Төп менюны ачу

Чакмагыш районы (рус. Чекмагушевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеЧакмагыш авылы.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
1962 елны Кушнарин районына кушыла, 1965тә яңадан торгызыла. 78 торак урыны 13 авыл советына бүленгән.

Чакмагыш районы
Flag of Chekmagushevsky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Chekmagush rayon (Bashkortostan).png
Илтамга
Башкала Чекмагуш
Халык саны 30 780 (2010, Җанисәп, постоянное население) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 аугыс 1930
Җәгърафия
АТБ Башкортстан
Мәйдан 1,692 дүрткел киламитер
Координатлар 55.1411°N 54.65°E Edit this on Wikidata


ГеографияҮзгәртү

Чакмагыш муниципаль районы республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Мәйданы 1692 км² тәшкил итә.
Район җирләре буйлап Агыйдел елгасының сул як кушылдыгы Базы, Күәш, Сыерыш, Сәвәде, Калмаш, Чебекәй, Чакмагыш һәм башка зур булмаган елгалар бар. Чәрмәсән, Чакмагыш җирләренең чигеннән ага. Районның җире типик селтеләнгән һәм көлсуланган туфрак, кара, соры, урман туфраклары таралган. Район биләмәсенең 19,9 проценты урманнар. Анда имән, каен, усак,чыршы, нарат агачлары үсә.[2]

ХалыкҮзгәртү

Иң эре торак урыннары: Чакмагыш (2009 елда 11 мең кеше яши), Иске Калмаш (1,84 мең), Аблай (1,3 мең).

Халык саны
1939[3][4]1959[5][4]1970[6][4]1979[7][4]1989[8][4]2002[9][4]2010[10]1 гый 2018[11]1 гый 2019[12]
57 20043 31546 46639 74132 65933 03130 78028 40328 120

Милли состав үзгәрешләреҮзгәртү

Милләт 1939[13] 1970 1979 1989 2002[14] 2010[15]
татарлар 61,7% 61,6% 58,5% 75,8% 59,1% 62,8%
башкортлар 30,2% 38,4% 35,8% 16,7% 34,7% 30,7%
чуашлар 3,3% ? ? ? 3,1% 3,1%
урыслар 3,4% ? ? ? 1,8% 2,1%

2002 елгы җанисәпнең рәсми нәтиҗәләре буенча башкортлар район халкының 34,7% өлешен тәшкил иткәннәр, шул исәптә 6-19 яшьтәгеләр төркемендә — 32,35% (татарлар — 60,8%, 3,4% — чуашлар, 2,3% — урыслар, 1,2% — башка милләлтләр)[16].

Шул ук вакытта 2002 елгы җанисәпкә әзерләү чикләрендә район мәгарифенең бүлеге тарафыннан сораштыру үткәрелгән. Шул сораштыру нәтиҗәсендә башкортлар Чакмагыш районы укучыларның 15 процентны гына тәшкил иткәннәр (татарлар — 78%, 4% — чуашлар, 2% — урыслар, 1% — башка милләтләр)[17].

Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 90,7%, чуаш теле — 3,0%, башкорт теле — 3,0%, урыс теле — 2,4%.[18]

Административ бүленешҮзгәртү

  • Бәшир авыл шурасы
  • Имәнлекүл авыл шурасы
  • Калмашбаш авыл шурасы
  • Яңа Балтач авыл шурасы
  • Яңа Коты авыл шурасы
  • Рапат авыл шурасы
  • Рәҗәп авыл шурасы
  • Иске Калмаш авыл шурасы
  • Туйнаш авыл шурасы
  • Тузлыкуыш авыл шурасы
  • Үрнәк авыл шурасы
  • Чакмагыш авыл шурасы
  • Юмаш авыл шурасы
  • Тарихи белешмәҮзгәртү

    Бөек Ватан сугышына районнан барлыгы 10065 ир-ат һәм 18 хатын-кыз Кызыл Әрме сафларына чакырыла, шуларның 4289ына гына фронттан исән-сау әйләнеп кайтарга насыйп була, ә 5794 якташ яу яланнарында мәңгелеккә ятып кала.[19]

    Район җирендә туган танылган кешеләрҮзгәртү

    ИкътисадҮзгәртү

    Файдалы казылмалардан нефть – Чакмагыш, Тозлыкуш, Манчар, Тамьян, Нур ятмаларында. Район үзәгендә биш автозаправка станциясендә ягулык-майлау материаллары сатыла.
    Чакмагыш кирпеч заводы. Завод продукциясе район ихтияҗларын тулысынча канәгатьләндерә, хәттә чит районнарга да озатыла. Азакы елларда биредә цемент һәм комнан йөзләү өчен стена һәм идән плитәләре, тәрәзә тупсалары чыгарыла.

    Район үзәгендә Уфадагы “Гидравлика” берләшмәсенең филиалы бар (“Чакмагыш механика заводы”). Райондагы төзелешләрне алып барыр өчен ”Римад”, Башнефтезаводстрой, “Туймазынефтестрой” кебек куәтле төзелеш трестларының идарәлекләре ПМКлары җәлеп ителә.
    Файдалы казылмалардан Митрә-Әюп, Болгар яктылыгында – төзелеш ташы, Көсекәйдә – яндыру өчен акшар, Бикмәт, Васильевка, Игенче, Рәҗәп, Тамьян, Филипп ятмаларында акшарлау өчен агрономик руда бар.
    Чакмагыш – авыл хуҗалыгы-сәнәгать районы. Авыл хуҗалыгы өчен җир мәйданы–136,9 мең һектар, шул исәптән сөренте җирләр–106,5 мең һектар, печәнлекләр –0,7 мең һектар, көтүлекләр 29, 6 мең һектар тәшкил итә.
    Район җирләрендә бөртекле ашлык, шикәр чөгендере, көнбагыш, бәрәңге, яшелчә-җимеш үстерелә. Үстерелгән иген Чакмагыш ашлык кабул итү предприятиесенә, андагы амбарларга озатыла. Ак он чыгару өчен тегермәннәр эшли.
    ААҖ Чакмагыш сөт заводы, ААҖ ЧакмагышСөт. ДУП нәселле кош фабрикасы “Чәрмәсән” Башкортанада иң эереләрдән санала. Елына 5,5 млн данә йомырка, 6,5 мең центнер кош ите җитештерә. Иң эре хуҗалык — СПК “Базы”. Ул Юмаш исемле чуаш авылында урнашкан, биредә 310 кеше эшли.[20]

    ТранспортҮзгәртү

    Район территориясендә җирле юллар челтәре яхшы үскән. Юлларның тулаем озынлыгы – 510 км.
    Иң якын тимер юл станциясе – Бүздәк, ул 74 км ераклыкта урнашкан.

    МәгарифҮзгәртү

    28 мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем бирү оешмасы. 16 урта, 5 төп, 26 азкомплектлы мәктәп, укучылар саны 4011.
    2 урта һөнәри уку йорты: Башкорт төзелеш колледжы Чакмагыш филиалы, Уфа педагогика көллиятенең Чакмагыш филиалы. 1 башлангыч һөнәри уку йорты — Чакмагыш һөнәри лицее (86№).

    МатбугатҮзгәртү

    1931 елдан бирле татарча Игенче[21] газетасы чыга. Шимбә көннәрне урысча кушымта белән чыга. 2002 елдан башлап газета редакциясе каршында мәҗбүри рәвештә башк.Саткылар” газетасы чыгарыла[22].

    1963 елның 6 мартыннан 1965 елның 31 мартына кадәр Чакмагыш районы Кушнарин районы белән берләшкәч, КушнариндаАгыйдел” исеме белән район гәҗите чыга.

    1965 елның апреленнән районнарны яңадан аергач, Чакмагышта "Игенче", КушнариндаАвангард” /“Яңа көн” исеме белән район гәҗитләре мөстәкыйль нәшер ителә башлый[23].

    Тышкы сылтамаларҮзгәртү

    ИскәрмәләрҮзгәртү

    1. http://www.chekmagush.com/readarticle.php?article_id=8
    2. Чакмагыш районының 80 еллыгына багышлаулар
    3. ССҖБ җанисәбе (1939)
    4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
    5. ССҖБ җанисәбе (1959)
    6. ССҖБ җанисәбе (1970)
    7. ССҖБ җанисәбе (1979)
    8. ССҖБ җанисәбе (1989)
    9. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
    10. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
    11. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
    12. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
    13. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2129
    14. 2002 ел сан алу базасы
    15. 2010 ел сан алу базасы
    16. http://std.gmcrosstata.ru/webapi/jsf/tableView/customiseTable.xhtml
    17. http://www.valerytishkov.ru/cntnt/nauchnaya_/etnografiy5/etnografiy/perepis_na1.html#_ftnref5
    18. [http://std.gmcrosstata.ru/webapi/jsf/login.xhtml?invalidSession=true&reason=Session+not+established. 2010 ел җанисәп алу базасы]
    19. Халкыбызның бөек батырлыгы
    20. http://spkbazi.ruprom.net/
    21. http://igenche.ucoz.com/%20
    22. Игенче гәҗите сайты
    23. http://avangard-pressa.ru/2011-06-17-18-49-45.html