояров варианты да бар
  2. “Кире кайтарылган исемнәр” (Казан, 1990 ел)
  3. Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов «Әдәби сүзлек» (Казан, 2001 ел)
  4. “Татар энциклопедия сүзлеге” (Казан, 2002 ел)

Чыганаклар

үзгәртү