Әкрам Вәли (псевдоним, чын исеме Әкрам Мөхәррәм улы Вәлиев,[1] баш. Әкрәм Вәли, Әкрәм Мөхәррәм улы Вәлиев) – балалар язучысы, мөхәррир, Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрь.

Әкрам Вәли
Әкрәм Вәли
Туган телдә исем Әкрам Мөхәррәм улы Вәлиев
Туган 28 июль 1908(1908-07-28)
Аблай, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы
Үлгән 19 март 1963(1963-03-19) (54 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясеРСФСРССРБ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, мөхәррир
Ата-ана
  • Мөхәррәм (әти)
Бүләк һәм премияләре Кызыл Байрак ордены (1945)
«Беренче адымнар» китабы тышлыгы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1908 елның 28 июлендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Чакмагыш районы) Аблай авылында туган. Башлангыч белемне үзенең туган авылында ала. 1932 елда Уфа педагогия институтын тәмамлый. 1932-1934 елларда Ерак Көнчыгышта хәрби хезәттә. Армиядән кайткач, Уфада китап нәшриятында мөхәррир булып эшли. 1945 елның 1 июленнән армиягә алына.[2]

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

1943 елның октябренә кадәр Көньяк Урал хәрби бүлгесендә хәрби күнегүләр ротасы башлыгы, батальон башлыгы ярдәмчесе, бригада штабы башлыгы ярдәмчесе булып хезмәт итә. 1943 елның октябрендә Уфага «Выстрел» исемле хәрби курсларга күчерелә. 1944 елның июленнән фронтта. 135 Витебск дивизиясенең 801 Тилзит укчы полкы беренче батальонына штаб башлыгы итеп билгеләнә. Көнчыгыш Пруссиядә Кёнигсберг шәһәрен алу сугышларында каты яралана. Кызыл Байрак ордены (1945) белән бүләкләнә. 1945 елның август аенда демобилизацияләнә.[3] Янәдән элекке эш урынына, китап нәшриятына кайта. 1952-1955 еллларда «Әдәби Башкортстан» журналында җаваплы мөхәррир була.

Иҗаты үзгәртү

Әдәбиятка Әкрам Аблайский псевдонимы белән шагыйрь буларак килеп керә. Сугышка кадәр үк лирик шагыйрь буларак танылып өлгерә. Язучының «Сөям» дигән беренче нәсере 1928 елда «Чәчән» («Сәсән») журналында басыла. «Көч» дигән беренче шигырьләр китабы 1931 елда дөнья күрә. Аннары бер-бер артлы «Ерак Көнчыгыш язмалары» (очерклар) (1935), «Тукта, кем килә?» (1935), «Ике дус» (1936), «Нам» (1937), «Бәхет иле» (1938), «Лирик җырлар» (1935), «Мин Ерак Көнчыгыштан» (1940), «Тормыш» (1941) исемле шигырь һәм хикәя китаплары басыла.

Сугыш чорында язылган шигырьләре «Иптәшләргә» дигән китабында (1942), бераз соңрак язылганнары «Дан юлы» (1947) китабында басыла.

Сугыштан соң проза өлкәсендә эшли һәм зур уңышка ирешә: «Безнең як егетләре» (1949), «Чәрмәсән яланнарында» (1951) повестьларын яза. «Безнең як егетләре» повесте нигезендә «Беренче адымнар» романын (1954) яза, анда милли интеллигенциянең үсеш адымнарын Булат Дәүләтов образы аша тулы итеп ача. «Уңган кешеләр» (1956) китабында авыл кешеләренең тормышын күзәтеп язган очерклары урын алган. Авыл темасына «Май яңгыры» дигән романын (1960) һәм ул романның дәвамы булган «Гөлҗимеш чәчкәсе» романын (1963) яза.

Балалар әдәбиятыЯшел дуслар», 1954; «Кояшта һәм күләгәдә», 1957; «Бакчалы өй», 1962) һәм тәрҗемә өлкәсендә дә (Пушкин, Некрасов, Гаршин, Лермонтовны тәрҗемә итә) җитди уңышлары бар.[4]

Хәтер үзгәртү

Уфадагы бер урамга язучының исеме бирелгән.

Чыганак үзгәртү

1. Утлы еллар авазы. (төзүчесе Г. Байбурин). Уфа, 1985.

2. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик блешмәлек). Уфа, 1988

Әдәбият үзгәртү

1. Бер авылдан дүрт әдип //Тулпар. – 2000. - №5.

2. Басыйров Х., Басыйров А. Чакмагыш туфрагында туганнар. –Казан: ”Идел-Пресс”, 2007.

3. Исхаков В. Якташымның якты истәлеге //Игенче. – 1978. – 27 июль.

4. Сафуанов С. Әдип үткән юл// Кызыл таң – 1978, 28 июль.

Сылтама үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Аблай мәктәбе сайты
  2. Чакмагыш китапханәсе сайты, archived from the original on 2013-10-03, retrieved 2014-10-30 
  3. Утлы еллар авазы. (төзүчесе Г. Байбурин). Уфа, 1985, 175 биттә
  4. Башкортстан (белешмәлек)